Эчтәлеккә күчү

Шашка уены атамалары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шашка уены атамалары latin yazuında])

Адаштыру сукмагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Адаштыру сукмагы» — шашка-шахмат композициясе төшенчәсе. Шашка композициясендәге «бикләп кую» проблемнарында, этюдларда һәм уен азагы комбинацияләрендә булган ялган чишелешләр шулай атала. Автор беренче карашка дөрес булып тоелган гади чишелешләрне кире кагу ысуллары, куелган бурычны (җиңүне, ничьяга ирешүне, билгеле бер күләмдә дамнарны яки шашкаларны "бикләп кую"ны) үтәргә мөмкинлек бирми торган йөрешләр сериясе тәкъдим итә. Шулай итеп, композициядә күпкә катлаулырак, бай эчтәлекле һәм бердәнбер чишелеш кенә кала. «Адаштыручы сукмак» композициянең зур өстенлеге дип санала һәм композиторлар ярышларында бик югары бәяләнә. Аның капма-каршысы — икенче чишелеш.

Совет чорының иң сәләтле шашка композиторларыннан берсе, спорт остасы Аркадий Гуральник (1931—1999) иҗат иткән уен азагы комбинацияләренең берсендәге (диаграмманы кара) гаять катлаулы төп чишелешне төрле финаллы берничә вариант һәм «адаштыру сукмаклары» бизи. Куелган бурыч гадәттәгечә — аклар башлый һәм җиңә. Төп вариант: 1.fg5 ca5 2.db6 ac5 3.hg3! (A) hd4 4.cc7 db6 5.bc3 (B) fh4 6.cd4 ac3 7.dh6 hg7 (C) 8.hf8 hg3 9.fh6 (D) gh2 10.ab4 (E, F) hg1 11.bc5 bd4 12.ef2 ge3 13.hd2 X.
Каралар өчен башка оттырышлы вариантлар:
C. 7. … hg3 8.he3 ba5 9.e1-d2 gh2 10.eg1 hg7 11.dc3 gf6 12.ab4 fe5 13.bc5 ef4 14.cd6 X.
F. 10. … ba5 11.ef2 ac3 12.fg3 hf4 13.ha5 X.
Композициянең җәүһәрләре — “адаштыру сукмаклары”:

A. 3.gh6 fe5 4.hf8 ed4 5.cc7 db6 6.fb4 aa1 — каралар җиңә!
B. 5.gh6 ed6 6.hf8 de5 7. fb4 aa1 — әлбәттә, шул ук нәтиҗә!
D. 9.ab4? ba5 10.bc5 ab4 11.ca3 gh2 12.fc5 hg1` 13.ca7 gh2 14.ad4 hg1 15.df6 ga7. Саргин позициясе — димәк, ничья!
E. 10.he3 hg1 11.ea7 gh2 12.ad4 hg1 13.df6 ga7. Яңадан Саргин позициясе!

Актив борт шашкалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Такта кырыенда урнашкан килеш тә, каршы якның уенын чикли торган гади шашкалар: халыкара шашкада — акларның 15 кырындагы шашкасы, караларның 36 кырындагысы. 64 шакмаклы уеннарда a3 һәм h6 кырларындагыларны, аларның торышы тулаем позиция үзенчәлекләренә ярашлы булган хәлдә, актив дип санарга мөмкин. Мәсәлән, сул фланг симметриясе позицияләрендә.

Халыкара шашка уенында акларның «48», караларның «3» кырларында урнашкан шашкалары. 64 шакмаклы тактадагы уеннарда — e1 һәм d8 кырларындагылар. Аларны позициянең тоткасы дип тә атап була. Шуңа бу шашкаларны мөмкин кадәр озаграк урыныннан кузгатмаска тырышалар. Чөнки алар төрле колонналарның терәге, кирәк булган алмашынуларның нигезе булып хезмәт итә. Аларның үз урынында булмавы каршы якка төрле комбинацияләр үткәрү мөмкинлеген тудыра. Ә уен азагында "алтын шашкалар"ны теләсә кайсы флангны саклауга юнәлтергә яки үзәктә калдырырга мөмкин. Ләкин кайбер башлангычларда һәм уен уртасында барлыкка килә торган үзенчәлекле позицияләрдә киресенчә — нәкъ менә "алтын шашка"ның йөреше иң көчлесе дип санала.

Каралар лагерендагы «челтәр» (шашкаларның ара калдырып урнашуы) һәм иң мөһиме — d8 "алтын шашка"сының урынында булмавы акларны комбинация эзләүгә этәрә. Һәм ул табыла да: 1.ed4! cc1 2.hg5! hf4 3.ed2 ce3 4.ab4 ac3 5.bf2 X.
"Алтын шашка"ны урыныннан кузгату, каршы якка комбинация үткәрү мөмкинлеге бирү аркасында, уен башында ук һәлакәтле була ала. Бу хәл «Төс алмашынулы казык» башлангычында акларның яраксыз планны тормышка ашыруы сәбәпле барлыкка килергә мөмкин: 1.cb4 fe5 2.gh4 ef4 3. eg5 hf4 4.ba5 bc5 5.dc3? Әлбәттә, b2 шашкасын уенга кертү хәерлерәк булыр иде. 5. … gf6 6.ed2? Аклар «казык шашкасын» артка таба алмаштырып, үз позициясен ныгытырга тели. Сорау билгесе куелган соңгы ике йөреш шул максатны күздә тотып ясалган.
Әлеге позицион уен алымы “Казык”, “Төртке”, “Соков саклануы” һәм тагын берничә башлангычның кайбер вариантларында уңышлы кулланыла. Әмма бу очракта ул каршы якның сугулы һөҗүм үткәрүенә юлыга. 6. … hg7 7.cd4 gh6 8.bc3 йөрешләреннән соң, аклар киләсе йөрештә f4 “казык шашкасын юк итәргә әзер (диаграмманы кара). Ләкин каралар моңа юл куймый: 8. … fg3! 9.hf4 cd4! 10.cg7 dc5 11.bd6 ch8 X.

Позициядә булган мөмкинлекләрне тикшерү һәм тирәнтен өйрәнү, аңарга тулаем бәя бирү.

Ахыргы нәтиҗәсе аермачык булган, кире кагып булмый торган корбан.

Анык корбан үрнәге. "Иске партия"нең 1.cd4 dc5 2.bc3 ed6 3.gf4 fg5 4.fg3 gh4 5.gf2 вариантында каралар уен характерын бер шашканы вакытлыча корбан итү аша үзгәртә ала: 5. … ba5 6.db6 ac5 7.cb2 ab4! 8.ca5 fe7! (диаграмманы кара).
Һәм акларның, күктән төшкән табышны саклап калыр өчен, бер генә кулай “сабыр итү” йөреше дә юк. Иң яхшысы — корбан ителгән шашканы кичекмәстән кире кайтару: 9.fe5! df4 10.ge5 cb6 11.ac7 bf4 12.eg5 hf6. Уен тигез.

Артта калган һәм «эленеп торучы» шашкалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артта калган һәм «эленеп торучы» шашка — үз артында терәк шашкасы булмаган хәлдә, алдагы шашкаларга терәлеп торучы һәм шул сәбәпле алга йөри алмаган уен берәмлеге. 8х8 уен тактасында артта калган шашкалар дип акларның — a1 һәм h2, караларның a7 һәм h8 шашкалары санала. Акларның — b2, c3, d2, e3, f2, g3, h2 кырларында, караларның b6, c7, d6, e7, f6, g7, h8 кырларында урнашкан шашкалары «эленеп торучы» була алалар. Хәлбуки, артта калган шашкалар алга атлаган очракта да уенда катнашмыйлар һәм бары тик "эленеп торучы"га гына әвереләләр. Мондый уен берәмлекләре, беренчедән, алмашыну үткәрергә яки алдагы шашканы корбан итәргә комачаулыйлар, икенчедән, каршы як өчен һөҗүм итәргә яисә комбинация оештырырга сәбәп булып торалар — «чикләвеч шашка» яки «челтәр» буыны рәвешендә. Еш кына каршы як, андый шашканы булдыру өчен, үз шашкасын да корбан итә ала. Биредә шундый уен алымы мисаллары.
I.

Аклар, бер шашкасын корбан итеп, a7 кырындагы артта калган шашкага өстәп, d6 кырында «эленеп торучы»  шашка булдыралар һәм җиңүгә ирешәләр: 1.ed4 ef4 2.de5 fd6 3.cd4 X. Каралар зур югалтуга яки каршы як шашкасын дамга үткәрергә дучар ителде.

II.

Караларның b6 һәм c7 шашкалары «эленеп тора», ә h8 шашкасы «артта калган» һәм уенга кереп өлгерә алмый. Башта аклар дамга үтү янавы булдыралар:  1.de3. Караларның җавабы мәҗбүри — 1…cd6 (югыйсә, 2.ab4! ae5 3.fb8 X). Ниһаять, 2.dc5 bd4 3.ee7 df6 4.gh4 hg7 5.fe3 X.

III.

Караларның сул яктагы куәтле колоннасы (d6, e7, f6, f8 шашкалары) аларны җиңелүдән коткарырга тиеш шикелле. Шуңа күрә аклар, аны җимерү өчен, бер шашканы корбан итәләр һәм каршы якның сул флангын «бикләп куялар»: 1.hg7! fh6 2.ed4 hg7 3.de3 X. Ике шашка (e7 һәм g7) алдагы шашкаларга терәлеп калды.

IV.

Караларның a7 шашкасын дөнья хәлләре борчымый: ул уенда бөтенләй катнашмый. Акларның җиңүгә иң кыска юлы яңадан бер шашканы корбан итү аша үтә: 1.cd2 fe5 2.fg5! hf4 3.fe3 X.

V.

Биредә караларның «артта калган» h8 шашкасы акларга «әйләнәле сугу» комбинациясен үткәргәндә «чикләвеч» булып тора: 1.hg5!! eg3 2.cd4 ce3 3.ab4 ac3 4.cb2 ca1 5.gf6 ag7 6.hh4. Уен караларга «ыштан кидертү» белән тәмамлана: 6. … hg7 7.hg3 cb6 8.ge5 gh6 9.ed4 ba5 10.dc3 hg5 11.cd2 gh4 12. de1 X.
Әйтергә кирәк, акларның беренче йөреше — җиңү китерүче бердәнбер. Чөнки, башка мөмкинлекләр сайланса, отышлы комбинацияне каралар үткәрә. Мәсәлән: 1.cd2? eg3 2.hf2 hg7! 3.hf8 de5 4.fb4 ed4 5.ce5 ad6 X. Яисә: 1.fg5? hg7! 2.hf8 ed4 3.ce5 dh6 4.fb4 ac3 X.

Сугучы шашканың, уен тактасын дүрт диагональ буйлап әйләнеп чыгып, үзе урнашкан кырга яки янәшәдәге кырларның берсенә кайтуы. Гадәттә өчлек һәм «ишек яңагы» юллары аша үткәрелә, сугу йөрешенең азагында башка юлларга да күчәргә мөмкин. Әйләнәле сугуның төрле вариантлары очрый, шул исәптән такта уртасындагы кырлардан башлана торганнары да. Иң киң таралганнары — аклар өчен f2, h4 һәм h6, каралар өчен a3, a5 һәм c7 кырларыннан башлана.
I диаграмма: «Үзәк партия» башлангычында, 1.cd4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 hg7 4.fg3? gh4 5.ab2 hf2 6.eg3 fg5 7.gh4 gf6 8.fe5?! df4 9.gf2 bc5! 10.db6 ac5 11.cd4 йөрешләреннән соң. 11. … fg3! 12.hf4 fe5!! 13.fb4 ed6 14.hf6 dc5 15.db6 ce7 X.

II диаграмма: «Шәһәр партиясе» башлангычында, 1.cd4 dc5 2.bc3 fg5 3.cb4 gh4 4.bd6 cc3 5.db4 dc7? 6.ba5 bc5 7.ab2 gf6 8.gf4 hg7 9.cd2 fg5 10.bc3 gf6 йөрешләреннән соң. 11.ab4! ca3 12.cb4 ac5 13.fe5 fd4 14.dc3 db2 15.ef4 ge3 16.fa1 X.

III диаграмма: "Исемсез башлангыч"тан, 1.gh4 fe5 2.ef4? eg3 3.hf4 gf6 4.de3 bc5 5.ed2?? ab6! 6.cd4 йөрешләреннән соң. Биредә «гади комбинация» зур нәтиҗә бирми: 6. … de5? 7.fb4 bc5 8.db6 cg3 9.hf2 — һәм акларның позициясе очын очка ялгарлык. Җиңү китерүче сугулы һөҗүм катлаулырак, әмма аның механизмы остарак уенчыларга күптән билгеле: 6. … hg5! 7.fh6 fg7! 8.hf8 fe5 9.df6 eg5 10.hf6 de7 11.fd8 de5 12.fb4 ef4! 13.aa5 X.

IV диаграмма: "Каулен уены"ннан, 1.gf4 fe5 2.hg3 gf6 3.cb4 bc5 4.ba5 ed4? 5.dc3 fe5 6.cb4 hg7 7.cd2 gf6 8.dc3 fg7 йөрешләреннән соң. 9.gh4! eg3 10.ce5 fd4 11.hg5 hd2 12.ee5 ge1 13.bc3 df4 14.bc1 eb4 15.ac3 X.

V диаграмма: «Казык» башлангычының «Авыл казыгы» дип аталган һәм каралар өчен кимчелекле вариантыннан, 1.cd4 ba5 2.dc5 db4 3.ac5 cb6 4.ed4?! bc7? 5.gf4 cd6 6.ba3 db4 7.ac5 fg5 8.fe5 dc7? йөрешләреннән соң. 9.ef6!! gc3 10.db4 bd4 11.hg3! ac3 12.ed2! ce1 13.gh4 eg3 14.hh4 X.

VI диаграммадагы позиция «Бодянский уены», «Филиппов уены» һәм «Икеләтә Бодянский уены» башлангычларындагы симметрик уен нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, мондый йөрешләрдән соң: 1.ab4 ba5 2.ba3 hg5 3.gh4 gh6 4.ed4 de5 5.bc5 gf4 6.fg3 cb6 7.ab4 fg7 8.ab2 hg5 9.de3 fd2 10.ce3. Ике якның да позициясендә «челтәрләр» барлыкка килде. Ләкин йөреш караларныкы һәм алар комбинация үткәрү мөмкинлегеннән беренче булып файдалана: 10. … ed6! 11.ce7 ef4! 12.ge5 gh6 13.eg7 hd6 14.hf6 bc5 15.db6 ae7 X.

VII диаграмма — шашка композициясе үрнәге, аңарда дамның ахыргы сугу юлы тактаның төп диагоналенә «борылып китә»: 1.cb4! ac5 2.ed6 ce7 3.fg3! hf4 4.dc3 fb4 5.de5 fd4 6.hh8 X.
VIII диаграмма — алдагы комбинациянең «игезәге»: бу юлы сугучы шашка төп диагональнең икенче ягына «борылып китә»: 1.fg3!! hd4 2.ef3 ge3 3.bc3 db2 4.fa1 X.

