Стегозаврлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стегозаврлар latin yazuında])
(Стегозавр битеннән юнәлтелде)
Стегозаврлар
Сурәт
Масса 7 тонна
Халыкара фәнни исем Stegosaurus Отниел Чарлз Марш, 1877
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Стегозавриды[d]
Таксонның халык атамасы Στεγόσαυρος, Stégosaure, סטגוזאור, ステゴサウルス, Stegozauras, Stegozaur, Estegossauro, Стегозавр һәм 劍龍屬
Башлану вакыты 155000 тысячелетие до н. э.
Тәмамла(н)у вакыты 150000 тысячелетие до н. э.
Ачыш ясалган урын Morrison Formation[d]
Озынлык 9 метр
Биеклек / буй 3 метр
Диаграмма сравнения размеров
 Стегозаврлар Викиҗыентыкта

Стегозаврлар(лат. Stegosauridae) - тиреофорларның төркеме. Териофорлар — стегозаврларны, анкилозаврларны, скутеллозаврларны һәм сцелидозавридларны берләштерүче орнитишийларның астәртибе[1].

Тышкы кыяфәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стегозавр скелеты
Стегозавр, аның баласы һәм карнозавр

Стегозаврлар дүрт аяклы орнитишийлар булганнар. Башлары бәләкәй иде. Стегозаврлар башка динозаврлардан аркаларындагы пластиналар һәм койрыкларындагы шиплар белән аерылганнар. Галимнәрнең гипотезасы буенча, пластиналар дошманны куркыту һәм терморегуляция өчен кирәк булган, ә шиплар ерткычлардан саклау коралы кебек кулланылган. Стегозаврларның арткы азаклыклары алгылардан ике тапкырга зуррак булган, шуңа күрә стегозаврлар дүрт аякта да, ике аякта да йөри алган. Ике аякта йөргәндә, стегозавр урманда ашый алган. Шул вакыт аның башы кешенең тезе биеклегендә булган, ә аркасы кешенең үсеменнән ике башка биегрәк иде[2].

Барлыкка килү һәм эволюция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хуаянгозавр скелеты
Дацентур

Стегозаврлар юра чорының беренче ярымында барлыкка килгәннәр. Аларның бабалары — скутеллозаврлар, бер ярымлы, бәләкәй башлы һәм озын койрыклы, арткы аякларда тиз йөгергән динозаврлар булганнар. Тиресендә вак сөякле пластиналар булганнар.[2].

Без белгән стегозаврларның борынгысы - хуаянгозавр (Huayangosaurus). Озынлыгы 4 метрга, үсеме 1,5 метрга җиткән. Хуаянгозавр аерым гаиләгә керә. Башка стегозаврлар икенче гаиләгә керәләр. Ул гаилә 15 динозаврдан тора. Аларның берселәре - стегозавр (Stegosaurus), кентрозавр (Kentrosaurus), туоюангозавр (Tuojiangosaurus) h.б. Төрле стегозаврларның пластиналары да төрле иде.

Стегозаврлар сөякләрен Җирнең "hәр почмагында" табалар. Лексовизавр hәм дацентур Европа территориясендә, кентрозавр - Африкада, хуаянгозавр, туоюангозавр hәм вуэрозавр Кытайда яшәгәннәр. Стегозаврлар Төньяк Америкага да күчкәннәр. Стегозаврларның башка континетлардан океан белән аерылган Азиядән Җир шары буенча таратылуы озак выкыт дәвамында сер булып калган. Шуннан галимнәр борынгы Азиянең Европа белән кыскавакытлы берлеге гепотезасын тәкъдим иткәннәр[3].

Стегозаврлар акбүр чорының икенче яртысына кадәр яшәгәннәр[2]

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. [1]
  2. 2,0 2,1 2,2 Я познаю мир: Динозавры: Дет.энцикл./А.Ю. Целлариус; Худож. О.А. Герасина и др. - М.: ООО "Издательство Астрель": ООО "Издательство АСТ": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 397, [3] с.: ил.
  3. Динозавры. - М.: ООО "Издательство Астрель": ООО "Издательство АСТ", 2002. - 359 с.: ил.