Фаил Сафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фаил Сафин latin yazuında])
Фаил Сафин
Туган 20 гыйнвар 1959(1959-01-20) (65 яшь)
Бик-Карамалы, Дәүләкән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре социолог
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.


Сафин Фаил Габдулла улы (20 гыйнвар 1959 ел) — галим-социолог, Тарих фәннәре докторы (2001), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фаил Габдулла улы Сафин Башкортстан Республикасының Дәүләкән районы Бик-Карамалы авылында туган. Атасы Бөек Ватан сугышы ветераны авылда — монтер,әнисе сыер савучы булып эшләгән.

Фаил Сафин Дәүләкән шәһәренең беренче урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли.

  • 1977-1979 елларда Армиядә хезмәт иткән.
  • 1979 елдан алып 1985 елга кадәр Дәүләкән районы Бик-Карамалы урта мәктәбендә укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли.
  • 1985 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган.
  • 1994 елда — Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институтының аспирантурасын тәмамлый.
  • 2004 елдан — этнополитология бүлеге мөдире (ИЭИ УНЦ РАН)

Бүгенге көндә Уфа шәһәренең Р. Г. Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институтының этнополитология бүлеген җитәкли.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идел - Урал регионы халыкларының этнотел һәм этносәяси процессларны, этнодәүләт һәм этнос- ара мөнәсәбәтләрне өйрәнүгә багышланган 100 дән артык фәнни хезмәтләр язган. Фаил Габдулла улы халыкара гыйльми конференцияләр, семинарлар һәм симпозиум үткәрелгән шәһәрләрдә катнашкан[1]

  • Чикаго(1994)
  • Майами (1996)
  • Мангейм (ФРГ)
  • Хельсинки (1999)
  • Брюссель (2007)

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Этноязыковые процессы в Башкортостане в XX столетии. М., 2000 Г.
  • Язык в технологии кадровой политики. История и современность: опыт Башкортостана М.,2002 г.
  • Вызов этничности в тенденции проявления идентичности СПб,2010 (автордаш)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе
  • Джон һәм Катрин Мак Артур гранты лауреаты (1996)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Пресс- служба БРО ПП «Патриоты России http://patriotrusrb.ru/node/428 2021 елның 9 февраль көнендә архивланган. »

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сафин Фаил Габдулла улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.