I диаграмма: каралар үткәрә — 15. … c7:a5:c3:e1:h4:e7.
II диаграмма: аклар үткәрә — 16.f2:d4:b6:d8:f6:a1.
III диаграмма: каралар үткәрә — 13.a5:c3:e1:h4:d8:a5.
IV диаграмма: аклар үткәрә — 14.b4:d6:f8:h6:c1.
V диаграмма: аклар үткәрә — 14.h4:f6:d8:b6:f2:h4.
VI диаграмма: каралар үткәрә — a7:c5:a3:c1:g5:e7.
VII диаграмма: аклар үткәрә — h4:f6:d8:a5:c3:h8.
VIII диаграмма: аклар үткәрә — f2:d4:b6:d8:f6:a1.
IX диаграмма: аклар үткәрә; башта “укча сугу” — h2:f4:d6, аннары h4:f6:d8:a5:e1.
{{{67}}}


Багана — дамнарның 64 шакмаклы уен тактасы диагональләрендәге оппозициясе. Капма-каршы баскан "түрәләр"нең кайсысы башлап йөрергә тиеш булса, шунысы корбан була. Багана олы юлда да (I), икелек (II) һәм өчлек (III) юлларында да барлыкка килергә мөмкин.
I. 1.ab4! ac3 2.fh2 hf4 3.ha1 X.
II. Цирик-Седов партиясенең финалы: 1.bc7 dg1 2.fh6 db6 3,ha7 X.
III. 1.ed2! gc1 2.hg3 hg5 3.fg1 hf2 4.gh6 X.

I диаграмма. Олы юлдагы багана
II диаграмма. Икелек юлы баганасы
III диаграмма. Өчлек юлы баганасы


"Трап сугуы"н кара

"Уен башлангычлары"н кара

Каршы як шашкасын яки шашкалар төркемен гади йөреш ясау мөмкинлекләреннән мәхрүм итеп тоткарлау.

Аклар дамга да үтте, йөреш тә аларныкы. Ләкин гадәти юллар белән генә җиңүгә ирешеп булмый. Бары тик «бикләп куеп» кына: 1.gf2! eg1 2.ba7 gf2 3.ag1 X.

Югарыдагы позиция практик партияләрдә дә хасил булырга мөмкин. Шашка композиторлары да аны уен азагы комбинацияләренең финалы буларак куллана. Мисал өчен, Иван Кобцев композициясе:[1]

Композиция чишелешенең төп варианты: 1.cd6! ce5 2.hg3 fh2 3.hd6 ec5 4.bd6 fg7 5.ab4 gh6 6.ba5 hg5 7.dc7 db6 8.ac7 gf4 9.cb8 fe3. Дәвамы — алдагы миниатюрадагы кебек.

Кайбер позицияләрдә, каршы якны дамга үткәреп, соңгысын бикләп кую алымы да җиңү китерә. Мәсәлән: 1.dc5! b:d4 2.ba3 d:b2 3.a:e3 ba1 4.ed4 e:c3 5.d:b4 a:c3 6.cb2! cd2 7.e:c3 X












Уң (кыска) флангта, такта кырыенда урнашкан шашканы дамга үткәрү өчен кулланыла һәм шашка уеннарының барлык төрләрендә дә очрый. Аның асылы — башта каршы як шашкаларын дамга үткәреп, аннары аларны берәм-берәм тота-тота, дамга үтәргә тиешле борт шашкасы алдына бер «сугым сыерын» китертү. Бу алым каршы якның «алтын шашкасы» (халыкара шашка уенында шулай ук янәшәдәге, «2» яки «49» кырларындагылар да) үз урынында булмаганда, аеруча үтемле була. Урыс шашкасында «баскыч» ярдәмендә h4 шашкасы дамга үтә, 100 шакмаклы тактадагы уенда — «25» яки «35» кырларындагылар.

Каралар акларның d4 шашкасына һөҗүм иткән, димәк, аларның киләсе йөреше e5:c3 сугуы булачак. Караларның позициясендә, «алтын шашка» булмау сәбәпле, e7-c7 "рәшәткә"се барлыкка килгән. Аклар бу ирекле йөрештән, стандарт калыптагы h4:f6:d8:b6:e3 «баскычлы» сугуны үткәрү өчен файдалана алалар: 1.ef4! ec3 2.ed2 ce1 3.fe5! fd4 4.cb2 ac1 5.gh4 eg3 6.hf4 cg5 7.he3 X.

Башлангыч ялгышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен башында ук, позиция аныкланып беткәнче ясалган хаталы һәм партияне оттыра торган йөреш.

"Үзәк партия"нең 1.cd4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 hg7 4.cb2 ba5 вариантында 5.de5? fd4 6.ce5 алмашынуы — шундый ялгышларның берсе.
Каралар үткәрә торган комбинация: 6. ... gf6! 7.eg7 ef6 8.ge5 ab4 9.ae7 dd4 10.ec5 ge7 X

Ихтимал булган бөтен мөмкинлекләр арасында партиядә җиңү яулау яки аны оттырмау өчен кулай булган ялгызак, соңгы һәм «тиңдәшсез» йөреш. Кайвакыт аны эзләп табуы бик читен була.

Түбәндәге диаграммада — «Казык» башлангычының гади һәвәскәрләр еш уйный торган популяр варианты: 1.cd4 ba5 2.dc5 db4 3.ac5 fg5 4.bc3 cd6 5.cd4 ac3 6.db4 de5. Караларның дүртенче һәм алтынчы йөрешләрен иң көчлеләрдән дип атап булмый. Тәҗрибәле шашкачылар аларны хәтта «авантюра» дип тә бәяләр иде. Караларның гармония кануннарыннан читләшүенә бер генә сәбәп бар: уен тактасында аклар өчен бердәнбер йөреш калган позиция булдыру. Ул да булса 7.gf4! eg3 8.hf4! Башка йөрешләр c5 шашкасын югалтуга яисә аклар позициясен төзәтеп булмаслык итеп җимерүгә китерә. Ләкин акларның әлеге бердәнбер һәм көчле йөрешләреннән соң, караларның үзләренә, бу партияне оттырмас өчен, маңгай тирен түгәргә туры киләчәк.

Бикләп кую проблемнары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шашка композициясенең аерым бер тармагы, аның уен материалын билгеле бер күләмдә «бикләп кую» темасына багышланган мәсьәләләре.
Партия барышында зур позицион һәм матди өстенлеккә ирешкәч, уенчылар гадәттә көндәшнең берәр гади шашкасын йә дамын бикләп куярга тырыша, һәм бу инде үзенә күрә традиция булып киткән. Ләкин бикләп кую проблемнарында бу алымга катгый таләпләр куела: йөрешләр һәм аларның бер-бер артлы килүе бердәнбер булырга тиеш, уен азагында, шашкалар бикләнеп беткәч, «артып калган материал» булмасын. Икенче чишелешләр әсәрне юкка чыгара, «адаштыру сукмаклары» киресенчә — проблемның өстенлеге дип бәяләнә.
Биредәге диаграммаларда — шашка композиторы Александр Куличихинның (1897—1985) 1926 елда иҗат иткән проблемы чишелешләре. Бу әсәр Русиянең шашка композициясе тарихында иң беренче дүрт мөстәкыйль финаллы мәсьәлә буларак теркәлгән.[2]
I. Әлбәттә, b8 кырындагы шашканы a5 шакмагына кертеп тоткарлау ихтималы беренче карашта ук күзгә ташлана. Ә менә шул ук шашканы h6, h4 һәм h2 кырларына кадәр озату һәм бикләп кую өчен, башта берничә төгәл йөреш ясарга кирәк. Проблемның беренче йөреше — 1.ge1.
II. Төп вариантта каралар ихтимал булган әсирлектән беренче йөрештә үк, үзен-үзе корбан итү хисабына котылырга тырыша: 1. … bc7 (III) 2.ec3 ca5 3.cb2 ab4 4.ba3 bc3 5.ab4 ca5 6.af2 ab4 7.ed8 bc3 (IV) 8.fb4 ca5 9.ef6 ab4 10.fc5 bd6 11.fe7dh6 12.dg5 X.
III. Икенче вариантта каралар киресенчә — «соңгы сулышка кадәр» көрәшә: 1. … dc1 2.gh8 ca5 3.eb4 ag7 4.hc3 bc7 5.ab6 ca5 6.fb4 X.
IV. Иң ерактагы "сөрген"гә юл: 7. … ba3 8.da5 ab2 9.ac3 bh8 10.fe7 hg7 11.fg5 gh6 (V) 12.ec5 hf4 13.fg3 fh2 14.cg1 X.
V. Каралар башка сукмактан китеп котылырга омтыла: 11. … gf6 12.ed6 fh4 13.fh4 dg3 X.

I. Башлангыч позиция
II. Беренче (төп) вариант
III. Икенче мөстәкыйль вариант
IV. Төп вариант тармагы 7. … ba3
V. Тармактагы мөмкинлек 11. … gf6
VI. Дүрт финал — бер диаграммада


Халыкара шашкада — практик уенда еш очрый торган типик комбинацияләрнең берсе. «Бомба» һөҗүме халыкара шашка уенының күпчелекне сугу кагыйдәсенә корылган, ул «шартлаганнан» соң, уен тактасының уртасы бушап кала һәм гадәттә зур матди өстенлеккә ирешелә.

"Цейтнот"ны кара.

Бер-берсе белән бәйләнештә торган йөрешләр сериясе. Уен башлангычларында вариант тулаем уен схемасын һәм каршы якларның стратегиясен билгели. Партияләрдә дә, этюдларда һәм башка композицияләрдә дә үз эченә төрле дәвамнарны һәм тармаклануларны алган төп вариантны аералар. Композицияләрнең идеяле вариантлары да була, алар шашка сәнгате әсәрләренең эчтәлеген ачыклый.

Вигманча шашка уены

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Владимир Вигман (2009 елда) — өч тапкыр ССРБ чемпионы (1976—1978 елларда) һәм гроссмейстеры, шашка уенының урыс, бразил һәм халыкара төрләре буенча халыкара гроссмейстер. 1952 елда туган, Латвия башкаласы Рига шәһәрендә яши. Искиткеч сәләтле журналист һәм язучы. Аның «Иҗат итү шатлыгы» («Радость творчества») исемле китабы 1986 елда 100 меңлек тираж белән басылып чыкты һәм озак та үтми сатылып бетте.[3] Ә 1991 елда инглиз телендә чыккан «Grand Master, Surrender!» («Бирелегез, гроссмейстер!») китабы аңа шашка әдибе буларак халыкара танылу китерде.
Вигманча шашка уенының башлангыч позициясе

Латвиянең халыкара гроссмейстеры, ике тапкыр СССР чемпионы Владимир Вигман уйлап чыгарган уен — гадәти урыс шашкасының катлауландырылган модификациясе.
Көндәшләр гадәти 8х8 үлчәмле тактада берьюлы ике партия уйный: берсенең шашкалары ак шакмакларда урнаштырыла, икенчесенең — кара шакмакларда.
Уенчылар, үз чираты җиткәч, шулай ук берьюлы ике йөреш ясый. Йөрешләр төрлечә ясалырга мөмкин:

  • ак яки кара кырдагы шашканың бер-бер артлы ике гади яки сугулы йөреше;
  • бер үк төстәге кырларда урнашкан төрле шашкаларның йөрешләре;
  • төрле төстәге кырларда урнашкан шашкаларның берәр йөреше.

Әйтергә кирәк, икеләтә йөреш ясау мәҗбүри сугу кагыйдәсеннән өстенрәк тора; мәҗбүри сугу кагыйдәсе алдагы йөрештә каршы якның берәр шашкасына һөҗүм ясалган булса гына кулланыла. Бер партиядә өстенлеккә ирешү максаты белән икенчесендә үзеңне вакыты җитмичә җиңелгән дип тану рөхсәт ителми.

Гадәти уен азаклары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шашка әдәбиятында уен азакларының «гадәти» төркеменә ике якның да уен материалы дүртәр берәмлеккә кадәр булган очракларны кертәләр. Әлбәттә, уен тактасында дамнар пәйда булгач, өстенлекле як "олы юл"ны үз кулына төшерергә тиеш. Югыйсә, аның позициясе отышлы булмаска да мөмкин.
Биредәге диаграммаларда шул эндшпильләрнең бер өлеше — акларның өч дам белән караларның ялгызак дамына яки бердәнбер дам һәм такта кырыенда урнашкан гади шашкасына каршы уен үрнәкләре генә күрсәтелгән. Алар практик уенда аеруча еш барлыкка килә. Көчлерәк як (биредә — аклар) төзергә тиешле финал позицияләренең берсе тәкъдим ителә. Караларның дамы кайсы гына кырда урнашмасын (диаграммаларда ул шартлы рәвештә c1, f8 яисә h6 кырларының берсенә куела) һәм нинди генә йөреш ясамасын, берничә йөрештән соң барыбер капкынга эләгә. Моңардан бары тик гади шашканы корбан итеп кенә котылып була. Бу очракта уен өч дамның ялгызак дамга каршы көрәшенә кайтып кала (кара — «Петров өчпочмагы» һәм «Гоняев штыгы»).
Диаграммалардан күренгәнчә, күпчелек очракларда «җиңү технологиясе» бер үк: башта ялгыз дам икелек юлларыннан кысрыклап чыгарыла, аннары шул ук төстәге гади шашка белән бер үк ятма яки асма рәттәге буш кырларга ике дам куела. Димәк, ялгыз дам өчен «берне биреп икене алам» шәкелендәге «элмәк» әзер була. Олы юлдагы дам, бу маневр тәмамланганчы, берьюлы икелек юлларының берсен каравыллап тора. Ялгыз дам такта уртасындагы шакмакларга баса алмый, такта кырыена сыенырга мәҗбүр була. Ниһаять, аңлатмаларда тәкъдим ителгән «сабыр итү» йөрешләре ялгыз дамга анда да тозак әзерли.
Гади шашка d8 һәм h8 кырларында торса, «элмәк» башкача, ике яклы итеп корыла. Моның өчен кара дамны башта өчлек юлларыннан да куып чыгарырга кирәк. Шуның белән аңа уен тактасында йөрер урын да калмый.
X—XIII диаграммаларда шулай ук караларның бер флангта урнашкан ике гади шашкасы булган очраклар да карала. X диаграммадагы кара дамны b4 кырындагы "оя"га кертмәс өчен, 1.ah8 hf8 (1. … hc1 2.hd4 X) 2.hd4 fb4 3.bf4 йөрешләре ясалырга тиеш. Моннан соң 3. … be1, 3. … be7, 3. … bf8 йөрешләренең караларны ахыр чиктә уңышсызлыкка илтүе исбат ителгән. Әмма күзгә ташланмый торган маневр караларның партиясен коткара (XI диаграмманы кара).[4].
XIV диаграммада — өч уен берәмлегенең икегә каршы көрәшендә иң катлаулы позицияләрнең берсе: c1 шашкасы, үзенең a3 кырындагы тиңдәшен әйләнеп үтеп, дамга юл алырга тиеш. Аның һәр адымын алдан әзерләргә кирәк. Илаһи уптым эшләнә торган эш түгел бу.
Аңлашыла ки, аклар иң элек a5-e1 диагонален кулга төшерәләр: 1.da5 eh4. Һәм бу эндшпильнең какшамас кагыйдәсе: «куып чыгаручы» дам гади шашканы һәрвакыт — биредә һәм алга таба — өске яктан озата бара, астан түгел!
Шуннан соңгы 2.ag7! йөрешенең мәгънәсе: c1 шашкасы урыныннан кузгалып киткәч, аңа һөҗүм итү мөмкин булмасын өчен, бер дам h6 кырына басарга әзер булырга тиеш. Соңрак бу кырга әле тагын бер кат кайтырга туры киләчәк. 2. … hg5. Югыйсә, аклар 3. cd2 йөрешен кичекмәстән ясыйлар, һәм d2 шашкасы кагылгысыз: 3. …~g5 4.gh6 gc1 5.аd2 hc1 X.
Аклар «сабыр итү» алымын куллана: 3.аb6 gd8. Әйтергә кирәк, 4.bеЗ янавы караларны c1-h6 диагоналеннән китәргә мәҗбүр итә, чөнки 3. … gh6 һөҗүменнән соң 4.gf8 hg5 5.bеЗ gd2 6.ce3 аb2 7.fg7 X килә. Ә инде 3. … gе7 йөреше булса, c1 шашкасы кичекмәстән юлга чыга — 4.cd2, һәм өстәвенә кара дам да тотыла: 4. … еf8 5.gсЗ fh6 6.bеЗ hf8 7.ес5 fb4 8.са5 аb2 9.dсЗ bd4 10.ac3 X.
4. bd4 da5! Каралар яңадан a5-e1 диагоналенә басты. Акларның тырышлыгы юкка чыктымы? Юк, алар үз позициясен тиешенчә үзгәртеп корды инде, һәм алдагы йөрешләр шуның өчен кирәк булды. Хәзер кара дамны бу юлдан кабат кысрыклап чыгарырга кирәк: 5.df2 ae1 6.fb6! ea5 7.bd8 аb4 (7. … ae1 8. da5 eh4 9. cd2 hf2 10. ac7) 8.da5 bе7 (8… bf8 9.gd4 булса, кара дам капкынга эләгә!). 9.cd2 ef8 10.gc3! fc5 (10. … fh6? 11.dеЗ X). Хәзер d2 шашкасының тагын бер адымын әзерләргә кирәк: 11.ac7 cf2 12. cb8 fb6 13.cg7! Яңадан үз урынына, гади ак шашкага һөҗүм булмасын өчен! 13. … bс5 14.bа7 се7 15. de3 ef8 16. ga1 fh6 17.ed4. Ак шашка дамга үтә. Шуннан соң югарыдагы позицияләрнең берсе барлыкка килә.
Бу йөрешләрне кат-кат кабатлап, күрсәтелмәгән җиңел вариантларны үзлегеңнән анализларга кирәк. Хәзерге заманда әлеге эндшпильне белмәгән кеше югарыга үрмәли алмый инде.

