Шамил Шәмгунов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Шәмгунов latin yazuında])
Шамил Шәмгунов
Туган телдә исем Шамил Саиф улы Шамгунов
Туган 21 апрель 1955(1955-04-21) (69 яшь)
Лениногорск шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБРоссия Федерациясе
Һөнәре Баянчы, доцент, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, республика, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты

Шамил Саиф улы Шәмгунов (21 апрель 1955, Лениногорск, ТАССР, Россия Федерациясе) — Баянчы, доцент, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, республика, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шамил Шәмгунов 1955 елның 21 апрелендә Лениногорск шәһәрендә туган. 1975 елда Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка училищесын тәмамлаган. 1981 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Уку елларында башкорт педагогия һем авыл худалыгы институтларынып бию ансамбльлеренде концертмейстер булып эшли, Уфа шеһеренде музыка тербиясе мектебенде баян классы буенча укыта. Институтны тәмамлаганнан соң Әлмәт музыка училищесына җибәрелә. Әлмәттә 1981-2000 елларда (тәнәфесләр белән) эшли. Училищеда баян классы, дирижерлык һәм инструментлау классы буенча укыта. 1989-1990 елларда училище директоры була. 1996 елдан сәнгать җитәкчесе. 1998 елдан башлап Әлмәт район мәдәният йорты директоры яңа бина төзү һәм аның территориясен төзекләндерү өчен күп көч куйды.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт»милли-мәдәни үзәгенең инструменталь ансамбле җитәкчесе һәм дирижеры. Училищеда эшен дирижер һәм башкаручы белән бергә алып бара. Ул «Ветеран» шәһәр клубы хоры белән җитәкчелек итте, «Нефтьче» мәдәният йорты, район мәдәният йорты белән хезмәттәшлек итте, анда агитбригадалар составында эш алып барды, иҗат коллективларын, җырчыларны, солистларны музыкаль яктан озата барды. «Зәй буенда» оркестры өчен әсәр, «Әнисә» татар халык җыры темасына парафраз язган.

Җирле шагыйрьләр шигырьләренә популяр эстрада җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыр
«Кичер, сөйгән яр…» (Н. Әхмәдиев сүзләре)
«Син гафу ит, җаным» (А. Хәлим сүзләре)
«Нигә?», «Нәүрүз бәйрәме» (Шәмгунова сүзләре)
Әлмәт композиторлары Р. Нәгыймовның җырлары оркестры оештырды
«Мин яратам сине, Татарстан!» (Р. Андреев сүзләре)
«Әлмәт, Әлмәт» (Р. Вәлиуллин сүзләре)
«Дәш син мине» (Шиһапов сүзләре)
«Гашыйк булырга да өлгермәдек» (Шәмгунова сүзләре)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
  • Республика, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Милли-мәдәни үзәге ансамбле-фестиваль лауреаты // Замандаш. 1997, 23 май;
  • Музыка һәм сәнгать теле дуслыкны ныгытты // Шәһри Казан. 2013, 26 нояб.;
  • Арсланова Ф. // Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле // Казан, 2007;
  • Татар баянчылары. Төзүче К. Сатиев: ТКИ, 2015;
  • Яңадан «Русь " бөтен тавышка яңгырый // Безнең Яшел Үзән. 2017