Сумкалылар (лат. Metatheria, Marsupialia) — имезүчеләрнең инфраклассы.
Сумкалылар Австралиядә, аның янында урнашкан утрауларда, Көньяк һәм Үзәк Америкада таралганнар. Опоссумнарның бер төре исә хәтта Төньяк Америкада очрый.
Үзенчәлекле билгеләр [үзгәртү]
Сумкалыларны башка имезүчеләрдән аеручы билгеләр[1]:
- Күпчелек очракларда алар плацентасыз. Балалары бик кечкенә һәм җитлекмичә туа, аналарының корсак ягында урнашкан сумкада озактан соң гына җитлегә.
- Сумкалыларның миләре примитив дәрәҗәдә.
- Сумкалыларның ана затларына ике аналык хас.
- Тән температурасы клоакалыларныкына караганда югарырак, ләкин плаценталыларныкыннан түбәнрәк. Гомумән алганда, температура даими түгел.
Классификация [үзгәртү]
Хәзерге фәндә сумкалылар ике төркемгә бүләләр:
- Ameridelphia
- Australidelphia
|
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Сумчатые (рус.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
|