Портал:Зоология/Яхшы мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зоология/Яхшы мәкалә latin yazuında])
Макропод
Макропод

Балыклар (лат. Pisces) — суда яшәүче умырткалы хайваннар өссыйныфы. Тозлы, һәм төче суда яшиләр. Азык буларак экосистема һәм кеше өчен әһәмиятле.

Иң мөһим үзенчәлеге — саңаклы булуы. Тәннәре, гадәттә, тәңкә белән капланган була.

Төрле мәгълүматларга караганда, дөньяда 25 000 — 31 000 төр балык бар.

Балыклар өссыйныфы дүрт сыйныфка бүленә, ләкин икесенең юкка чыгу сәбәпле, хәзерге фәндә икесе генә карала:

Балыкларның төзелешендәге үзенчәлекләрне Сөякле балыклар классы, Нурканатлылар асклассы вәкилләре мисалында тикшерик. Бу балыкларның тышкы кыяфәте бик төрле, ләкин барысы да уртак билгеләргә ия. Анарның тәне яннан яссыланган һәм баш, гәүдә, койрык өлешләренә бүленә. Ул сөяк тәңкәләр — берсе өстенә икенчесе чирәпсыман яткан юка сөяк пластинкалар белән капланган. Тәңкәләр ярым үтә күренмәле, кырые шома яки тешле була. Тәңкәләр чын тиредән (дермадан) ясала. Тәңкә япманың өсте лайла белән капланган.

Балыкның скелеты тулысынча диярлек сөякләрдән тора. Умырткалык сөяк умырткалардан төзелгән һәм гәүдә, койрык өлешләренә бүленә. Умырткаларның үсентеләре — өске һәм аскы җәяләре була. Гәүдә өлешендә өске җәяләр кушылып арка мие каналын барлыкка китерә. Тән куышлыгын өстән һәм ян-яктан кабыргалар чикли. Баш сөягенең күп өлеше — сөяк, ул ми тарт­масыннан, казналык сөякләреннән, саңак җәяләреннән һәм саңак капкачыннан тора. Парлы күкрәк һәм корсак йөзгечләре бик күп вак сөякләрдән ясалган.

Мускуллар системасы тоташтыргыч тукымадан торган бүлгеләр белән сегментларга бүлгәләнгән. Аны 2-сыман гәүдә мускуллары тәшкил итә.