Портал:Әдәбият/Шәп мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әдәбият/Шәп мәкалә latin yazuında])
Amazon Kindle 3 электрон китап уку җайланмасы

Электрон китап - компьютерда җыелган гади текст, яки гадәти китапның скан-күчермәсе, яки махсус программалар ярдәмендә эшләнгән файллар җыелмасы. Соңгылары бизәлеше, структурасы ягыннан экраннан укуга җайлаштырылган була. Аларга fb2, exe шикелле форматлар керә. Adobe Reader программасын кулланганда pdf-форматлы текстлар җиңел укыла. Ә exe форматка картиналар гына түгел, хәтта музыкаль бизәлеш тә өстәргә мөмкин.

EBook Maestro кебек программаларда текстны адәм тавышы белән уку мөмкинлекләре дә бар. Әйтик, укып күзең талганда, яки караңгыда кеше тавышын кушып кую мөмкинлеге. Дөрес, ул тавыш чын кеше шикелле үк сәнгатьле итеп укымый. Әмма елдан-елга камилләшә бара.

Бүген электрон китапларны телефон экраныннан да, компьютердан да, башка җайланмалардан да укырга мөмкин.

Электрон китап сәүдәсенең 95 проценты Төньяк Америка һәм Көнбатыш Аурупа өлешенә төшә. Американың электрон китап базары 2007 елда 4,2 миллиард доллар белән бәяләнсә, 2011 ел азагына бу сан 10 миллиардка җитәр дип көтелә.