Син йөгер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Син йөгер latin yazuında])
Син йөгер!
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам, спорт залы
Физик активлык
уртача

Син йөгер! татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уенда балаларның саны җөп булуы шарт. Уйнаучылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясалгач, санашып так-җөп саннар туры килгәннәрне билгелиләр. Таклар җөпләрнең алдына чыгып басып эчле-тышлы ике түгәрәк ясыйлар. Ике түгәрәктәгеләр дә йөзләре белән бер-берсенә каршы торырлар. Уйнаучылардан берәрсе үз каршысында торган иптәшенә әбәкләп ике түгәрәкнең уртасыннан йөгереп китә. Иптәше аны куа. Йөгергән уйнаучы артына куучы җитә башласа, ул кирәк эчке, кирәк тышкы түгәрәктә торган иптәшләренең берсе алдына килеп туктый ала. Бу вакытта инде алдына тукталган кеше йөгерүне дәвам иттерә. Ул да теләгән иптәшенең алдына туктый ала. Монда һәрбер уйнаучы «йөгерүче минем алдыма килеп туктамасын» дип уяу тора. Куучы йөгерүчене тотса (кулын тидерсә), үзе йөгерүчегә әйләнеп, тотылган кеше куа башлый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]