Портал:Тау ягы/Яхшы мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тау ягы/Яхшы мәкалә latin yazuında])

Озын Куак (чуаш. Ыхра Çырми, рус. Долгий Остров) - Чуашстанның Батыр районына керүче татар авылы.

Озын Куак – элек Сембер губернасының Буа өязе Шыгырдан волосте авылы. Авыл урнашкан урында элек агачлар аеруча биек булып үскәннәр. Шуңа күрә аңа Озын Куак дип исем кушканнар. Чөнки борынгы заманнарда Озын Куак авылы урынында тоташ куе урманнар үскән. Авылның татарча һәм чувашча исемнәре бөтенләй туры килми. Ыхра Çырми – бу авыл яныннан агучы елга исеме. Ә русча исеме бөтенләй башка мәгънә аңлата: долгий остров – озак утрау, длинный остров – озын утрау.