Рифат Ибраһимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифат Ибраһимов latin yazuında])
Рифат Ибраһимов
Туган 5 май 1935(1935-05-05)
Шөбиле, Сергач районы, Түбән Новгород өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 28 апрель 2017(2017-04-28) (81 яшь)
Сергач, Түбән Новгород өлкәсе, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре журналист, мәктәп укытучысы

Рифат Ибраһимов — журналист, җәмәгать эшлеклесе, төбәк тарихчысы, «Туган як» газетасын оештыручы.

Рифат Фатех улы Ибраһимов 1935 елның 5 маенда Сергач районының Шөбиле авылындагы укытучылар гаиләсендә туа. 1954 елда Сергач педагогия училищесын, ә 1960 елда Казан педагогия институтын «кызыл диплом»га тәмамлый. Казанда гаилә кора. Югары белемле укытучыны шул ук елда Пилнә районы Сафаҗай мәктәбенә директор итеп билгелиләр. 9 ел эшләгәннән соң, аны Кызыл Октябрь районы партия комитетының идеология бүлеген җитәкләргә чакыралар. 1982-1986 елларда Сергач шикәр заводының партия оешмасы секретаре булып эшли. Аннары Р. Ибраһимов Сергач сәүдә оешмаларында директор вазифаларын башкара.

1982 елда ук Р. Ибраһимов КПСС ҮКына өлкәдә татарча гәзит чыгаруны сорап хат юлларга батырчылык итә. Үзгәртеп кору елларында аның бу теләген Өлкә комитетында искә төшерәләр. 1990 елның язында ул «Туган як» газетасын оештыру эшенә керешә.

Ярты ел эчендә ул коллектив туплый, Сергач типографиясендә татар газетасын чыгару эшен җайлый, редакцияне кирәкле җиһазлар, автомобиль һәм бина белән тәэмин итә. Яшь кадрлар әзерли, Казанга укырга җибәрә. Аның җитәкчелегендә «Туган як» редакциясе төбәктә беренче булып үзенең компьютерлы нәшер итү комплексын булдыра, Кави Нәҗми, Һади Такташ премияләрен гамәлгә куя. Ул эшләгәндә, газета Өлкә хөкүмәте органына әйләнә. Аны өлкәдә генә түгел, Петербург һәм Мәскәүдә дә алдыралар.

1996-97 елларда дәүләт эшенә чакырыла, Сергач район администрациясендә башлык урынбасары булып эшли. 1998-2002 елларда кабат «Туган як»та, мөхәррир урынбасары.

Төрле елларда Сафаҗай авыл, Кызыл Октябрь район һәм Сергач шәһәр советы депутаты була.

20 елдан артык вакытын Р. Ибраһимов «Түбән Новгород татарлары. Биографик сүзлек» икетелле белешәлеген язуга багышлый. Үзе исән чагында, 2008 елда аның беренче томын күрә ала. Икенче томын әзерләп бетерә алмыйча, китеп бара.

Мактаулы исемнәр, дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«За доблестный труд. В.И.Ленинның 100 еллыгына», «Хезмәт ветераны», «Намус һәм файда» медальләре белән бүләкләнгән, Кави Нәҗми, Ломоносов, Х.Фәезханов (2007) бүләкләре лауреаты.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәләл җефете Клара Газиз кызы белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Исемнәре — Диләрә, Римма, Гүзәл.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]