Тормыш
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Тормыш — тере организмда тереклекне тәэмин итүче һәм терелеген күрсәтүче процесслар күплеге. Тормыш өчен матдәләр алмашы хас.
Тормыш киңлектә актив яки сүлпән күченүләр белән дә, тикторыш халәтендә тору белән дә характерлана ала.
Кеше тормышы [үзгәртү]
Кеше тормышы - ул кешенең яшәве, гадәти көндәлек эшчәнлеге һәм ялы. Тормыш әйләнә-тирә белән даими бәйләнешләрдә уза. Уңайлы әйләнә-тирә үзлекләре кешегә иң яхшы тормыш дәрәҗәсе ясарга уңайлыклар тудыра.