Портал:Тел белеме/Шәхес
Панини (ингл.) (Санскрит: पाणिनि, IPA: [pɑːɳin̪i]; "Пани гаиләсеннән" дигәне) - б.э.к. 6 гасырда Гандхара патшалыгының Пушкалавати җирлегендә (бүгенге көндә Пакистан Ислам Җөмһүриятеның Хайбер-Пахтунхва провинциясенең Чарсадда округы) яшәгән Санскрит грамматика белгече.
Ведик диненең өстәмә гыйльми фәннәренең өлеше булган Веданганың грамматик бүлегенең төп тексты Аштадхьяйи (अष्टाध्यायी Aṣṭādhyāyī, тәрҗемәсе "сигез бүлек") исемле грамматикасында Санскрит грамматикасын, аеруча Санскрит морфологиясе, синтаксис һәм семантиканың 3959 кагыйдәләрен формалаштыруы белән таныла.