Тура (шахмат)
Тура́ (Ладья; Юникод ♖♜) — шахмат фигурасы (ташы). Уенда кыйммәте буенча 5 пешкага тиң. Юлында бер таш та тормаган очракта тура горизонталь яки вертикаль кырлар буенча һәрбер шакмакка йөрергә мөмкин.
| Шахмат ташлары | ||
|---|---|---|
| Шаһ | ||
| Вәзир | ||
| Тура | ||
| Фил | ||
| Ат | ||
| Пешка | ||
Уен башында уенчыларда икешәр тура була, аклар a1, h1 кырларында a8, h8 шакмакларына урнаша.
Уенда тураның әһәмияте бик зур. Уен башында алар актив булмаса да, туралар рокировкада катнашып миттельшпильдә позицион көрәш өчен вертикаль кырларны контрольдә тота алалар. Эндшпильдә туралар еш кына пешкага вәзирлеккә барырга ярдәм итәләр, яки көндәш шаһына йөрергә зур кыенлыклар ясыйлар. Шаһ һәм тураны кулланып мат та куярга мөмкин, әмма бу күренеш сирәк очрый.
Борынгы заманнарда тура дип камау манарасын атаганнар. Тураның юлында ташлар тормаса ул гел 14 шакмакны контрольдә тота.
Тураларны урнаштыру мәсьәләсе [үзгәртү]
8 тураны шахмат тактасына бер берсенә һөҗүм иттермичә ничә төрле итеп урнаштырып була? Бу латин квадратын табу мәсьәләсенә аналогия.