Фибоначчи
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Фибоначчи | |
| Тулы исеме | Леонардо Пизано лат. Leonardo Pisano |
|---|---|
| Һөнәре | математик |
| Туу датасы | як. 1170 ел |
| Туу җире | Пиза |
| Үлем датасы | як. 1250 ел |
| Үлем җире | Пиза |
Леона́рдо Пиза́но (лат. Leonardo Pisano, як. 1170 ел, Пиза — як. 1250 ел, шунда ук) — Урта гасырлар Аурупасының беренче эре математигы. Фибона́ччи (Fibonacci) исеме астында билгеле.
Фибоначчиның әтисе сәүдә эшләре буенча еш кына Алжирда була. Анда ул гарәп галимнәреннән математика өйрәнә торган була. Соңрак ул Мисырда, Сүриядә, Византиядә, Сицилиядә дә була. Леонардо ислам дөньясы галимнәренең хезмәтләрен өйрәнә (әл-Хәрәзми, Әбу Камил һ.б.), гарәп тәрҗемәләре буенча борынгы грек һәм һинд математикларының хезмәтләре белән дә таныша.