Рамил Нуртдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Нуртдинов latin yazuında])
Рамил Нуртдинов
Туган телдә исем Рамил Кәүсәр улы Нуртдинов
Туган 10 октябрь 1957(1957-10-10) (66 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы , Әшмән
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Рамил Нуртдинов, Рамил Кәүсәр улы Нуртдинов (1957 елның 10 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Әшмән) ― муниципаль хезмәткәр, педагогика фәннәре кандидаты (1991), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы. Илеш районы турында китапларның авторы һәм автордашы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елның 10 октябрендә Башкортстан АССР Илеш районы Ишкар авыл шурасына керүче Әшмән авылында туган. «Физика һәм математика укытучысы» белгечлеге буенча Бөре педагогика институтын тәмамлагач, 1980―1981 елларда Илеш районы Игъмәт авылы урта мәктәбендә укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Политология буенча Свердловск югары партия мәктәбен (1989), Казан дәүләт педагогика институты каршындагы аспирантураны (1991) тәмамлаган.[1] «Авыл укучыларын терлекчелеккә дәрестән тыш эш системасында әзерләү» темасына педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. [2]

1981―1991 елларда ВЛКСМның Илеш райкомы беренче секретаре, КПССның Илеш райкомы пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы һәм бүлек мөдире, идеология буенча секретарь.

1992―1995 елларда ― район администрациясенең яшьләр эшләре буенча бүлек мөдире.

1995 елдан ― Илеш муниципаль районы администрациясенең бүлек мөдире, администрация башлыгының кадрлар белән эшләү буенча урынбасары; муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитик һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы. [3]

«Бердәм Россия» партиясенең Илеш җирле бүлеге секретаре. [4][5]

40 гыйльми публикация бастырган, Илеш районы турында китапларның авторы һәм автордашы (бер китабы ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка багышланган). «Илеш районы. Энциклопедия» (Илишевский район. Энциклопедия) белешмә басмасының (Уфа, 2010)) автор-төзүчесе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рамиль Кавсарович Нуртдинов / Илишевский район. Энциклопедия. ― Уфа: ГУП РБ УПК, 2010 ― 336 с. ISBN 878-5-85051-505-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]