I. Караларның гади шашкасы a3 кырында. Каралар йөри. Аклар йөрсә, җиңүгә иң кыска юл 1.eg7.
II. Караларның гади шашкасы a5 кырында. Каралар йөри. Аклар йөрсә, җиңүгә иң кыска юл 1.ea1.
III. Караларның гади шашкасы h4 кырында. Каралар йөри. Аклар йөрсә, җиңүгә иң кыска юл 1.dh8.
IV. Караларның гади шашкасы h6 кырында. Каралар йөри. Аклар йөрсә, җиңүгә иң кыска юл 1.db2.
V. Караларның гади шашкасы a7 кырында. Каралар йөри. Аклар йөрсә, җиңүгә иң кыска юл 1.eg7.
VI. Караларның гади шашкасы b8 кырында. Каралар йөри. Аклар йөрсә, җиңүгә иң кыска юл 1.db2.
VII. Гади шашка d8 кырында. Аклар маневры: 1. …ea5 (eh4) 2.ea7 ae1 (he1) 3.db8 eh4 4.hf6 he7 5.bc7 X.
VIII. Караларның гади шашкасы f8 кырында. Каралар йөри. Аклар йөрсә, җиңүгә иң кыска юл 1.db2.
IX. Караларның гади шашкасы h8 кырында. Диаграммадагы позиция өстенлекле якка җиңү китерә.
X. Ике гади кара шашка a3 һәм a5 кырларында. Аклар берничек тә җиңүгә ирешә алмый.
XI. 3. … bc5!! 4.db6 ac7 5.fb8 fb2. Исән калган бердәнбер кара шашка дамга үтә — ничья!
XII. Ике гади кара шашка h4 һәм h6 кырларында. Кайсы як башлап йөрсә дә, аклар җиңә.
XIII. G5 кыры — ышанычсыз “оя”: I. 1.bc3! gd8 2.ce1 X. II. 1. … gc1 2.ce5 cg5 3.eg7 hf8 4.hg3 hf2 5.gh6 X.
XIV. Өч уен берәмлегенең икегә каршы көрәшендә иң катлаулы позицияләрнең берсе.


Бер шашканы корбан итүгә корылган уен башлангычы.
Корбанлы дебютларның аеруча популяр булганнары һәм тулы канлы уен бирә торганнары узган гасырның Кукуев, Мазурок, Шошин, Харьянов кебек шашка осталары исемнәрен йөртә[5].

Узган гасырларда сирәк булса да кулланылган гамбитларның беришесе, «санаклар чоры» килеп җиткәч, «бракка чыгарылды». Акыллы машиналар алардагы интуитив корбаннарның партияне оттыруга юлыктыруын ачыкладылар. Түбәндәге диаграммада — санаклар тарафыннан «корбан ителгән» бер гамбитның табиясе. Ул "Төс алмашынулы Бодянский уены"нда 1.cd4 hg5 2.gh4 dc5 3.fg3 (теория, караларның алдагы dc5 йөрешеннән соң, 3.hg3 җавабы көчлерәк дип саный) 3. … gf4?! 4.eg5 ce3 5.df4 gh6.
Моннан соң гадәттә 6.bc3 hg7 йөреше дә ясала һәм уен тигез дип санала иде. Ләкин санак програмнары 7.cd2! йөреше белән башланган планның караларны бик авыр хәлгә юлыктырасын исбат итте. Һәм гамбит кулланылыштан төшеп калды.

Өч дам белән ялгызак дамны җиңү алымы.

Өстенлектәге як уен тактасында “нигезе” e1, d8, a5, яисә h4 кырларында булган ятма яки асма юнәлештәге “баганалар”ның берсен төзи. Шуннан соң, ялгызак дамның нинди кырга басуына карап, тиешле “сабыр итү йөрешләре” ясала һәм соңыннан, ике дамны корбан итеп, ялгызак дам тотыла. Диаграммада — ихтимал булган дүрт “Гоняев штыгы”ның берсе, “нигезе“ e1 кырында. Кара дам теләсә кайсы кырда урнаша ала, бу аны тоту өчен мөһим түгел. Мәсәлән, диаграммадагы позициядә акларга мондый йөрешләр ясарга кирәк: 1.e1-c3 fa3 2.ca5 ae7 3.ad2 ed8 4.de1 da5 5.eg3 ad8 6.eg5 df2 7.eg3 X. Артык катлаулы булу сәбәпле, уенчылар гадәттә “Петров өчпочмагын” кулланалар.

Уен тактасы аша үтеп, каршы якның соңгы кырларына барып җиткән шашка. Бу казаныш сугу йөреше аша ирешелгән булса, урыс шашкасында мондый шашка шунда ук дамга әверелә һәм каршы як шашкаларын сугуны дәвам итә. Халыкара шашкада — «тукталыш ясый» һәм "дам хокуклары"на киләсе йөрештә генә ия була, ләкин дам кыры белән янәшәдә каршы як шашкалары булса, ул аларны гади шашка буларак сугуны дәвам итә. Дам үзе урнашкан диагональләр буенча алга таба да, артка да йөри һәм суга ала.

Уен тактасының соңгы ятма (беренче һәм сигезенче) рәтләрендәге шакмаклар.

«Уен бвшлангычларын» кара

Дамнар һәм гади шашкалар көрәше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Практик уенның һәм шашка композициясенең аерым темасы. Бу көрәш, гади шашкалар алдагы кырларга барып җиткән очракта, аеруча киеренке була һәм кайвакыт этюд характерында да бара.

Диаграммадагы позициядә — шундый көрәшнең бер үрнәге. Аклар зур позицион өстенлеккә ирешкән, әмма бу казанышны җиңүгә әверелдерү өчен күп көч куярга кирәк әле.
Уен болай дәвам итәргә мөмкин: 1.hg7 dc5 2.de5 cb4 3.gh8 bc3 4.ed6 cd2 5.fe3 df4 6.hd4 ba5 7.de7 ab4 8.ef8 ba3 9.fh6 fg3 10.he3 gh2 11.eg1 hg3 12.df6 gf2 13.ga7 hg1 14.fd4 gc5 15.ad4 X.

Җавап комбинациясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Җавап һөҗүмен» кара.

Каршы як җиңү китерүчән дип санап үткәргән комбинациягә җавап рәвешендә башкарылган һәм шул комбинация нәтиҗәләрен юкка чыгара торган сугулы һөҗүм яки маневр. Бу алым «контрһөҗүм» яисә «җавап комбинациясе» дип тә атала.
Диаграммаларда — шундый җавап һөҗүмнәренең үрнәкләре.
I диаграмма. Акларның a1 кырына дам кую мөмкинлеге күзгә ташланып тора: 1. … bc3? 2.db2 fg7 3.hf8 bc5 4.fb4 aa1. Әмма бу мөмкинлекне эшкә җигү каралар өчен адәм күтәрә алмаслык фаҗигагә әверелер иде: 5.fe3! hd4 6.dc3! db2 7. ef2 X, һәм хәрәкәт итү сәләтен югалтмаган ике шашканың «бергә-бер» оппозициясе аклар файдасына. Караларның дамы һәм ике шашкасы "бәдрәф"тә кала.
II диаграмма. Әлбәттә, d8 һәм f8 дам кырларының буш булуы акларны ахыргы сугуы f2:d4:f6:d8 булган комбинация үткәрергә өндәп тора. Һәм сугулы һөҗүм механизмы да адәм башы җитмәслек түгел: 1.ed4? ge3 2.cb6 ce5 3.fd8! Каралар башкача суга калса, акларның комбинациясе дөрескә чыгар иде, ләкин соңгы мөмкинлек бу ашык-пошык үткәрелгән һөҗүм нәтиҗәсен юкка чыгара: 3. … hg7! 4.da5 bc7 5. ad8 gf6 6.dg5 hf6! Бу уен азагы караларның позицион өстенлеге белән уза, аклар котылу юлын эзләргә тиеш була. Әлеге ялгыш комбинация урынына гади генә 1.ba5 йөрешен ясарга кирәк иде.
Әйтергә кирәк, аклар тарафыннан мондый комбинация үткәрү мөмкинлеге булган позицияләр практик уенда һәм төрле башлангычларда барлыкка килә ала. «Казык» дебютында, мәсәлән, мондый йөрешләр ясалырга мөмкин: 1. cd4 ba5 2.dc5 db4 3.ac5 fg5 4.bc3 gh4 5.ab2 gf6 6.ba3 fg5 7.cb4 ac3 8.db4 cd6 9.gf4 dc7? Бу очракта акларның комбинациясе бөтен сугу очракларында да уңышлы булып чыга, чөнки 10.ed4 ge3 11.cb6 ce5 12.fd8 hg7 вариантында аларның дамы исән кала: 13.hg3! hf2 14.ge3.
III диаграмма. Сул флангы богауланган позицияләрне аклар тарафыннан cd4, каралар ягыннан fe5 йөрешләре аша чишү алымы гадәти дип санала. Ләкин аны үткәрүчегә бик игътибарлы булырга кирәк: кайчак бу алмашыну көтелмәгән нәтиҗә бирергә мөмкин. 1… fe5? 2.df6! dc7 3. fd8 bc5 4. dd4 fg7 5. hf6 gh4. Караларның дамы озын гомерле түгел: 6.gf2! he1 7.bc3 eb4 8. ae7 X.
IV диаграмма. Акларның e1 кырында «алтын шашкасы» урыныннан кузгалган һәм, a5 кырындагы көндәшен дамга үтәргә кызыктырып тора: 1. … gf6? 2. eg7 hf8 3. fh6 fg7 4. hf8 dc5 5. fb4 ae1. Ләкин стандарт калыптагы комбинациядән килеп туган торышта хәзерге d6 шашкасының e5 кырына күчәчәген һәм e5-c7 «челтәрен» барлыкка китерәчәген исәпкә алмасаң, бу сугулы һөҗүмнең ахыргы нәтиҗәсе аянычлы булачак: 6.gf4! eg3 7. ef4! ge5 8. gh2 eg3 9. hb8 X. Практик уенда еш очрый торган күренеш бу.
V диаграмма. Тактадагы торышның һәм үткәреләчәк комбинациядән соң барлыкка килә торган позициянең катлаулы булуы еш кына ялгышуларга китерә.
Ике якның да позициясе кимчелекләрдән азат түгел һәм «тишек-тошыклы». Комбинация буласын көт тә тор инде. Кем беренче булып ялгышыр? Аклар, алмашыну маневры үткәреп, хәлне бераз җиңеләйтергә кирәк, дигән карарга килә: 1.bc5? db4 2. ac5 cd6! Караларның җавабы: «Әйдә, сынап кара!». 3.gh4 db4 4.de5 fb2 5. hh8. Аклар фикеренчә, караларның a1 кырына дам куюы файдасыз булачак: 5. … ba1 6.dc3, һәм аклар хәтта җиңәргә дә тиеш сыман. Әмма каралар барысын да, аклар бар дип тә белмәгәнне дә исәпкә алган икән: 5. … ba1! 6.dc3 bd2! 5. ec3 ag7! 8. hd8 bc7 9. db6 ac7 X. «Бергә-бер» оппозициясе караларга җиңү китерә!
VI диаграмма. Позиция катлаулы, әмма караларга зур перспективалар вәгъдә итми. Үзәк Африкада да үзәк инде ул: аны контрольдә тота яки урап ала алмасаң, исән калу турында гына кайгырта аласың. Шундый нәтиҗәгә килеп, каралар, көндәш позициясендәге тишек-тошыклапрдан файдалануның берар җае юкмы икән, дип уйлана башладылар. Һәм ниһаять, сигез йөрешле (!) һәм дамга үтү мөмкинлеге бирә торган катлаулы комбинацияне эзләп табалар: 1. … gf4? 2.eg3 ed6 3.cg5 hd2 4.fe3! df4 5.ge5 bc5 6.bd6! ab4 7.ca5 gf6 8.eg7 ca1. Йә Ходай, котылдым бугай… Әмма — 9.hg8!! ab6 10.ac7 bd6 11.ed2! Менә кайда, комбинация башыннан ундүртенче йөрештә көтеп торган икән бәла караларны! Хәзер: 11. … de5 йөреше җиңелүгә генә китерә: 12.hb2! ae1 13.gf2 eg3 14.hf4 X.

I диаграмма
II диаграмма
III диаграмма
IV диаграмма
V диаграмма
VI диаграмма


Җавап һөҗүме каршы як өстенлеккә ирешү яисә уенны тигезләү максаты белән ясаган теләсә нинди актив йөрештән соң да башланырга мөмкин. Бу очракта җавап һөҗүмен ясаучы уенчы, каршы якның янауларына игътибар итмичә,үз планнарын тормышка ашыра.
Диаграммада — шундый алымның бер үрнәге. Акларның уң флангтагы "тышаулау"ны бетерүгә юнәлтелгән 1.fe5 йөрешенә җавап итеп, каралар 1. … bc5! һөҗүмен ясыйлар. Аңлашыла ки, биредә 1. … gf4? йөреше бернинди уңай нәтиҗә бирми. Ә башкача җавап һөҗүме караларны хәлиткеч өстенлеккә ирештерә: 2.eg7 cb4! 3.ac5 ef6! 4.ge5 gf4 5.eg5 hd2 X.

