Рамил Рамазанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Рамазанов latin yazuında])
Рамил Рамазанов
Туган телдә исем Рамил Миргаяз улы Рамазанов
Туган 9 февраль 1979(1979-02-09) (45 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы , Сарман
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре юрист
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган юристы - 2018«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале — 2021
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале - 2024

Рамил Рамазанов, Рамил Миргаяз улы Рамазанов (1979 елның 9 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман ) ― юрист, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары – коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы (2015 елдан). Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы Җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысы. Татарстан Республикасының Атказанган юристы (2018). 1нче класслы юстиция киңәшчесе. Юридик фәннәр кандидаты (2022). Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы (2022 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елның 9 февралендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында туган. Район үзәге урта мәктәбен [1], Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын (2000), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2005) тәмамлаган. 2022 елда юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган. Диссертация темасы: «Җинаять процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү буенча суд эшчәнлеге» (рус. Деятельность суда по обеспечению безопасности участников уголовного процесса)[2].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елдан 2002 елга кадәр эчке эшләр органнарында хезмәт итә.

2002―2005 елларда ― Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсендә дәүләт салым инспекторы, әйдәп баручы белгеч, бүлек башлыгы урынбасары.

2005―2010 елларда ― ТР Президенты эшләре идарәсендә баш референт, баш киңәшче.

2010 елдан 2013 елга кадәр ― ТР Дәүләт киңәшчесе секретариатының баш киңәшчесе.

2013―2015 елларда ― Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары, 2015 елның февраленнән ― идарә башлыгы урынбасары ― коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы.

Россия дәүләт гадел хөкем университеты[d] Казан филиалы Җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысы[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, өч баласы бар[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сармановская средняя школа гордится своими выпускниками и радуется их успехам. Сармановская СОШ ВКонтакте, 11.11.2023
  2. Диссертация на тему «Деятельность суда по обеспечению безопасности участников уголовного процесса»
  3. Рамазанов Рамиль Миргаязович. Профессорско-преподавательский состав - РГУП Казань(рус.)
  4. Признание заслуг. «Республика Татарстан», 25.02.2016
  5. Поздравляем!(үле сылтама) Портал муниципальных образований РТ, 28.02.2018(рус.)
  6. Дәүләт бүләге якташыбызга тапшырылды. 2023 елның 28 апрель көнендә архивланган. Сарман муниципаль районы, 28.02.2024
  7. Заместитель начальника Управления - начальник отдела. Управление Судебного департамента в Республике Татарстан

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]