Римма Галимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Римма Галимова latin yazuında])
Римма Галимова
Туган 22 июль 1963(1963-07-22) (60 яшь)
Янырыс, Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре ли Ибраһимов исемендәге премия лауреаты

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Римма Гаяз кызы Галимова 1963 елның 22 июлендә Башкорт АССРның Ишембай районы Янырыҫ исемле татар авылында туган.

1980 елдан бирле Стәрлетамак шәһәрендә яши. Мондагы педагогия институтының филология факультетын тәмамлагач, мәктәптә, педколледжда укыта. Аннары Стәрлетамакта башкорт телендә 1995 елдан чыгучы «Ашказар» газетасында эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Римма Галимованың шигырьләре мәктәптә укыган чагында ук район, республика матбугатында басыла. «Тәкъдир» дип аталган беренче шигъри җыентыгы студент чагында 1993 елда «Китап» нәшриятында нәшер ителә. Шагыйрәнең тәүге шигъри әсәрләре нечкә моң һәм күңел җылылыгы белән аерылып тора.

«Тәкъдир" поэмасында автор солдат хатынының тугрылыгы, совет армиясендәге солдат язмышы, ана бәхете темаларын үзенчәлекле итеп яктырта.

2001 елда чыккан «Мин — Юрматы кызы» дип аталган икенче китабында шагыйрә Ватан, күңел, яшәешнең мәңгелек темалары аша тормыштагы чынбарлыкны ачып сала.

2013 елда дөнья күргән «Урланган бәхет» җыентыгындагы шигъри әсәрләрендә ана, Җир йөзендәге матурлыкны, тынычлыкны һәм мөхәббәттә яклаучы буларак чыгыш ясый. Аның әсәрләренә образлылык хас, һәм алар гади тел белән иҗат ителгән.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тәкъдир. Шигырьләр һәм дастан. Уфа, 1993.
  • Мин — Юрматы кызы. Шигырьләр. Уфа, 2001.
  • Урланган бәхет. Шигырьләр, поэмалар. Уфа, 2013.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гали Ибраһимов исемендәге премия лауреаты.
  • Писатели земли башкирской. Справочник/Сост. Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа, Китап,3006 — с.137-138.