Фәләкъ сүрәсе
Әл-Фәлә́къ сүрәсе́ (гар. Таң) – Коръәндәге 113нче сүрә, 5 аятьтән тора. Әл-Мүгаввизәтәйн сүрәләренә (Ән-Нәс белән бергә) керә. Сүрә Мәккәдә иңгән, кайбер мөфәссирләр әйтүенчә – Мәдинәдә.
Иңү сәббәбе: Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үә сәллам, яһүдләрнең сихерләре аркасында, авырып китә. Шунан соң ике фәрештә аңа бозу әйберләре ташланаган коены күрсәтәләр. Җәбраил фәрештә Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үә сәлламгә Әл-Мүгаввизәтәйн сүрәләрен тапшыра. Һәр бәйләнгән төенне чишкән саен, аларны укып, Расүлуллаһ терелә.[1]
Сүрә [үзгәртү]
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
Куль әгъузү би-ра́ббиль-фә́ләкый 1. миң шә́рри мә́ ха́ләка 2. үә миң шә́рри гъа́сикыйн и́зә́ үә́кабә 3. үә миң шә́ррин-нәффә́сәти филь-гъу́кади 4. үә миң шә́рри хә́сидин и́зә́ хә́сәд 5.
Тәрҗемә:
«Шәфкатьле. рәхимле Аллаһ исеме белән...
- Әйт:«Таң Раббысына сыенамын,
- яратылган нәрсәнең явызлыгыннан,
- һәм дөньяны караңгы каплап алган вакыт явызлыгыннан,
- һәм төеннәргә өрүчеләрнең явызлыганнан,
- һәм көнләүченең көнчеллегеннән».
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Гайшә анадан тапшырыла
Әдәбият [үзгәртү]
Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.