Сыйфат (сүз төркеме)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме сыйфат дип атала.

Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була.

Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә.

Дәрәҗәләре[үзгәртү]

Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар.

  • Гади дәрәҗә. Мондый сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерәләр: ак кар, тыныч елга, кара туфрак, уйчан егет.
  • Чагыштыру дәрәҗәсе. Бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге күләме белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтә. Чагыштыру дәрәҗәсе гади дәрәҗәдәге сыйфатларга -рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала: кызыл+рак — кызылрак, көчле+рәк — көчлерәк.
  • Артыклык дәрәҗәсе. Сыйфатларның бу дәрәҗәсе бер предметтагы билге күләменең башка барлык предметларга караганда күбрәк булуын белдерә.
  • Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе предметтагы билгенең гади дәрәҗәдәгедән кимрәк булуын белдерә. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясала: ал + су — алсу, җылым + са — җылымса, салкын + ча — салкынча, күк + елҗем — күгелҗем, яшел + келт — яшькелт.

Чыганаклар[үзгәртү]