Сәгыйрә Шәрәфетдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыйрә Шәрәфетдинова latin yazuında])
Сәгыйрә Шәрәфетдинова
Туган 28 март 1963(1963-03-28) (61 яшь)
Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Шыгай, Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре язучы

Шәрәфетдинова Сәгыйрә Сабирҗан кызы (рус. Шарафитдинова Сагира Сабирьяновна) - (Сәгыйрә Тамъяни — псевдоним; 28 март, 1963 ел) - мәгариф һәм мәдәният хезмәткәре, Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (2019)

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәгыйрә Сабирҗан кызы Шәрәфетдинова 1963 елның 28 мартында БАССРның Белорет районы Шыгай авылында туган. 1980 елда Шыгай урта мәктәбен тәмамлый. 1999-2004 елларда Чиләбе дәүләт педагогия университетының психология факультетында укый. 2018 елда читтән торып М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының "Социаль-мәдәни өлкәдә менеждмент"бүлегендә белем ала. 1981 елда хезмәт юлын Шыгай урта мәктәбендә пионервожатый булып башлый. 1987 елдан мәктәп-интернатта тәрбияче булып эшкә күчә, өлкән тәрбияче, интернат мөдире вазифаларын башкара.2010 елда авыл мәдәният йортына директор итеп билгеләнә. 2014 елдан"Өлкәр" милли-мәдәни үзәге җитәкчесе. 2016 елда тырыш хезмәте өчен районда "Хезмәт алдынгысы" дигән таныклык тапшырылган. 2020 елда республика авыл мәдәният йортлары конкурсында "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" исеменә һәм грантка лаек була.

Җәмәгать эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмәгать эшендә актив катнаша - сынлы бизәү әйберләре (киез,корама) буенча "Актамыр" халык клубы җитәкчесе [1]. Милли оешмалар эшендә активлыгы өчен Бөтендөнья башкортлары Корылтае делегаты итеп сайланган (2015)

Әдәби эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хикәяләре район, республика матбугатында басылып тора; мәсәлән, төрле елларда "Агыйдел" журналында "Хәйлә" (2001), "Боралак"(2005), "Сакау күке тавышы" (2006),"Хөкемсез бала" (2007),"Көньяк кайсы якта" (2014), "Иске күпер" (2015), "Шоңкар" журналында - "Чүллектәге рауза чәчкәсе" (2015), шигырьләре һәм башка әсәрләре дөнья күрде.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Агыйдел" журналы хикәяләр конкурсында премия(2005)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әхмәр Үтәбай.Телеңнән сөйен,Сәгыйрә! -"Агыйдел",2019, 9 нчы сан, 170-172 битләр

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]