I диаграмма.

II диаграммада аклар ясаган җавап һөҗүменнән соң, караларның өч сугу мөмкинлеге бар, ләкин аларның берсе дә партияне оттырудан коткара алмый: 1.ab6!! ac5 2.cb4 df4 3.bb8 X.

II диаграмма.

Җирәбәле башлангыч

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен башлангычын җирәбә кулланып билгеләү. Халыкара шашка федерациясе раслаган система буенча ике төр җирәбә үткәрелергә мөмкин: берсе «очучы шашкалар» дип атала, икенчесе — «мәҗбүри йөрешләр җирәбәсе». Ике очракта да уен яңа позициядән башлана.

Запастагы йөрешләр саны күбрәк булсын өчен, тактаның үз яртысында яки уртасында артка таба алмашыну. Әйтик, 1.cd4 fg5 2.bc3 gh4 3.cb4 hg5 4.ba5 gf4 5.eg5 hf6 алмашынуы (артка таба) караларның темплар санын дүрткә киметә. Уенчылар гадәттә мондый алмашынуны булдырмаска тырыша, чөнки ул, кагыйдә буларак, каршы якның позициясен шактый ныгыта. Якларның үзәкне яки такта киңлеген яулау максатыннан алга таба файдалы алмашынулар үткәрү мөмкинлеге булмаган очракта, «тышауланган», тулысынча йомык һәм кайбер симметрик позицияләрдә запастагы йөрешләрнең күбрәк булуы мөһим.

Ике параллель диагональ: 64 шакмаклы тактада — a7-g1 һәм b8-h2 (астарак "Ишек яңагы юллары"ндагы диаграмманы кара), 100 шакмаклы тактада — 1-45 һәм 6-50. Уен тактасының «олы юл» белән бертигез дәрәҗәдәге өлеше. Әйтик, 64 шакмаклы уеннарда "икелек юллары"на ия булган ике дам каршы якның дүрт дамына да оттырмый. Ә халыкара шашкада «икелек юллары» хуҗаларын хәтта биш дам да авызлыклый алмый. Азчылыкның "олы юл"га хуҗа булуы да шул ук нәтиҗә китерә. Һәм киресенчә: өстенлекле якның бу "магистральләр"не үз кулында тотуы партиядә җиңүгә ирешүнең төп шарты булып тора. Каршы якның өч гади шашкасын икелек юлларының шул шашкаларга якынрак булганы буйлап тоткарлап торучы ялгызак дам җиңүгә ирешә.

Имгеч кую — каршы як уен тактасындагы берәр шашкага һөҗүм иткәндә икенче шашканы корбан итү. Имгеч кую — шашка уенындагы алымнарның иң кызыклысы һәм һич көтелмәгәндә кулланыла торганы. Көндәш, кайсы гына корбанны кабул итсә дә, уенның фараз кылынган нәтиҗәсенә ирешә алмый.

Бу позициядә “имгеч” ролен акларның дам шашкасы үти: 1. ae1 gh4 2. bc3 ed2 3. eg3!!!. Караларның 3. ... d:b4 сугуыннан соң, эшне "исән калган" дам бетерә: 4. g:a3 X. Дамның үзен суксаң (3. ... h:f2), уенны акларның "эеленеп калган" c3 шашкасы төгәлли: 4.c:e5 X.

Ахыргы нәтиҗәсен исәпләп чыгару мөмкин булмаган корбан.

Интуитив корбан кайчак уенчы өмет иткәннең нәкъ киресенә дә китерергә мөмкин. Диаграммадагы позиция — 1949 елда уйналган Рамм-Коган партиясеннән (СССРның XI беренчелеге[6]). Моңа кадәр "Кире кагылган төс алмашынулы «Шәһәр партиясе» башлангычында 1.cb4 fe5 2.ef4 ba5 3.de3 ac3 4.bf6 ge5 5.ab2 ab6 6.bc3 ba5 7.ab4 cb6 8.cd4 ec3 9.bd2 dc5 10.gh4 ab4 11.fe5 ba5 12.fg3 ba3 13.gf4 cb4 14.dc3 bd2 15.ec3 fg7 16.hg3 ef6 17.ed4 dc7 18.gf2 cb6 йөрешләре ясалган.
Аклар, күптән корылган интуитив план буенча, f6 кырына “хәнҗәр” урнаштырыр өчен, бер шашканы корбан итәләр: 19.hg5 fh4 20.ef6 ge5 21. df6. Исәпләүләр буенча, “хәнҗәр” озакламый, d8 яки f8 кырларының берсенә барып җитеп, дамга әверелергә тиеш. Ләкин алай ук түгел икән шул: 21. … bc5! — һәм 22.fe7 ыргылышын ясауның бөтенләй мөмкин булмавы ачыклана. Чөнки 22. … hg7! йөреше белән “булачак дам”га ике якта да “тозак” әзерләп куела. Партия каралар файдасына болай тәмамланган: 22.cd2 bc7 23.fe5 cd4 24.gf4 db2 25.dc3 bd4 26.ec3 cd6 27.fe3 dc5 X.

Шашка проблемнарын чишүнең, төп идеяле вариантыннан кала, икенче, еш кына гадирәк ысулы. Икенче чишелеш шашка проблемын сәнгати әсәр буларак юкка чыгара.

Шулай ук «Челтәр» аңлатмасын да кара.

I позиция.

Каралар позициясендәге шашкаларның бер-берсенә карата берәр шакмак ара калдырып урнашуы «Иләк» яки «Челтәр» дип атала. Мондый халәт еш кына каршы якка комбинация үткәрү мөмкинлеген эзләргә этәргеч булып тора. Әлеге позициядә, c1, e1 һәм f2 шашкаларын корбан итеп, h2 кырыннан әйләнмәле h2:f4:h6:f8:c5 сугуын үткәрү өчен акларга үзләренең g3 шашкасы комачаулый. Шуңа күрә катлаулырак ике вариантлы комбинациянең бер вариантында башта шул шашкадан «котылырга» кирәк була.
1. bc7!! Берьюлы d8 һәм f6 кырларын “шартлатып”, h4 кырыннан сугу мөмкинлеген дә онытмаска кирәк. Әлеге мотив түбәндәге вариантта гәүдәләнеш таба:

I. 1. … db6 2. cb2! ac1 3. fe3 cf4 4. cd4 ec3 5. ge5 fd4 6.hd2 X.
II. 1. … bd6. Бу очракта “Баскыч” комбинациясе котылгысыз: 2. cd4! ec3 3. ed2! ce1 4. cb2 ac3 5. fe3 cf4 6. gc7 db6 7. gf2 eg3 8.ha7 X.

II позиция.

Каралар позициясендә “иләк-челтәр” аермачык күренеп тора: e5, e7, g5, g7 шашкалары. Акларның бу таркау шашкаларны җыеп алырга тиешле колоннасы да күренеп тора: c1-d2-e3. Ләкин моңа комачау итүче f2 шашкасыннан ничек “котылырга” соң? Шул ук вакытта, a3 кырына ак шашка китереп булса, бу төркемне икенче яктан да “чистартып ташларга” мөмкин булыр иде. Димәк, 1. fg3 йөрешен тикшереп-сынап карарга кирәк, дигән идея үзеннән-үзе килеп чыга. Чөнки каралар җавабы белән өч шашканы суга алмый: 1. ... h:b2 2. c:a3 a:c5 3. b:d6:f8:h6:f4:d6 X
1. fg3!! Һәм 1. ... a:a3 сугуыннан соң аклар икенче максатка — теге “артык шашка”ны файдалы рәвештә корбан итүгә ирешәләр: 2. gf4 e:g3 3. cb4 a:c5 4. ed4 c:e3 5. d:f4:h6:f8:d6:h2 X.

Каршы якның алдагы йөреше билгеле булган очракта (мәсәлән, берәр шашкага һөҗүм итеп, аны мәҗбүри рәвештә сугарга тиеш булса), комбинацияләрне, башка отышлы яки алмашынулы маневрларны әзерләү өчен кирәк булган йөрешләр ясау мөмкинлеге. Бу атаманың урысчасы — «роздых», гади сөйләм телендә «ял итеп алу» дигән сүз.

Ирекле йөреш халәтеннән файдаланып, аклар, сугышчылары бер берәмлеккә кимрәк булуга карамастан, караларның дыңгычлап тутырып ныгытылган позициясен тар-мар итәләр.
1.ef2! db4 2.hg5 fh4 3.cb2 ae3 4.fd8 bd2 5.de7! hd6 6.he1 fe3 7. ef2! ed2 8.fg3! hf2 9.gc1 ab4 10.cb2 X. Караларны 6. … hg3 корбаны да коткара алмый: 7.eh4 ab4 8.hf6 ba3 9.fg7! fe3 10.gh6! ef2 11.ge3 ab2 12.hg7 X.

«Ишек яңагы» юллары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урыс шашкасы тактасында a5-d8, d8-h4, h4-e1 һәм e1-a5 диагональләреннән торган дүртпочмаклык. Борынгылар аны ишек яки тәрәзә яңагына охшатканнар.

Ак шашкалар — "икелек юллары"нда, кара шашкалар — «ишек яңагы» юлларында, юллар кисешкән уртак кырларда — ак төстәге атлар.

Йөреш мәҗбүрилеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Цугцванг"ны кара

Бер үк диагональдә урнашкан шашкалар, башка төстәге шашка яки дам, аларның уртасына кереп, киләсе йөрештә икесенең берсен «ашый» ала. Шашка уены капкаларының, ике шашка арасындагы кырларның санына карап, «тар» һәм «киң» дип аталганнары була. Диаграммада — тар капка үрнәге. Киң капка мисаллары «Капкага керү» һәм «Читләштерү корбаны» аңлатмаларында бар.

Тар капка һәм аны тәшкил итүче c3, e5 шашкалары арасына кергән «аучы» дам

Каршы якка ирекле йөреш ясау мөмкинлеген бирү. Шуңа күрә мондый капкалар еш кына нәфесен тыя алмаган уенчылар өчен чын капкын булып китә. Киресенчә булырга, ягъни капкага кереп, котылып калырга да мөмкин.
Диаграмма I.Иван Кобцев композициясе:[7] Каралар b4-c3 йөрешен ясап, акларның "капкасыман капкын"ына кергән, димәк, аларның киләсе йөреше — йә c3:a1, йә c3:e5 сугуы. Беренче очракта караларның тагын бер мәҗбүри йөреше булачак әле — a1:h2 сугуы. Бу форсаттан файдаланып, аклар ике вариантлы маневр үткәрә. Беренчесе: 1.hg5!! ca1 2.gh6 ah2 3.hb8 hg7 4.gf2! X. Караларның дамы котылгысыз рәвештә юк ителә, димәк аклар җиңә.
Икенче вариантта каралар позициясендә артта калган h8 шашкасының булуы һәм шуның аркасында барлыкка килгән «тышаулану» мотивлары эшкә җигелә: 1. … ec5 2.gh6! gf6 3.hg7 fe5 4.gc3 X. Акларның өстәмә, ләкин һич кенә дә артык булмаган сугышчысы җиңү китерәчәк.
Диаграмма II. Хәлләре бик үк күңелле булмаган аклар c3 капкасына керергә атлыгып тормый, чөнки кара дамның 1. … dg7! йөрешеннән соң олы юлда «багана» хасил була. Ләкин акларның икенче, бөтенләй хәвеф-хәтәрсез капка ясау мөмкинлеге бар: 1.hg3! hf2 2.de3. Ничья.

I диаграмма
II диаграмма


Классик уен позицияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике як шашкаларының уен тактасы үзәгендә үзара орынып, бәйләнешле халәттә торышы: аклар 28 һәм 32 кырларына ия, каралар — 19 һәм 23 кырларына. Алар янында гадәттә 27 һәм 24 шашкалары да була.

Тактик янаулар, шашкаларны корбан итү белән бәйле булган һәм билгеле максатларны күздә тоткан (матди яки позицион өстенлек яулауны, җиңүгә яисә партияне оттырмауга ирешүне, каршы якның янауларын кире кагуны һ.б.) мәҗбүри йөрешләр сериясе. Комбинацияләрдә гадәттә дамга үтү, каршы як шашкаларын күпләп сугу да була, ул бер, ә кайвакыт хәтта ике-өч йөрештән дә торырга мөмкин. Еш кына комбинацияләр чишелеше теориядә билгеле булган этюд уены белән дәвам иттерелә.
Шашка комбинацияләренең терәксез позицияләрдә үткәрелә торганнары аеруча гүзәл һәм каршы як өчен көтелмәгән рәвештә була. Халыкара шашка уенында бу гадәти күренеш, чөнки аңарда «күпчелекне сугу» кагыйдәсе бар: шул мәҗбүрилектән файдаланып, ирекле йөреш хокукына ия булган комбинация үткәрүче сугу йөрешен башкарырга тиешле шашканы теләсә кайсы кырга күчерә ала.
Урыс шашкасында сугу юнәлеше ирекле, шуңа күрә мондый комбинацияләр сирәгрәк очрый. Диаграммалар аша күрсәтелгән Соков-Азимов партиясе шашка әдәбиятында сугулы һөҗүмнең терәксез торыштан үткәрелү үрнәге дип тәкъдим ителә.[8]
Партиянең башлангыч йөрешләреннән соң барлыкка килгән позицияне гадәти дип тә атарга мөмкин: 1.ab4 ba5 2.ba3 cb6 3.ab2 bc5 4.ed4 ce3 5.fd4 dc5 6.db6 ac7 7.cd4 hg5 8.bc3 gh4 9.gf2 fg5 10.de3 gh6 11.cd2 hg7 (I диаграмма). Василий Соковның көндәше алга таба да үзе нык һәм ышанычлы дип санаган позиция тоту юлында тора: 12.dc5 ef6 13.cd4 de7 14.gf4 ed6 15.ce7 fd8 16.dc3 gf6 17.ba5 fe7 18.cb4 ed6. Ниһаять, узган гасырның беренче яртысындагы тиңдәшсез тактик беренче булып кискен һөҗүмгә күчә: 19.dc5! (II диаграмма) Бу нинди әкәмәт?! 19. … de7 20.hg3 fe5 йөрешләреннән соң, акларның бирелүдән башка чарасы да юк ич! Бәлки Азимов та шулай уйлагандыр. Һәрхәлдә, бу йөрешләр партиядә дә ясалган: 19. … de7? 20.hg3! fe5. Чыннан да, c7-e7-e5 "иләге"нә хәлиткеч һөҗүмне ныгытып богауланган e3 шашкасы ясарга мөмкин, дигән уй кемнең башына килсен, ди! Әмма Соков өчен мондый фантастик идеяләр гадәти нәрсә булган: 21.ab6!! (III диаграмма) cc3 22.ed4!! gg123.dd8 hf2 24.eg3 db4 25.ac5 gb6 26.dd2 X (IV диаграмма).

I диаграмма
II диаграмма
III диаграмма
IV диаграмма


«Җавап һөҗүмен» кара.

