Сергей Тюфяков
Сергей Тюфяков | |
---|---|
Туган | 1 апрель 1949 (75 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | сәнгатькәр |
Эш бирүче | Уфа дәүләт сәнгать институты һәм Башкорт дәүләт филармониясе |
Тюфяков Сергей Михайлович (1 апрель 1949 ел) — баянчы, педагог, профессор (1996), Россия Федерациясенең атказанган артисты (1996), БАССРның атказанган артисты (1986);Идел буе яшь баянчылар конкурсы, И. Я Паницкий исемендәге I конкурс-фестивале, халыкара «Фогтлад музыка көннәре» (Клингенталь, ГДР) Халыкара конкурсы лауреаты[1].
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сергей Михайлович Тюфяков 1949 елның 1 апрелендә Уфада туган.
1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын баян классы буенча (укытучылары -В. Ф. Беляков һәм В. К. Моисеев) тәмамлый.
1975-1979 елларда Гнесиннар исемендәге. Дәүләт музыка-педагогия институтында стажировка үтә.
1974 елдан алып Уфа дәүләт сәнгать институтының халык инструментлары кафедрасы укытучысы,1991 елдан музыка факультеты деканы, 2006-2015 елларда институтның читтән торып уку буенча проректоры итеп тәгаенләнә.
1973-1995 елларда Башкорт дәүләт филармониясе җырчысы.
Башкару осталыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сергей Михайлович Тюфяков репертуарында чит ил, ватан һәм башкорт композиторлары әсәрләре, шулай ук башкорт, татар, рус халык җырларының эшкәртүләре.
«Иҗатына тирән эмоциональлек, темперамент, виртуоз техника, артистизм хас», — дип билгели башкорт энциклопедиясе[2].
1987 елдан Башкортстан Республикасының атказанган артистлары В. В. Грачев һәм В. В. Фильчев белән бергә баянчылар триосы составында чыгыш ясый. Гастрольләр белән Россия, Алмания, Казакъстан, Көньяк Корея буйлап йөри.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Тюфяков Сергей Михайлович // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Уфимский государственный институт искусств имени Загира Исмагилова, archived from the original on 2019-12-12, retrieved 2021-07-23
- ↑ Исполнит. иск‑во Т. отличается глубокой эмоциональностью, темпераментом, виртуозной техникой, артистизмом, тонким чувством ансамбля.