Цинь Шихуанди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Цинь Шихуанди

Цинь Шихуан-ди (кыт. 秦始皇, пиньинь Qín Shǐ Huáng; 259—210 еллар б. э. кадәр) - Цинь дәүләте башлыгы.

Цинь дәүләтенең беренче көчле патшасы Цинь-шихуан-ди булган (яңа эрага кадәр 221—209 нчы еллар). Ул зур реформалар уздырган дип уйлыйлар. Ул аерым идарәчеләрнең һәм сановникларның мөстәкыйльлеген бетергән, аларны үз хакимлегенә буйсындырган. Патша хакимлеге астында берләштерелгән бөтен жирне 36 административ округка бүлгән. Цинь-шихуан-ди һәр округка наместниклар куйган. Наместниклар өстеннән аерым ышанычлы кешеләр күзәтеп торганнар, алар анда булган хәл¬ләр турында патшага хәбәр итеп торганнар.

Цинь-шихуанди хәрби реформа да уздырган. Кытай дәүләтен үзләренең һөжүмнәре белән төньяктан һуннар һәм шулай ук Урта Азия халыклары һәрвакыт борчып торганнар. Авыр арбалы иске гаскәр күчмә халыкларга каршы тора алмаган. Цинь-ши-хуанди жиңел һәм тиз йөрешле кавалерия төзегән. Электән үк салына башлаган Бөек Кытай дивары төзелешенә дә ул шулай ук зур игътибар иткән. Бу дивар төньяктагы күчмә халыклардан саклану өчен салынган. Аны төзү өчен, борынгы әкиятләргә караганда, 400 меңнән артык кеше кирәк булган. Крестьяннарга авыр йөкләмәләр салынган: төзелеш вакытында шулай ук коллар хезмәтеннән дә нык рәвештә файдаланганнар.

Цинь-ши-хуанди үзенен югары хакимлеген көчәйтү өчен, борынгы риваятьләр әйтүенчә, иске кануннар язылган бөтен китапларны яндырырга боерык биргән. Тик игенчелек, медицина һәм астрономия буенча язылган кулланма китаплар гына калдырылган.

Бу чорда эре жирбиләүчеләр тагын да көчәйгәннәр; жирләреннән мәхрум ителгән крестьяннар һәм коллар саны һаман үсә барган. Жир мәйданнары эре колбиләүчеләр кулында туплана килгән, алар аны сата, арендага бирә яки үзләренең якыннарына бүләк итә алганнар.

Цинь-ши-хуанди исән вакытта ук крестьяннарның һәм колларның яңа тәртипләргә каршы киң хәрәкәте башланган. Эре жирбиләүчелек үсә барган саен, крестьяннарның жир участокларын ул үз эченә ала барган һәм крестьяннар һаман бөлә барганнар. Яңа эрага кадәр 206 нчы елда, монардан риза булмаган крестьяннар һәм коллар үзләренең юлбашчылары Лю Бан җитәкчелеге астында берләшкәннәр. Ул Цинь династиясе патшасын бәреп төшергән һәм властьны үз кулына алган. Цинь патшалыгы шулай җимерелгән.

Шушыннан соң борынгы Кытай тарихында яңа Хань чоры дип аталган чор башлана (яңа эрага кадәр 206 нчы елдан алып, яңа эраның 220 нче елына кадәр).

Чыганаклар[үзгәртү]

Урта мәктәпнең 5-6 нчы класслары өчен дәреслек. проф. А.В.Мишулин редакциясендә. Казан, Татгосиздат, 1941.