Ниндидер позицион өстенлеккә ирешү яки комбинация үткәрү макксатыннан чыгып, уенчының көндәшенә ирекле рәвештә «матди өстенлек» бирүе.

Диаграммадагы торышта аклар йөреше. Караларның сул флангындагы «рәгәтке» берничә йөрештән соң «төбәп атачак»: 1.fe3? hg3 2.ba3 gf2 3.eg1 fg3 4.hf4 gc1 X.
Ләкин мондый позицияләрдәге «стандарт корбан» акларга икенче йөрештән соң ук җиңү бәйрәмен бүләк итә: 1.cd6!! ce5 2.bc3 X.

Кырны «шартлату»

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кырны «шартлату» — практик уенда һәм шашка композициясендә еш кулланыла торган комбинацияле уен алымы. Һөҗүмнең беренче йөрешләре гадәттә ахыргы сугуны үткәрергә комачаулый торган шашканы читкә юнәлтүдән гыйбарәт. Кайвакыт моның өчен берничә шашканы корбан итәргә туры килә. Мәсәлән, Василий Медков партияләренең берсендә шундый позиция барлыкка килгән[9]:
Биредә акларга, b8 кырына дам кую өчен, d6 кырын “шартлатырга” кирәк: 1.fg5! hh2 2.fg3 hf4 3.ee7 df6. Ниһаять, финал сугуы: 4.cb4 ac3 5.db8 X.
I диаграмма. «Күпер» комбинациясе

Күпер — халыкара шашка уенының гадәти (типик) комбинацияләреннән берсе. Нидерландта аны «Вейс сугулы һөҗүме» дип атыйлар, маневрны беренче тапкыр 1895 елда дөнья чемпионы исемен яулаган Исидор Вейс үткәргән булган. «Күпер салучы» як, хәлиткеч сугуны үткәрер алдыннан, каршы якның шашкаларын теге яки бу кырларга күчерү өчен, үз шашкаларының берничәсен корбан итә. Һәм тиешле «челтәр» барлыкка килгәннән соң, үзе салган «күпер» аша дамга үтә яисә дам кырларының берсе алдына килеп баса.
Беренче диаграммадагы позиция — «Күпер» комбинациясенең иң гади үрнәге. Аклар башлый һәм җиңә. Практик уенда исә «күпер салу» механизмы күпкә катлаулырак һәм яшертенрәк була. 1.24-19! 13:24 2.28-22 27:18 3.37-31 26:37 4.38-32 37:28 5.33:4 X.
Бу сугулы һөҗүм 64 шакмаклы шашка уеннарында сирәк очрый, шактый үзенчәлекле позицияләрдә генә, чөнки мондый киң масштаблы комбинация өчен уен тактасы тар.

II диаграмма. Кече тактада "күпер салу"га яраклы торышларның берсе. Каралар башлый һәм җиңә.
1. ... de5! 2.fd6 bc5 3.db4 hg5 4.hf6 fe7 5.fd8 bc7 6.db6 ag1 X.

Күпчелекне сугу кагыйдәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу комбинациядә күпчелекне сугу кагыйдәсе дүрт тапкыр кулланыла

Халыкара, Бразилия, итальян, Канада, француз һ.б. кайбер шашка төрләрендә, шашкаларны төрлечә сугу ихтималы булган очракта, иң күп сандагы сугуның мәҗбүри булуы. Итальян шашкасында, моңа өстәп, иң күп сандагы дамнарны сугу мәҗбүрилеге дә бар, калганнарында шашкаларның «сыйфаты-дәрәҗәсе» исәпкә алынмый.

Латру́нкули — борынгы Румдагы шашка уены. Бу атама латин теленең «латро» (сугышчы, ялланган солдат) сүзеннән килеп чыккан, дип фаразлана. Латрункулида өч төрле фигура булган: гади, йөремсәк һәм «өметен өзгәннәр». Бүгенге телгә күчерсәң, гади шашкалар, дамнар һәм… бикләп куелганнар, беркая да йөри алмаганнар.[10]


Мәҗбүри йөрешләр җирәбәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәҗбүри йөрешләр җирәбәсе — уен башлангычын җирәбә ярдәмендә билгеләүнең икенче төре (тагын берсе — «очучы шашкалар»). Халыкара шашка федерациясенең махсус җәдвәле буенча көндәшләрнең гадәти башлангыч позициядә ясалырга тиешле бер, ике яки өч йөреше билгеләнә. Җәдвәл "Башлангычлар исемлеге"нең «Яңа офыклар» бүлегендә бирелгән. [1] Уен шул рәвешле барлыкка килгән позициядән башлана. Шашка уенының бу төре осталар жаргонында урысча «ходилка» дип атала.

Французлар, 100 шакмаклы тактадагы шашка уенында бу күрекле комбинацияне тәүге кат Наполеон Бонапарт үзе үткәргән, дип саный. Моңа анык дәлилләр юк, әмма император-сәргаскәрнең чыннан да оста шашкачы булуы һәм, орыш-бәрелешләр тынып торган чакта, мавыгып уйнавы — тарихи факт. Бу хакта аның замандашлары да язып калдырганнар.
Наполеон исеме белән атап йөртелгән сугулы һөҗүмнең финал йөрешен тактаның озын флангындагы 31 шашкасы ясый. Аның беренче «мәҗбүри» сугуларыннан соң әлеге шашка 22, 33 һәм 24 кырларына эләгә. Аннары аның дам кырларына таба сугулы хәрәкәте 13 яки 15 шакмаклары аша үтә. Һәм бу бормалы-сырмалы сугу 2 яисә 4 кырында тәмамлана. Димәк, соңгы йөрештә, дам кырларына барып җиткәнче, 5 шашкага кадәр сугып була. «Теоретик максимум» — 8 шашка.
64 шакмаклы тактада моңа охшаш комбинация әлегә бер генә партиядә дә үткәрелмәде. Ләкин аның теоретик яктан мөмкин булуы исбат ителгән. Әйтик, теоретик чыганакларда бу комбинацияне үткәрерлек позициянең Алга алмашыну, Шмульян, Петров уенында, Романычев уеннарында, Төс алмашынулы шәһәр партиясендә һәм Ленинград саклануының «төрткеле» вариантында барлыкка килүе китерелгән. Финал сугуында гадәттә дүрт шашка алырга мөмкин, чөнки бишенчесен «урнаштырырга» тактаның киңлеге җитми. Шулай да, теоретик яктан биш-алты шашка сугарлык берничә ясалма позиция уйлап чыгарырга мөмкин, алар практик уенда бик сирәк барлыкка килә ала яки бөтенләй ирешерлек түгел.(түбәндәге II, V, VI, VII, VIII, IX һәм X диаграммаларны карагыз). Наполеон сугуының кече тактада ихтимал булган шундый гади үрнәкләре:

I диаграмма. 1.fe5 f: d4 2. hg5 h: f4 3. g: e5:c7:a5:c3 X
II диаграмма. 1. cd4 c: e3 2. ab4 a: c3 3. b: d4:f2:h4:f6:h8 X
III диаграмма. 1.cd6 c: e5 2. ab6 a: c5 3. b: d6:f4:h6:f8 X
IV диаграмма. 1. dc7 d: b6 2. fe7 f: d6 3. e: c7:a5:c3:a1 X
V диаграмма. 1. cd4 c: g5 2. ab4 a: c3 3. cd2 c: e1 4. gf2 e: g3 5. h: f4:h6:f8:c5:a7 X
VI диаграмма. 1.dc3 b: f6 2. fg5 h: f4 3. fg3 h: f2 4. g: e3:g5:e7:c5:a7 X
VII диаграмма. 1. dc5 b: d4 2. bc3 d: b2 3. de3 f: d2 4. hg3 h: f2 5. g: e3:c1:a3:c5:e7:g5 X
VIII диаграмма. 1. cb6! a: c5 2. ed4! c: g5 3. cb4 a: c3 4. ed2 c: e1 5. gf2 e: g3 6. h: f4:h6:f8:d6:b8 X
IX диаграмма. 1. dc5 d: b4 2. fg5 h: d2 3. bc7 d: b6 4.fg3 h: f2 5. g: e3:c1:a3:c5:a7 fe5 6.ab8 ed4 7. bf4 dc3 8. fc1 X
X диаграмма. 1. cb6 c: a5 2. ed6 e: e3 3.ab4 a: c3 4. b: d4:f2:h4:f6:h8 X
Унынчы диаграммада караларның соңгы һәм хәлиткеч ялгыш йөреше f6-g5 булган дигән фаразны кабул итсәк, h6-g5 йөрешен дөрес дип тәкъдим итеп булыр иде. Бу очракта инде акларга уртак нәтиҗә китерүче үзгә комбинация үткәрүдән башка чара калмый: 1. cd6 e: e3 2. gh2 f: d4 3. h: f4:h6:f8 ef2 = Әмма караларның позицион калыптагы g3-h2! йөреше акларны, шул ук нәтиҗәгә ирешү өчен, алга таба бик төгәл уйнарга мәҗбүр итә.

I диаграмма
II диаграмма
III диаграмма
IV диаграмма
V диаграмма
VI диаграмма
VII диаграмма
VIII диаграмма
IX диаграмма
X диаграмма


Наполеонча сугулы һөҗүмнең кече тактадагы беренче үрнәге 2005 елда, Беларусь Җөмһүрияте беренчелегенең Кондраченко-Валюк партиясендә ихтимал иде. Гроссмейстерлар уенының башлангыч йөрешләре: 1.ab4 de5 2.ed4 hg5 3.ba5 ed6 4.gh4 gh6! 5.ba3 gf4 6.de3 f: b4 7.a: g5 e: c3 8.fg3 h: f4 9.g: e5 bc5 10.ef6.
Моннан соң партия болай дәвам итте: 10. …cb4 11.hg5 ba3 12.gh6 ab6 13.hg3 bc5 14.gf4 cd6 15.gf2 cb4 16.fg3! dc5 17.fe5! cd4 18.gf4. Бу хәлиткеч мизгелдә Валюк мөмкин булган йөрешләрнең иң көчлесен ясады — 18. … fe7! Һәм шул сәбәпле акларның «Наполеон һөҗүме» булмый калды. Шул еллардагы төп көндәше белән бергә «тарихка керү» өчен, каралар белән уйнаган Андрей 18…bc7? йөрешен сайларга тиеш иде (II диаграмма). «Гади оттырышлы» вариантларны төшереп калдырсаң, «Наполеонча хәрәкәт» алга таба болай дәвам итәр иде: 19.ab6! ca5 20.ed6 cb2 21.ae5 bc3 22.ef2 cb2 23.fe3 ab4 (III диаграмма). Ниһаять, барысы да әзер: 24.dc7! db6 25.fe7 fd6 (IV диаграмма) 26.ea1 X.

I диаграмма
II диаграмма
III диаграмма
IV диаграмма


Бу комбинация, әйтик, «Романычев уены» башлангычында түбәндәге йөрешләрдән соң үткәрелергә мөмкин:

1. cd4 fe5 2. d: f6 e: g5 3. bc3 fe7 4. cd4 ba5 5. ab2 ab4 6. a: c5 d: b4 7. ba3? (7. bc3! чолганышка эләкмәс өчен дөрес йөреш) cd6 8. a: c5 d: b4 9. gf4 ab6 10. dc3 b: d2 11. e: c3 ed6 12. cb2 gh4 13. cb4? (соңгы ялгыш):

13. … hg3! 14. f: h4 bc5! 15. d: b6 de5 16. f: d6 hg5 17. h: f6 g: e5:c7:a5:c3:a1 X

Акларның 40 һәм 45, караларның 6 һәм 11 шашкаларыннан торган колонна. Позицион уен барышында да, төрле сугулы һөҗүмнәр һәм комбинацияләр үткәргәндә дә зур роль уйный. Шуңа күрә уенчылар әлеге кырлардагы шашкаларны мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышалар.

Шашка уеннары тактасында кара шакмаклардан торган иң озын юл; 64 шакмаклы тактада a1-h8, 100 шакмаклы тактада 46-5 диагональләре.
"Олы юл"ның шашка уенындагы әһәмиятен уен кагыйдәләрен быел гына өйрәнгән кеше дә белә. Әйе, 100 шакмаклы тактадагы халыкара шашка уенында 46-5 диагоналенең әһәмияте катлаулырак эндшпильләрдә генә чагыла. Биредә башка таләп беренче урында тора: өстенлекле якның ким дигәндә дүрт берәмлеге булырга тиеш.

Ә менә 64 шакмаклы тактада, өч дам белән каршы якның ялгызак дамын җиңәр өчен, a1-h8 диагонален дам куеп кулга төшерү — иң беренче шарт. Калганы, гади шашкаларны дамга үткәргәч, «Петров өчпочмагы» яки Гоняев штыгы" ярдәмендә хәл ителә. Сугышчылар саны буенча оттырып баручы дамга үтмәгән гади шашкаларны икелек яисә өчлек юлларының өске ягыннан тоткарлап торуга ирешергә тиеш. Кайбер очракларда, гади шашкалар бу киртәне үткән булса да, өстенлекле якның дамы комачаулау арксында, партияне оттырмау мөмкинлеге була. Диаграммада күрсәтелгән позициядә уен нәкъ шундый финалга килеп ирешә. Гыйбрәтле һәм практик уенда бик кирәкле алым бу.
Уен болай дәвам итә: 1.de5 ec5 2.ef6 cb4 3.ba3. Беренче казаныш — каралар цугцванг халәтендә. 3. … bc5 4. fe7 fd6 5.cd4 cc1 6.ae7 ab4 (югыйсә, ак шашка дамга әверелеп, гади караларны өчлек юлы аша үткәрмәячәк). Әмма моның белән генә акларның коткару операциясе” тәмамланмый әле: 7.ef8 bc3 8.fg7 c1-b2 (“олы юл”ны бирсәң, җиңәм димә!) 9. gh6 ab6 10.he3 ba5 11.ef4 ab4 12.fg5 ba3 13.gc1. Менә хәзер ничья. Ялгызак дам өчен үз көндәшен почмакта, үз шашкалары артында “бикләп тоту” — җиңелмәүнең төп шарты. Иреккә чыгарсаң, эшләр харап...

