Уразай авылы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уразай авылы тарихы latin yazuında])

    Азнакай шәһәреннән ерак түгел мәһабәт Чатыр тау итәгендә күркәм бер авыл урнашкан. Уразай дип атала ул, моннан тыш халык хәтерендә Аю авылы дигән атама да саклана. Риваятьләрдән авылның атамасына кагылганнары аеруча игътибарга лаек. Булачак авыл урынына беренчеләрдән булып Уразай карт килеп утыра. Калын урман белән капланган тирә - якта аюлар да күп була. Авылның ике төрле аталуы шуннан.

   Тарихи документлардан күренгәнчә, Юрмый волосте старшинасы Урманай Уразаев булуы хакында әйтелә. Волость халкы ризалыгын алып ул иптәшләре белән  1745 нче елның гыйнварында үзләренең Зәй буендагы шактый зур җирләрен Аверьян Назар улы Ждановка сата. Әлеге старшинаның әтисе – Уразай карт кайчандыр Уразай авылына нигез салучы икәнлеге шик уятмый. Гадәттә, яңа урынга күчеп килүчеләр булса, авыл шуның исеме белән аталган. 1795 елда авыл 33 хуҗалыктан торган. Халыкның төп өлешен типтәрләр (72 ир – ат һәм 78 хатын – кыз) һәм ясаклы татарлар 137 ир –ат һәм 35 хатын – кыз, калганын башкортлар (19 ир – ат һәм 16 хатын-кыз) һәм йомышлы (“служивые”) татарлар 8 ир-ат һәм 7 хатын-кыз тәшкил итә. Соңрак йомышлы татарлар башка урынга күчерелә, ә инде югарыда телгә алынган 3 катлау (типтәр, башкорт, ясаклы татарлар) бераз үзгәрешләр белән 1917 нче елга чаклы саклана.

    Ясаклы татарлар халык телендә “Казан татарлары” яисә “Казан ягы кешеләре” дип йөртелгән. Идарә итүнең контон системасы яшәгәндә (1798 – 1864 нче еллар) Уразай башкортлары  - 12 нче башкорт кантонында күрсәтелә.

   1829 нчы елгы мәгълүматлар аерым игътибарга лаек. Авылда 52 хуҗалык исәпләнә. Күпчелеген типтәр (37 хуҗалык), калган өлешен “башкорт”(10 хуҗалык), һәм ясаклы татар (4 хуҗалык) алып тора.  18 гасыр урталарында авыл төбәк өчен характерлы сословиеләр-башкорт, типтәр, ясаклы татарлардан торган. 1764 нче елда, мәсәлән, Уразайда 29 ир – ат типтәр теркәлә. “Башкорт”ларның саны турында 18 гасыр ахырына чаклы нинди дә булса мәгълүмат юк, әмма алар авылда яшәгән, чөнки Уразай картның чыгышы шул катлаудан.

     Уразай авылы элек-электән Юрмый волостена керә. Уразай авылына кайчан нигез салынган соң? Урманай Уразаевның 1745 елда җир сату турындагы килешүенә нигезләнеп, аның әтисе Уразай карт бу килешүгә чаклы, ягъни 17 гасыр ахыры, 18 гасыр башларында яшәгән, авыл чама белән нәкъ шушы чорда барлыкка килгән дигән фикер дөреслеккә туры килә.  Авылга килеп урнашканнарга өч төрле исем биргәннәр: башкортлар, типтәрләр, казан кешесе. Башкортлар һәм татарлар башта бергә яшәгәннәр, җир -сулары да бергә булган. 19 нчы йөз башларында бакыр чыгару белән шөгыльләнгәннәр, бу эшне урындагы халык эшләмәгән, каяндыр килгән кешеләр башкарган. Бакыр базларын имән баганалардан ныгытма терәүләр ясап текмәләр белән тишекләрне ныгытканнар.Эшчеләр шунда ук яшәп эшләгәннәр. Бу бакыр базларын халык телендә “пот кул” дип йөрткәннәр. Бакыр казу эшләре 19 йөзнең икенче яртысыннан соң тукталган. 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Материалы по истории Башкирской АССР.- М., 1960 – 185 с. 2. РДБАА. 1355 ф. 1 тасв. 1877 эш. 250 -253 кгз. 3. Список населенных мест Самарской губернии по сведениям 1889 г. – Самара, 1890.-59с.