Секретарка вулысы
Секретарка вулысы | |
---|---|
Үзәк | Секретарка |
Халык саны | 6375 кеше (1890) |
Секретарка вулысы (тат. سىكرىتەركا (بارىساگلىبسكى) ۋولىٰسىٰ, рус. Секретарская (Борисоглебская) волость) — Самар губернасына кергән административ-территориаль берәмлек.
Сок-Карамалы, Дмитри (Богырыслан өязе), Кершәле, Салих, Иванау, Борискин һәм Димескәй вулыслары белән чиктәш булган (1890). 21 торак пунктта 6375 кеше яшәгән.[1] Октябрь инкыйлабына кадәр Борисоглебски вулысы дип аталган. ТАССР барлыкка килгәннән соң Богырыслан өязенә күчерелә. 1928 елда бетерелә.