Тутырган күркә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тутырган күркә latin yazuında])
Тутырган күркә

итле ризык

авторлык
Үз исеме

Тутырган күркә

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • күркә түшкәсе
  • йомырка
  • май
  • ак икмәк йомшагы
  • тоз
  • күркәнең бавыры, бүтәкәсе, йөрәге
Өстәмә
  • борыч
аналоглары

тутырган каз

Азык кыйммәте
Калориялеге:

югары

Тутырып кыздырылган күркә, тутырган күркәкүркә түшкәсе эченә төрле ризык тутырып пешерелгән татар милли ризыгы. Тутырган тавыктан аермалы буларак, каз яки күркә түшкәсе эченә туралган алма яки башка җиләк-җимеш турып духовкада кыздырылган булырга мөмкин. Яңа суйган күркәне эшкәрткәннән соң, бер-ике көн салкын урында тоталар. Югыйсә яңа суйган күркә ите кыздыру өчен бик йомшак була.

Әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күркәнең бавыры, бүтәкәсе (итләч ашказаны), йөрәге тозлы суда җиңелчә генә пешереп алына һәм күмәч йомшагы белән бергә ит машинасыннан үткәрелә. Бу массага бер-ике аш кашы­гы сары май салып, ике-өч йомырка сытып, кирәгенчә тоз һәм борыч сибеп бик яхшылап болгаткач, күркә эченә тутыралар. Шулай тутырылган күркәне майлы табага салып, өстен каплап мичтә яки духовкада кыздыралар. Мичтән алгач аны махсус зур тәлинкә­гә салып, тирәсенә табада кыздырылган һәм күркә эченнән алын­ган эчлекне куеп табынга бирәләр.

Рецепт:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тутырып кыздырылган күркә пешерү өчен 3—4 килограммлы бер күркәгә: 3—4 йомырка, 2—3 аш ка­шыгы май, 150—200 грамм ак икмәк йомшагы, кирәгенчә тоз һәм борыч, күркәнең бавыры, бүтәкәсе, йөрәге алына.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
  • Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
  • Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.