Оппозиция — ак һәм кара шашкаларның бер үк асма рәттә (вертикальдә) капма-каршы торуы. Оппозициягә басу — йөреш каршы якта булган хәлдә, үз шашкаларыңның көндәш шашкалары белән очрашып капма-каршы урнашуына ирешү. Бу очракта каршы як үз шашкаларын беренче булып корбан итә башлаячак. Моның киресе — оппозициягә эләгү, димәк, көндәшнең шул ук алымны кулланып, үз шашкаларын оппозициягә бастыруы. Оппозициянең төп кагыйдәсе: шашкалар алмашыну оппозицияне үзгәртә ала.
I диаграммадагы торышта (аклар йөреше) оппозиция каралар файдасына: 1.gf2? ef4 2.hg3 fh2 3.fe3 hg1 4.ef4 gh2 X. Ләкин 1.hg3! hf2 2.ge3 алмашынуыннан соң киресенчә — оппозиция аклар кулына күчә һәм кара шашка һәлак була. Бу — «турыдан-туры» дип аталган ысул белән алмашыну.
Ә менә II диаграммадагы «шуышулы» алмашыну каралар файдасына булган оппозицияне үзгәртми. Аклар йөреше булса, эш бик тиз бетә: 1.hg5 fg3 2.fh4 hf4 X. Каралар йөреше булса да, акларның хәлләре мөшкел: 1. … fg3 2.fe3 gh2 3.ed4 hg1 4.de5 gc5 5.ef6 cd4 6.fe7 df6 7.eg5 hf4 X. Акларның башка мөмкинлеге уенны тизрәк тә тәмамлый: 2.hg5 ge1 3.gf6 eh4 X.
III диаграммадагы позициядә кемнең башлап йөрергә тиеш булуы мөһим түгел, аклар барыбер җиңә. Чөнки аларның ике вариантлы "алмашыну кагыйдәсен"нән кирәгенчә файдалану мөмкинлеге бар.
Аклар йөреше булса: 1.gf2 fe7 (1. … fg7 2.hg3 gf6 gf4 X) 2.fe3 ef6 3.ef4 hg3 4.fg5 fh4 5.hf4 X.
Каралар йөреше булса: 1. … fe7 2.hg3 hf2 3.ge3 X. Шашкалар бер үк асма рәттә урнашты: кем башлап йөрсә, шул җиңелә.
IV диаграммада аклар дамга ыргылучы d2 кара шашкасын үз дамын корбан итеп алмашыну аша җиңүгә ирешә алмыйлар, чөнки оппозиция каралар файдасына: 1.bc3? db4 2.ac3 hg5 3.cd4 ab6 4.de5 gf4. Ничья. Димәк, йөрешне караларга тапшыру алымын кулланырга кирәк: 1.gf4! Хәзер каралар c1 кырына дам куя алмыйлар, чөнки 1. … dc1 2.ba3 cg5 3.ab6 ac5 4.ah4 X. Ә 1. … de1 йөрешеннән соң оппозиция аклар файдасына: 2.bc3 db4 3.ac3 ab6 4.cb4 X. Караларның a7 яки h6 шашкаларының берсен корбан итүеннән соң, аклар теоретик җиңүле уен азагына ирешә.

I диаграмма
II диаграмма
III диаграмма
IV диаграмма


Оппозициягә китерүче комбинацияләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1.hg7! f:h6 2.fg5 h:f4 3.e:c7 d:f6 4.de5 f:d4 5.dc3 d:b2 6.c:a7 X
1.gf4! e:e1 2.ba5! d:b4 3.a:g7 h:f6 4.de5 f:d4 5.hg3 h:f2 6.g:a3 X
1.ef2! ef4 2.de3! f:d2 3.bc7! b:d6 4.fg3 h:f2 5.g:c7 d:b4 6.a:e1 X


«Очкалаклы шашка»

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Очучы шашкалар"ны кара.

«Очучы шашкалар»

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен башлангычын җирәбә кулланып билгеләү төре. Халыкара шашка федерациясе раслаган җәдвәлне кулланып, җирәбә үткәрелә, акларның һәм караларның (кайвакыт бер генә якның) берәр шашкасы, үзенең "классик урыны"ннан тактаның башка кырына күчерелә. Уен яңа позициядән башлана. Шашка уенының бу төре осталар жаргонында урысча «леталка» дип атала.

64 шакмаклы шашка тактасының «олы юл» янәшәсендәге a3-f8 и c1-h6 диагональләре (олы өчлек юллары) һәм аларны тоташтыручы a3-c1 һәм f8-h6 «сукмаклары» (кече өчлек юллары).

Ак шашкалар — "өчлек юллары"нда, кара шашкалар — "олы юл"да, юллар кисешкән уртак кырларда — кара төстәге атлар.

Петров өчпочмагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Александр Петров

Өч дам белән бер дамны җиңү алымы.
Русия-совет шашка әдәбиятында «Петров өчпочмагы» дип аталган алымны чынбарлыкта испан уенчысы Педро Руизо Монтеро 1591 елда нәшер ителгән китабында тәкъдим иткән булган. Ә мәскәүле Александр Петровның плагиатлы «иҗат җимеше» 1827 елга карый («Руководство к основательному познанию шашечной игры, или искусство обыгрывать всех в простые шашки» китабында[11]). Испан һәм урыс шашкалары кагыйдәләре арасындагы аерымлыклар уенның бу стадиясенә берничек тә тәэсир итми. Әлбәттә, Кояш хәтле Кояш белән күктән яуган кар да үзебезнеке булгач, «өчпочмак» та чит нәрсә түгел инде…
"Өчпочмак ясау"ның технологиясе бик гади: башта ялгызак дамны "икелек юл"дан кысрыклап чыгарырга кирәк. Аннары, "олы юл"ны һәм икелек диагональләрен саклап калган хәлдә, ялгызак дамны "өчлек юлы"ннан да куып чыгарырга кирәк була. Бичара дамны тотар алдыннан, тактада диаграммалардагы позицияләрнең берсе барлыкка килергә тиеш. Хәлбуки, өч дам "олы юл"ны да, икелек һәм өчлек юлларын да үз кулында тота. «Өчпочмак» төзүнең бөтен мәгънәсе дә шунда. Аны теге яки бу якка 90 градуска яки бөтенләй 180 градуска да борырга мөмкин. Ихтимал булган дүрт очпочмакның һәркайсы максатка ярашлы: дамнарның берсен-икенчесен бирәсең дә, ялгызак дамны «ашыйсың».

I диаграмма
II диаграмма
III диаграмма
II диаграмма


Позицион корбан — каршы якның мөмкинлекләрен нык чикли һәм көндәш өчен җитди кыенлыклар тудыра торган уен алымы. «Филиппов-Блиндер уены»ның «Шмульян-Маркачёв варианты» дип аталучы  тармакланышында мондый корбан ике мәртәбә кулланыла торган позиция барлыкка килергә мөмкин. Бу корбаннарның беренчесен нәкъ менә шул осталар тәкъдим иткән булган.
1.cb4 fg5 2.ed4 dc5 3.bd6 ee3 4.fd4 gh4 5.ab4 hf2 6.ge3 hg5 7.bc3 gf6 8.bc5 cd6 9.ce7 fd6 10.ab2 hg7 11.ba3 gh6 12.hg3 de5 13.ab4 de7 14.gh4 ba5 15.bc5 (I диаграмманы кара).

Биредә каралар өчен бердәнбер дип тоелган 15. … ed6 алмашынуы аклар алдында бернинди проблем куймый.
Ләкин каралар карамагында уенның астын өскә китерә торган корбан бар — 15. … ab6!! 16.ca7 ed6. Бер мизгелдә акларның “куәтле” позициясе терәксез булып китте! Акларга корбан ителгән шашканы кичекмәстән кире кайтарырга туры килә: 17.dc5 db4 18.ed4! Һәм аларның михнәтләре моның белән генә тәмамланмый әле: 18. ... ef4!. Биредә аклар өчен иң көчле уен дәвамы дип... җавап корбаны санала: 19.dc5! bd6 20.cd4. Хәзер инде башка “гадәти” йөрешләр караларның җиңелүенә китерергә мөмкин!

Шуңа күрә уен сирәк очрый торган тактик алым белән дәвам иттерелә: 20. … fe5 21.hf6! eg7! 22.de5 bc7! 23.eg3 cb6 24.ae7 gf6 25.eg5 hh2 (II диаграмманы кара).

Беренче карашка бу позиция каралар өчен җиңел отышлы булып күренә. Ләкин аклар уенны этюд йөрешләре кулланып тигезли һәм шуның белән партияне коткара ала: 26.de3 hg1 27.ef4 gd4 28.fg5 dh8 29.gh6 ab4 30.cd2! ba3 31.de3 ab2 32.ed4 hc3 33.ed2 ce1 34.hg7 =

Үз шашкаларыңның торышын яхшыртуга һәм позицияңнең өстенлекле якларыннан файдалануга юнәлтелгән уен алымнарын куллану системы.

Позицион уенның максатлары һәм иң мөһим алымнары:
 үзәкне яулап алу яисә каршы якның үзәктә урнашкан шашкаларын камалыш халәтенә дучар итү;
 артта калган шашкаларны уенга кертү өчен шартлар тудыру (аклар өчен а1 һәм b2 кырларындагыларны), каралар өчен h8 һәм а7 кырларындагыларны);
 уң һәм сул флангларда шашкаларны бертигез санда урнаштырырга тырышу һәм каршы якка фланларның берсендә дә өстенлек бирмәшскә тырышу;
 уен башында дам кырларындагы шашкаларны хаҗәтсез һәм сәбәпсез урыныннан кузгатмау;
 терәксез позицияне һәм алгы пландагы шашкаларны булдырмау;
 стратегик яктан мөһим булган кырларны яулап алу;
 каршы як позициясендәге кимчелекләрдән файдалану һәм, комбинаөия мотивлары ббарлыкка килгәндә тиешле тактик чаралар әзерләү;
 үзәктә яисә флангларның берсендә дамга үтеп керү өчен шартлар тудыру;
 шашкалар оппозициясен үз файдаңа булдыру, каршы як файдасына булган оппозицияне үзгәртү өчен алмашынулар һәм башка чаралар әзерләү;
 каршы якның аерымланып калган шашкаларына һөҗүм оештыру, үзеңнең алга киткән шашкаларыңны саклау чараларын күрү.
I диаграммадагы классик позиция гадәттә "Үзәктәге «Төртке» башлангычының 1.gf4 fg5 2.cd4 gf6 3.hg3 gh4 4.dc5 db4 5.ac5 bd4 6.ec5 hg7 7.bc3 cd6 8.cb4 dc7 9.de3 fg5 10. ab2 ef6 11.ce7 fd8 12.bc3 йөрешләреннән соң барлыкка килә. Ул ике якның да алга таба нечкә алымнар кулланып, төгәл позицион уен алып баруын таләп итә.
Моның Арустамов-Вигман партиясендәге үрнәген (СССРның 1971 елдагы беренчелегендә уйналган) гроссмейстер Владимир Вигман болай анализлый[12]: «Нормаль» уен кануннары биредә 12. … gf6, 12. …de7, 12. … ab6 йөрешләренең берсен кулланырга тәкъдим итә. Ләкин мин «үтә мәгънәсез» дип саналган 12. … cb6!! дәвамын сайладым. Чыннан да, биредә уенның бөтен позицион кануннары бозыла: c7 терәк шашкасы такта кырыена юнәлтелә, ә a7 шашкасы һаман да артта калган рәвешендә һәм уенда катнашмый. Ләкин акларның уң флангы «тышауда» булган мәлдә, каршы яктагы a5 пункты өчен көрәш хәлиткеч төс ала. Алдагы йөрештә каралар, шул шакмакка үтеп кереп, акларны c5 кырына басарга мәҗбүр итсә, de7 һәм ed6 йөрешләре белән "яңа төртке"не юк итәләр һәм акларның уң флангын «мәңгегә» тышауда калдыралар. Димәк, хәзер аклар үзләре 13.ba5 йөрешен ясарга мәҗбүр булалар".
Партия нәкъ шулай дәвам итә дә: 13.ba5 fe7 14.ac7 bd6 (II диаграмма). Ә нигә 14. … db6 түгел? Вигман моны болай аңлата: «Сабырсызлык — бернигә дә яраксыз киңәшче. Акларның 15.cb4! җавабыннан соң, каралар a5 кырына баса алмыйлар инде: 15. … ba5? 16.fe6! ac3 17.ef6 ge5 18.ef4 ge3 19.fd8 X».
A5 «биеклеге» өчен көрәш партиядә болай дәвам итә һәм каралар файдасына тәмамлана: 15.cb4! ab6 16.ba5 dc5! 17.ac7 db6 (III диаграмма). Ләкин акларның үз партиясен оттырмау мөмкинлеге бар: 18.ed2 cb4 19.cb2 ba3 20. fe5! ac1 21.ef6 (IV диаграмма) ge3 22.fa5 ch2 23.ac3. Ничья. Еш очрый торган финал: ике якның да үрнәк булырлык позицион уены уртак нәтиҗәгә китерүче комбинация белән тәмамлана.

I диаграмма
II диаграмма
III диаграмма
IV диаграмма


Рикошет комбинациясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшәткәле позиция

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Рәшәткә», «иләк», «челтәр» яки «рәшәткәле позиция» — шашкаларның уен тактасында бер-бер артлы түгел, ә рәшәткәшсыман «ара калдырып» урнашкан булуы. Еш кына рәшәткәле позиция төрле комбинацияләр үткәрү өчен «чимал» булып тора. Әмма комбинация үткәрүче як, шашкалар бертоташ масса булып торган хәлдә дә, үз шашкаларын корбан итә-итә, каршы як позициясендә «челтәр» барлыкка китерә ала. Менә шундый уен алымына бер мисал. Аклар, сигез шашканың җидесен корбан итеп, каралар позициясендә «иләк» ясый һәм җиңә:


1.ef2! g: e1 2.fg5! h: d2 3.dc5! b: b2 4.bc5 d: b4 5.gf2 e: g3 6.h2:d6:f8:c1:d6:b8 X

«Сабыр итү» йөреше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Позицияне кискен үзгәртми торган йөреш. Цугцванг халәте туу мөмкинлеге булган позицияләрдә аеруча файдалы алым. Уен иркенрәк булганда, көндәшнең планнарын ачыклау өчен дә кулланыла. Ә инде, каршы як синең шашкаларыңа һөҗүм итү аркасында, комбинация үткәрү мөмкинлеге туса, «сабыр итү» йөреше үз позицияңне тиешенчә үзгәртү (комачаулаучы шашканы читкә алып кую, колонналар төзү, тозак кору) өчен кирәк була.

Бу позиция — «Үзәктәге төртке» башлангычының табиясе, акларның алтынчы йөрешеннән соң барлыкка килә. Биредә караларның 6. … hg7 «сабыр итү йөрешен» теория иң көчлеләр рәтенә кертә. Аклар уен планын үзләре сайлап алырга тиеш була.

Уен азагында ялгызак дамның уң һәм сул яктагы ике борт шашкасын арткы тарафтан тоткарлавы. Уен такталарында "сәнәк"нең берничә варианты барлыкка килә ала. 64 шакмаклы тактада: I. гади шашкалар — a7 һәм h6 (h4) кырларында; ялгызак дам — d8 (e7) кырларында. II. гади шашкалар — a5 һәм h6 (h4) кырларында; ялгызак дам — e7 (d6) кырларында. 100 шакмаклы тактада: I. гади шашкалар — 6 һәм 20 (30) кырларында; ялгызак дам — 2 (7) кырларында. II. гади шашкалар — 16 һәм 10 (20, 30) кырларында; ялгызак дам — 3 (8, 12) кырларында. III. гади шашкалар — 26 һәм 10 (20, 30) кырларында; ялгызак дам — 9 (13, 18) кырларында. Бу торышларның барысында да, гади шашкалар башлап йөрергә тиеш булса, ялгызак дам җиңүгә ирешә.

Шашка "сәнәкләре"нең практик уенда аеруча еш «саплана» торганы. Ул гадәттә, ике шашка капма-каршы флангларда дамга ыргылган очракта, аларның берсен, бер шашканы корбан итеп, артка кайтарганнан соң барлыкка килә.

Сәнәкчек (Чәнечке)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I. Урыс шашкасының 1.cd4 de5 2.gf4 йөрешләреннән торган башлангычы.[13]

Уен тактасында ике якның да шашкалары "олы юл"га яисә икелек юлларына карата көзгедәге чагылышы буенча бер үк кырларда урнашкан халәт. Гадәттә ул башлап йөрүче файдасына булмый.

