Эчтәлеккә күчү

Фолкленд сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фолкленд сугышы latin yazuında])
Фолкленд сугышы
Төп низаг: Инглиз колониаль сугышлар

Фолкленд сугышының мизгелләре
Дата

2 апрель - 20 июнь 1982

Урын

Фолкленд утраулары һәм Көньяк Георгия

Сәбәп

Инглиз колониаль сәясәт

Нәтиҗә

Бөекбритания җиңүе

Көндәшләр
Бөекбритания
Фолкленд утраулары
Аргентина
Сәргаскәрләр
билгесез билгесез
Яклар көчләре
7 мең 13 мең
Югалтулар
258 кеше, 2 фрегат, 2 эсминец, 1 контейнерташучы, 1 десант корабы, 1 десант катеры 649 кеше, 1 керәйсер, 1 су асты көймәсе, 1 сакчы катер, 4 йөк көймәсе, 1 балыкчы траулеры
Фолкленд (Мальвин) утраулары
Фолкленд (Мальвин) утрауларының урыны

Фолкленд сугышы (ингл. Falklands War, исп. Guerra de las Malvinas, tat.lat. Folklend suğışı(үле сылтама)) — 1982 елда Бөекбритания һәм Аргентина арасында Фолкленд (Аргентинача Мальвин) утраулары өчен сугыш.

Рәсми рәвештә беркем сугышны игълан итмәгән. Ике якның карашы буенча сугыш хәрәкәте үз җиренең хокукларын торгызу өчен булган.

Сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә Бөекбритания җиңә һәм әлегә кадәр Фолкленд утраулары белән идарә итә.

Сугышны башлап җибәрүдә Маргарет Тэтчер зур роль уйный.

Фолкленд утрауларын башта инглиз диңгез сәяхәтчеләре 1690 елда ачалар, соңрак 1694 елда утрауларны француз диңгез сәяхәтчеләре ачалар һәм Мальвин утраулары дип исемлиләр (туган шәһәрләре Сан-Мало истәлегенә).

XIX гасырдан бәйсезлек алудан соң Аргентина Мальвин утрауларын үзенеке дип саный.

1833 елда Бөекбритания шушы утрауларны яңадан буйсындыра һәм Аргентина кешеләренең канәгатьсезлеген тудыра.

1981 елда Аргентина хакимлегенә генерал-лейтенант Леопольдо Гальтиери килә һәм ул тарихи гаделлекне торгызырга ниятли.

Үтерелгән Аргентина кешеләренә һәйкәл. Ушуая, Аргентина

1982 елның 2 апрелендә Аргентина десанты Фолкленд утрауларына төшә, кыска бәрелештән соң британ көчләре чигенә.

Британия премьер-министры Маргарет Тэтчер Фолкленд утраулары кире кайтару өчен зур хәрби-диңгез берләшмәсен җибәрә.

БМО Иминлек Шурасының 3 апрельдә тавыш бирүе нәтиҗәсе буенча: 10 тавыш — риза, 1 тавыш каршы (Панама), 4 дәүләт тавыш бирми кала (СССБны да кертеп) — Аргентина көчләрен утраулардан чыгарырга таләп итә.

12 апрельдә Бөекбритания Фолкленд утрауларын камавын игълан итә.

АКШ Британиягә булыша: Күккә ашу утравындагы үз һава хәрби үзәген инглиз очкычларына бирә.

Бомбалаудан соң һәм җирле хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә Аргентина көчләре 14 июньдә чигенергә дучар була.

Шулай итеп, Бөекбритания АКШ ярдәме белән ХХ гасырдагы колониаль сугышта җиңә. Шушы җиңү Маргарет Тэтчерга Инглиз Парламентына сайлауларында җиңәргә булыша.

1982 елның 12 октябрендә Лондон шәһәрендә Җиңү тантанасы уза.

Сугыш нәтиҗәләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөекбритания үзенең ерак колониясен саклый. Аргентинада Британиягә каршы зур нәфрәт хисләре туып кала.

Батырылган инглиз эсминец «Шеффилд»та атом-төш коралларының булуын 2003 елда ачыклана. Шулай итеп Атлантикага атом-төш һәләкәте әлегәчә яный.