Диаграммадагы позиция 1936 елда профсоюзлар беренчелегендә уйналган Гиляров-Соков партиясенең азагында барлыкка килде. Аклар башлап йөри.
1.ed4. Каралар, сайлап алу мөмкинлегеннән файдаланып, акларның сул флангларындагы хәрәкәтсез төркемне шул килеш калдыралар: 1. ... ge3 2.df2 fe5 3.cd4 X.

Ләкин бу кагыйдәдән тактик сәбәпләргә нигезләнгән искәрмәләр дә бар.
Симметрик позицияләрнең тагын бер классик үрнәге «Башлангычлар исемлеге (рус шашкасы)» мәкаләсендә [[2]] китерелгән. Ул төрле дебют системаларында миттелшпилдән соң барлыкка килергә мөмкин.

Шашка уеннарының барлык төрләрендә дә еш очрый торган, стандарт калыптагы гадәти комбинацияләрнең гомуми атамасы.

1.ab4! ca3 2.fg5 hf4 3.ea7 X.
1.cd4! ec3 2. ed2 ce1 4.cb2 ac1 5.gf2 eg3 6.hf4 cg5 7.hb6 X.

Сул флангтагы «тышау»

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу төр позицияләр урыс шашкасында «Бодянский уены», «Төс алмашынулы Бодянский уены», «Блиндер уены» кебек башлангычларда барлыкка килергә мөмкин. Классик кануннар буенча иң беренче чиратта уенга кертелергә тиешле флангны үз теләгең белән хәрәкәтсез итү — үтә җаваплы уен алымы. Ләкин мондый «тышау» каршы як өчен дә проблемнар тудыра, гәрчә аның уены иркенрәк һәм уен планнарын сайлап алу мөмкинлекләре күбрәк булса да.
Диаграммадагы позиция караларның пассив һәм максатсыз уены, берничә тапкыр көчле йөрешләрдән баш тартуы аркасында барлыкка килгән (Беляевский-Белкин партиясе, Беларусьның 1978 елгы беренчелегендә уйналган).[14] Нәтиҗәдә хәзер каралар акларның «туңдырылган» сул флангын үзләре үк тергезеп җибәрү мәҗбүрияте алдына килеп басканнар.

Ләкин каралар, 11. … dc5 12.bd4 ec5 йөрешләре белән каршылык күрсәтүчән һәм максатчан уен башлау урынына, партиядә тагын бер пассив һәм инде бөтенләй оттыручы йөреш ясаганнар: 11. … bc5?. Акларның 12.ef2! җавабыннан соң аларның дам кыры алдында «эленеп торган» f6 һәм g7 шашкалары хәрәкәтсез кала һәм уң флангтагы терәк шашкаларны урыннарыннан кузгатырга туры килә: 12. … cb6 13.gh4 ba7.
Нәтиҗәдә караларның үзәктәге шашкалары чолганышка эләгә һәм партия аклар файдасына гади “йөреп бетерү” калыбында тәмамлана: 14.fg3 fe5 15.ef4 dc7 16.gh2 gf6 17.fg5 cd4 18.gf4 eg3 19.cg7 ac3 20.hf4 X.

Теге яки бу якның үз шашкаларын уен тактасы киңлегендә алдарак яки арттарак урнаштыру дәрәҗәсен билгеләүче тулаем чагыштырма арифметик үзлек. Темплар саны болай билгеләнә (гадәттә каралар йөрешеннән соң): беренче рәттәге шашкаларның һәркайсына «бер» саны беркетелә, икенче рәттәгеләргә — «ике» саны, өченче рәттәгеләргә «өч» саны һ.б. Шуннан соң бөтен шашкаларга беркетелгән саннарның суммасы исәпләнә. 64 шакмаклы тактадагы башлангыч позициядә ике якның да темплар саны 24 кә тигез (1х4+2х4+3х4=24), 100 шакмаклы тактадагысында — 50 гә.
Темплар санын башкача, бигрәк тә халыкара шашка уенында, «үсеш бәяләмәсе» дип тә атыйлар.

Темплар санын арттыручы алмашыну үткәрү. Темплар санының артуы яки кимүе алмашынуның кайсы рәтләрдә һәм нинди юнәлештә үткәрелүенә бәйле. Уен башындагы алга таба алмашыну темплар санын икегә арттыра, мәсәлән, 1.cd4 fe5 2.df6 ge5 яки 1.cd4 bc5 2.db6 ac5 йөрешләреннән соң.
Һәм киресенчә, караларның 1.cd4 dc5 2.bc3 cd6 3.cb4 ba5 4.db6 ac7 йөрешләре нәтиҗәсендә артка таба алмашынуы аларның позициясендәге темплар санын икегә киметә. Мондый алым, темплар санын арттырудан аермалы буларак, «запас темп оту» дип атала. Уен уртасында шул ук рәтләрдәге башка алмашынулар да темплар санын югарыдагыча үзгәртә. Алга таба алмашыну бер рәткә алгарак (дөресрәге, уен тактасының урта сызык янындагы кырларында) үткәрелгән очракта (әйтик, 1.cb4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 bc5 4.ba5 сb4 5.ac5 db4 йөрешләре белән), якларның темплар санындагы аерма яки тигезлек үзгәрешсез кала.
Темплар санының күбрәк яки азрак булуы өстенлек тә, кимчелек тә булырга мөмкин. Барысы да позициянең характерына һәм мөмкинлекләренә бәйле.

Терәксез позиция

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каршы як шашкаларына алмаштыру өчен, бортларда, арткы яки алгы якта тиешле «нигезе» булмаган, такта уртасында «асылынып тора торган» шашкалар.

Каралар йөреше. 1. … dc7! һәм 1. … de7 йөрешләре хәвеф-хәтәрсез, хәтта перспективалы да, ә менә 1. … fe7? һәлакәткә илтә. Чөнки караларның позициясе бермәлдә терәксезләнеп китә: 2.fe3 dc7 3.ef2! X Һәм караларга 3. ... fg5 4.fh6 ef6 корбаннан соң барлыкка килгән гаять авыр уен азагында акларның ялгышуына өмет багларга туры килә.

«Тизләтелгән уен» варианты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Партия барышында уенчыларның берсе яки кайвакыт ике як та мәҗбүри рәвештә ясый торган бердәнбер йөрешләр сериясе. Аны «форсажлы вариант» дип тә атыйлар. Мондый уеннан читкә тайпылырга тырышу йә бөтенләй мөмкин булмый, йә уенчыны (уенчыларны) партияне оттыруга яки күпкә начаррак позициягә китерә. Тизләтелгән уен тәмамлангач, теге яки бу як тотрыклы өстенлеккә ирешә яисә уен тигезләнә һәм партияне мәҗбүри булмаган йөрешләр белән дәвам итү мөмкинлеге туа.
Тизләтелгән уен алымы партия башлангычларының байтагында очрый. Диаграммаларда — шуларның вариант башындагы һәм азагындагы позицияләре.
I-II диаграммаларда — "Шәһәр партиясе"нең «алмашынулы» дип аталган варианты. Ул 1.cd4 dc5 2.bc3 fg5 3.gf4 gh4 4.cb4 ba5 йөрешләреннән соң барлыкка килә (I диаграмма). Уен комплектының яртысы юкка чыга: 5.bd6 cc3 6.db4 ac3 7.cb2 hg3 8.fh4 ef6 9.bd4 fg5 10.hf6 gc3 11.fe5 fe7. Биредә каралар 11. … hg5 йөрешен дә куллана алалар, әмма бу очракта уен артык гадиләшә: 12.ed4 gf4 13.eg3 ce5 14.gf4 eg3 15.hf4. Шуңа күрә каралар гадәттә 11. … fe7 мөмкинлеген сайлыйлар: 12.ed4 ed6! Башка йөрешләр каралар партиясен оттыра. 13.db2 df4 14.gf2(II диаграмма). Партия катлаулы эндшпильгә күчә.
III-IV диаграммаларда — "Мазурок гамбиты"ның «тизләтелгән» дәвамы.1.cd4 dc5 2.gf4 cd6 3.de5?! fd4. 4.hg3 ba5 5.gh2 cb4! (III диаграмма) Әлбәттә, караларның уенны «ашыкмыйча» дәвам итү мөмкинлекләре дә бар. Бу очракта да аларның уены тотрыклы һәм хәтта кайвакыт өстенлекле дә булып китә. Әмма акларның позициясендә g1 дам кырының бушап калуы комбинацияле "тизләткеч"не эшләтеп җибәрергә өнди: 6.ec5 ab6 7.ca7 bc3 8. db4 ac3 9. bd4 de5 10. fd6 eg1 11. ab4 gf2! 12.gh4 fc5! 13.bd6 hg5 14.hf6 gc7 (IV диаграмма). Уен кырының бушап калуына карамастан, аклардан уяулык һәм дөрес юнәлеш сайлау таләп ителә.
V-VI диаграммаларда — "Бодянский уены"ның бер вариантыннан «форсаж». 1.ab4 ba5 2.ba3 ab6 3.ab2 de5 4.ed4 ed6 5.de3 fe7 6.cd2 ef4 7.ge5 df4 8.eg5 hf4 9.fe3 fg5 (V диаграмма). Караларның соңгы йөреше акларны дамга үтәргә чакыра: 10.hg3 fh2 11.ef4 gc1 12.ed2 cc5 13.bh6 cd6!. Ак дам урынына караларның өч гади шашкасы бар. Уен материалының мондый нисбәте гадәттә ике якка да тигез уен азагы вәгъдә итә. Әмма бу позициядә каралар шуннан артыгына дәгъва кыла алмый да. Аклар, сул флангтагы шашкаларын уенга кертеп бетерә алса, зур өстенлеккә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә караларга, b2 шашкасы әлегә «асылынып» торган мәлдә, "форсаж"ны дәвам итү мәгъкуль: 14.cd4 de5! 15.df6 de7 16.fd8 hg7 17.hf8 bc5 18.fb4 aa1 (VI диаграмма). Ничья.

I диаграмма. “Шәһәр партиясе” (вариант башы).
II диаграмма. “Шәһәр партиясе” (вариант азагы).
III диаграмма. Мазурок гамбиты (вариант башы).
IV диаграмма. Мазурок гамбиты (вариант азагы).
V диаграмма. Бодянский уены (вариант башы).
VI диаграмма. Бодянский уены (вариант азагы).


«Тишекләндерүче» маневр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тишекләндерүче» маневр — каршы як позициясендә «рәшәткә» барлыкка китерү өчен, финал сугу алдыннан үткәрелә торган уен алымы.<br

1.hg5! fh4 2.fg3 hf2 3.ge7 fd6 йөрешләреннән соң каралар позициясендә “рәшәткә” барлыкка килә.
Финал сугуы: 3.ab6 ca5 4.cb4 ac3 5.bh8 X.

Тозак — көндәшнең ялгышына өмет итеп, комбинация яки башка отышлы алымнар үткәрү нияте белән башкарылган тәвәккәл адым. “Тозак” төшенчәсен аны куючы гайре табигый, позицион уен кануннарына каршы килә торган йөреш ясаганда да кулланалар. Бу уңайдан, оттырасың килә икән, тозак куй, дип тә шаярталар.

Әлбәттә, позицион уен таләпләрен тупас бозмый торган тозаклар югары спорт даирәләрендә ешрак очрый. Шуның бер үрнәге — Вигман-Арустамов партиясе (1976 ел, СССР беренчелеге, Ялта)[15]. "Артка кайтару уены"ның актуаль варианты: 1.cd4 dc5 2.bc3 cd6 3.cb4 ba5 4.db6 ac7 5.dc3 fg5 6.ab2 gf6 7.cd2 gh4 8.bc5 db4 9.ca5 hg7 10.ed4 hg5.
Караларның соңгы йөреше акларның 11.ab4? йөрешенә өмет баглап ясалган (партиядә Вигман 11.de3 җавабын сайлады, уен, Арустамов ясаган ялгыштан соң, акларның җиңүе белән тәмамланды). Бу очракта b6 кырына ак шашка китертү бурычы болай үтәлгән булыр иде: 11. … fe5!! 12.dh8 gf4! 13.ge5 hg3!! 14.fh4 fg7 15.hf6 eg5 16.hf6 de7 17.fb6 ad6 X.

Мондый халәт шашка уеннарының күпчелек төрләрендә сугылган шашкаларның тактадан йөреш тәмамлангач кына алынуы аркасында барлыкка килә: сугучы шашканы элек сугып үтелгән шашка туктата. Шунысы кызык: төрек шашкасында мондый халәт бөтенләй була алмый, чөнки аңарда шашкалар йөреш барышында ук бер-бер артлы тактадан алына.

Рус шашкасында «төрек сугуы» үрнәге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Караларның h4 кырында дамнары да бар инде, җиңү тантанасы озак көттермәс кебек тоела. Ләкин диаграммадагы позициядә аклар йөри: 1.hg3! h: e5 2.f: h6 (яки 2.f: b8). Сугып үтелгән g3 шашкасы, "амбразура"ны үз күкрәге белән томалап, дамга берьюлы f4 кырындагы шашканы да юк итүгә юл куймый. Димәк, җиңүгә дә аклар ирешә.

Халыкара шашкада «төрек сугуы» үрнәге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.26-21! 17:26:37:46 (күпчелекне сугу кагыйдәсе!) 2. 28:17:8:19 46:14 3. 29-23 14:32:49:40:29 (яңадан күпчелекне сугу мәҗбүрияте!) 4. 33:24:10:4:13:22:31 Х


Төрек шашкасында[16], сугылган шашкаларны кичекмәстән тактадан алып ташлау кагыйдәсе буенча, «төрек сугуы»… бөтенләй була алмый. Бу төшенчәне кулланышка французлар керткән.








Халыкара шашка партияләрендә еш үткәрелә торган гадәти сугулы һөҗүм алымнарының берсе. Үзара бәйләнешле үзәк позицияләрендә барлыкка килә. «Трап» комбинациясенең механизмын күрсәтүче үрнәкләр:
I. Кыска фланг ягыннан. Аклар — 34, 39, 40, 43, 44, 49 (6); каралар — 22, 23, 25, 28, 29, 33 (6). Сугулы һөҗүм йөрешләре: 1.40-35 29:40 2.35-30 25:34 3.44:35 33:44 4.49:27 Х.
II. Озын фланг ягыннан. Аклар — 27, 31, 32, 37, 38, 42, 48 (7): каралар — 9, 14, 16, 18, 22, 23, 28 (7). Сугулы һөҗүм йөрешләре: 1.31-26 22:31 2.26-21 16:27 3.37:26 28:37 4.42:4 Х.

Тыныч йөреш — шашкаларны сугу яки корбан итү белән бәйле булмаган, бернинди янаулар һәм кискен һөҗүм ясамый торган гади йөреш. Бу төшенчәне гадәттә сугулы һөҗүм сериясе барышындагы шундый йөрешләргә карата кулланалар. Тыныч йөрешләр комбинация шашкаларны корбан итүдән башланганда да булгалый. Бу очракта алар кискен һөҗүм адымнарын әзерләү һәм башкару өчен кирәк була.

Диаграммадагы позиция Ковельман-Тимковский партиясендә (1930 ел, Мәскәү) акларның 13 йөрешеннән соң барлыкка килгән. Караларның бер генә «тыныч» йөреше дә калмаган. Ләкин бу әле комбинация юк дигән сүз түгел. Һәм әлеге өермә бер шашканы корбан иткәннән соң ясалган "тыныч йөреш"тән башлана: 13. … ba5!! 14.db6 fe5!
Хәзер акларга 15.ab4 һәм 15.gh2 йөрешләрен ясарга ярамый, 15. … ed4! аркасында. Алайса, киттек дамга: 15.ba7. Ләкин каралар анда да көтеп кенә торалар икән: 15. … ed4 16.ce5 cb6! 17.ac5 db4 18.ac5 ed6 19.ce7 dd4 20.ec5 gd6 X.

Тагын бер позиция.

Бу позициядәге комбинация акларның 1. ab4! йөрешеннән соң башлана. Караларның 1. … cb6 2.ec7 bd8 алмашынуы аларны коткара алмый, чөнки аклар 3.fe5 йөрешеннән соң үзәкне басып алалар һәм, өч шашкасын дамга үткәреп, җиңел отышлы позициягә ирешәләр: 3. ... ed6 4.ec7 db6 5.de3 gf6 6.ed4 fe7 7.bc5 fe5 8.ca7 ab4 9.dd8 bd2 10.hg7 de1 11.ab8 X.
Әмма караларның 1. ... ef6 һөҗүменнән соң аклар бөтенләй оттыралар шикелле. Юк, алай түгел икән шул: 2.gf2!! fb2 3.dc3! bd4 4.fg5 ac3 5.fg3 hf4 6.ge7 fd6 7.hd2 X.

"Тышаулау"дан аермалы буларак, мондый «үзтышаулау» халәте, позициядәге шашкаларның формасыз төркем булып урнашуы аркасында, бер-берсенә йөрергә комачаулавыннан барлыкка килә. Каршы як бу өемгә һөҗүм итсә, шашкаларның бер өлешен югалтырга туры килә. Бу һөҗүмнәр гадәттә дам яки алдагы кырларга барып җиткән гади шашка тарафыннан башкарыла.
I. Беренче диаграммадагы позициядә ак дамга, караларның сул флангтагы "өчпочмагы"на h6 кырыннан һөҗүм итү өчен, үз шашкалары гына комачаулый: 1.hg5 fh6 2.fg6 hf6 3.ch6 X.
II. Ак дам, ирекле йөреш ясау мөмкинлегеннән файдаланып, кара шашкаларга тылдан һөҗүм итә: 1.bc7 de5 (1. … dc5 2.cd8 X) 2.ch6 bd6 3.hf8 X.
III. Кара төстәге "түрә"гә, көндәше һөҗүменнән качып котылу өчен, ике ягындагы «тән сакчылары» комачаулый: 1.cb6! ae7 2.de5 fd6 3.bd8 X.
IV. Кара дамның эшләре җайлана барган шикелле, ләкин ак дам, үзе шәһит китеп, аңа тышау салган «хезмәтче аю» бүләк итә: 1.cg5!! hf6 2.fe3 ec3 3.ed4 ce5 4.gf4 eg3 5.hf4 X.
V. Өске өчлек юлында «баганага басу» өчен, «тышаулаучы корбан» кирәк: 1.gf6! eg7 2.ca3 X.

I диаграмма. Дамга юл ачу
II диаграмма. Тыл һөҗүме
III диаграмма. Тышауланган дам
IV диаграмма. Аю хезмәте
V диаграмма. “Баганалы” тышаулану


Каршы як шашкаларының бер төркемен урыннан кузгалу мөмкинлегеннән мәхрүм итә торган «бәйләп кую» алымы. Халыкара шашкада озын флангны һәм кыска флангны тышаулау төшенчәләре кулланыла, 64 шакмаклы шашка төрләрендә — уң һәм сул флангларны. Һәркайсы гадәттә позициянең кимчелеге булып санала. Ләкин кайвакыт, билгеле бер максатларны күздә тотып һәм төгәл исәп-хисап нәтиҗәсендә, уенчы үз позициясен үзе дә ирекле рәвештә «тышаулап куя». 64 шакмаклы шашка уенында «Бодянский уены» һәм "Төс алмашынулы «Бодянский уены» башлангычлары шуңа мисал булып тора.

Диаграммадагы позициядә — каралар йөреше. Алар бу партияне бары тик акларның уң флангын «дыңгычлап тутырып тышаулап кую» юлы белән генә коткара алалар: 1. … dc5! 2.bd6 fe5! 3.df4 ab6 4.fe5 gf4 5.eg5 hd4 6.gf4 dc3 7.fg3 cb2 8.fg5 hf4 9.ge5. Ничья.

Уен азагы (эндшпиль)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен азагы (эндшпиль) — партиянең тактада гадәттә алты яки азрак шашка калган өлеше; уенда дамнар барлыкка килгәч була торган позиция һәм аны уйнау алымнары.
Кайвакыт шашка партиясе, уен уртасына (миттельшпильгә) кагылып тормыйча, турыдан-туры эндшпильгә кереп китә. «Шәһәр партиясе» дебютының «алмашынулы» дип аталган варианты — шундый тизләтелгән уен мисалы:

Уен тактасында алтышар шашка калдыра торган «давыл» болай башланып китә: 1.cd4 dc5 2.dc3 fg5 3.gf4. "Давыл"ны булдырмас өчен, аклар, 3.cb4! йөрешен кулланып, караларның уң флангына һөҗүмне кичектермәскә тиешләр. Бу йөрешне барыбер ясарга туры киләчәк бит: 3. … gh4 4.cb4. Ә хәзер каралар стандарт тактик алым ярдәмендә уен комплектының яртысын тактадан сыпырып ташлыйлар: 4. … ba5 5.db6 ac3 6. db4 cc3 7.cb2 ef6 7.bd4 hg3 8.fh4 fg5 9.hf6 gc3 (диаграмманы кара).[17]
“Хәнҗәр” булып c3 кырына үтеп кергән кара шашкага арткы яктан һөҗүм куркыныч түгел: 10.fe5 fe7! 11.ed4 ed6 12.db2 df4. Тактадагы 6x6 шашка эндшпиле гаять катлаулы, башта өстенлек каралар ягында була. Аклар саклануны 13.gf2! йөрешеннән башларга тиеш. Каршы як сайлап алган мөмкинлекләргә карап, берничә төгәл йөреш ясау шарт булып тора, бердәнбер төгәлсезлек тә акларны җиңелүгә китерә ала. Аклар бу сынауларны уңышлы үтсә, каралар үзләре ничьяга уйнарга мәҗбүр булалар.

Әйтергә кирәк, каралар, 10. … hg5 йөрешен кулланып, тигез уен азагына җиңелрәк юл аша да чыга алалар: 11.ed4 gf4.

Шашкалар саны 5х5 булган уен аәагы «Мазурок гамбиты» исемле дебюттан барлыкка килә[18]

Уен азагы (композиция)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен азагы (композиция) — шашка композициясе сәнгатенең бер төре (урысчасы — концовка). Махсус иҗат ителгән позицияләрдә гадәти булмаган «корбанлы» комбинацияләр яки «тыныч йөрешләр» белән башланган маневрлар үткәрү алымнары тәкъдим ителә. Стандарт калыптагы гадәти сугулы һөҗүмнәрдән берничә вариантлы булуы, практик партияләрдә сирәк очрый торган уен алымнары һәм үзенчәлекләре белән аерылып тора. Гади генә бер мисал:[19]

Тактада караларның a3 һәм акларның h2 шашкалары булмаса, биредә теләсә кайсы һәвәскәр үткәрә торган гадәти, «берне бирдем, икене бирдем, өчне алдым» калыбындагы «сугым комбинациясе» генә булыр иде: 1.hg5 fh4 2.ed4 ce3 3.fh8 X. Әлбәттә, бу йөрешләр диаграммадагы композициядә дә ясала. Ә менә шуннан соңгы уен нәтиҗәсендә берсен-берсе кабатламый торган өч финаллы миниатюра килеп чыга. Беренчесе: 3. … ab2 4.ed2! ce1 5.ha1 ea5 6.ac3!! ad2 7.hg3 hf2 8.gc1 X. Икенчесе: 6. … ae1 7.gf2 eg3 8. hf4 X. Каралар, булачак дамны тоттырмас өчен, алдан ук чара күреп куйса (5. … hg3 6.hf4), тактада гадәти «өчкә бер» нормаль уен азагы барлыкка килә. Аны хәзерге заманда үтә ялкау уенчылар гына белми инде…

Уен башлангычлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен башында, партиягә тиешле юнәлеш бирер өчен, якларның үз шашкаларын билгеле бер тәртиптә уенга кертүе.
Халыкара шашкада башлангыч атамалары акларның беренче йөреше буенча һәм эпонимик принципта куелган:
1. Һолланд башлангычы — 1.33-28;
2. Поляк башлангычы — 1.31-27;
3. Рафаэль башлангычы — 1.32-28;
4. Роозенбург башлангычы — 1.33-29;
5. Фабр башлангычы — 1.34-29;
6. Француз башлангычы — 1.34-30;
7. Шпрингер башлангычы — 1.31-26.
Әлбәттә, бу башлангычлар вариантларының да, караларның җавабына һәм аннан соңгы йөрешләргә бәйле рәвештә, үз атамалары бар.
Урыс шашкасы атамалары барлыкка килгән позиция үзенчәлекләрен чагылдыра, шул башлангычны беренче булып һәм еш кулланган яисә аның теориясен үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне искә төшереп тора. [3]

Халыкара шашкада — кайбер шашкаларның бер төркем позицияләр өчен уртак сурәтле булып урнашуы («казык», «рәгәтке», «кыскычлар» һ.б. рәвешендә).

Уң флангтагы «тышау»

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Акларның уң флангы — «классик тышауда». Өч кара шашка (g5, h4, h6) ак төстәге биш көндәшенә «богау салган». Ләкин уен тигез, чөнки үзәк аклар карамагында һәм аларның позициясе, шашкачылар һәм шахматчылар әйтмешли, «компроматсыз». СССРның 1971 елгы беренчелегендә уйналган Арустамов-Вигман партиясе — моңа ачык дәлил[20]. Аның гроссмейстер Владимир Вигман ясаган анализы — «Позицион уен» аңлатмасында.
Каралар “Казык” һәм “Төртке” позицияләре өчен гадәти булган 10. ... ef6 11.ce7 fd8 алмашынуын әзерләгәннәр һәм югарыда телгә алынган партиядә аны үткәрәләр дә.
"Үкчә сугуы"ның озын флангтагы үрнәге. 1.34-29 24:33 2.28:39 17:28 3.32:3 X.

Уен такталарының уртасында урнашкан кырлар һәм шашкалар. 100 шакмаклы тактада 13-24-38-27 кырлары белән чикләнгән дүртпочмаклыкны үзәк дип атау гадәткә кергән, 64 шакмалыда — c3-c7-f6-f3 дүрткелен.

Халыкара шашкада гадәти сугулы һөҗүмнәрнең берсе. Бу һөҗүмгә исем комбинацияне үткәрүче як позициясендәге шашкаларның үкчә сурәтендә булуына һәм бер шашканың уен барышында артка таба сугуына карап бирелгән.
Кыска флангтан бу калыптагы сугулы һөҗүм гадәттә «олимпик» (акларның «40» һәм «45», караларның «6» һәм «11» шашкаларыннан торган колонна) ярдәмендә «16», «9» («20») кырларына үткәрелә. Бу очракта ул «Филипп сугуы» дип аталган һөҗүмнән бары тик «34» шашкасының артка таба сугуы белән генә аерылып тора. Мәсәлән, менә мондый позициядә: аклар — 26, 27, 30, 32, 34, 36, 37, 38, 40, 45, 48, 49 (12); каралар — 3, 11, 12, 13, 14, 16, 17, 18, 19, 23, 25, 28 (12). Йөрешләре: 1.27-22 18:27 2.32:21 16:27 3.38-33 28:39 4.34:43 20:34 5.40:20 X (яисә 5.40:16 X).

Үсеш бәяләмәсе — теге яки бу як шашкаларының уен кырында алга киткәнлеге дәрәҗәсен билгеләү. Ул «темплар саны» дип аталган математик ысул белән тәгаенләнә («Темплар саны» аңлатмаларын кара).
Үсеш бәяләмәсенең югары булуы гадәттә уен азагында зур өстенлек бирә. Моңа мисал «Ыштан» атамасы аңлатмаларының II позициясендә китерелгән. Аңарда акларның темплар саны караларныкына караганда 10 берәмлеккә артыграк. Шул сәбәпле, караларның бер шашкасы югалуга да карамастан, аклар дамга беренче булып үтә һәм җиңүгә ирешә.
Ләкин уен башында һәм уртасында ук "югары үсеш"кә ирешү запастагы йөрешләрнең тиз бетүенә китерергә мөмкин. Шул сәбәпле, уенчы кайвакыт үз позициясен кискен рәвештә начарайтучы йөреш ясарга мәҗбүр була. Мәсәлән, Романычев уены (Һәлакәтле башлангыч) башлангычында нәкъ шул күренеш («Башлангычлар исемлеге» мәкаләсенең шул исемдәге атамасында китерелгән II позициясен кара[21]).

Халыкара шашка партияләре 100 шакмаклы уен тактасында үткәрелә. Ике якның 20 шәр шашкасы беренче дүрт рәтнең кара шакмакларында урнаштырыла. Уен тактасының сул яктагы иң аскы шакмагы — кара төстә.

64 шакмаклы тактадагы уеннарда каршы якның өченче рәтенә урнаштырылган һәм аның мөмкинлекләрен нык чикләүче шашкалар: аклар өчен — f6 яки d6 кырларының берсендә, каралар өчен — c3 яисә e3 кырларында. «Хәнҗәр» гадәттә аны куйган уенчыга зур өстенлек бирә, чөнки ул каршы якның ике яки өч шашкасын тоткарлап тора.

Уен барышында "хәнҗәр кую"га төрле юллар белән ирешеп була: 1) бер шашканы корбан итеп; 2) комбинация үткәреп; 3) тактик янаулар ярдәмендә. Диаграммада — соңгы алым үрнәге.
1.bc3! йөрешеннән соң, караларның партиясе җиңелүгә юл тота, чөнки акларның f6 кырына “хәнҗәр” урнаштыруыннан котылып булмый. Мәсәлән: 1…bc7 2.ef2 ed6 3.hg5! f:h4 4.ed4 c:e3 5.f:f6.
Шашка осталарының партияләрендә кайвакыт ике якның да бер-берсенә «хәнҗәр» куйган очракларга тап буласың. Мәсәлән, шундый позиция Беларусь Җөмһүрияте беренчелегенең Кондраченко-Валюк партиясендә барлыкка килде (2005 елда). Илнең иң көчле уенчылары көрәшне болай башладылар: 1.ab4 de5 2.ed4 hg5 3.ba5 ed6 4.gh4 gh6! 5.ba3 gf4. Бу позициядә еш кына уен, ике якның да теләкләре уртак булса, стандарт калыпка да кереп китә: 6.cb4 ec3 7.de3 fd2 8.ce3. Ләкин ул вакытта Аурупада да, бөтен дөньяда да беренчелек өчен көрәшкән гроссмейстерларга моның кирәге юк: 6.de3 f: b4 7.a: g5 e: c3 8.fg3 h: f4 9.g: e5 bc5 10.ef6.
Бик катлаулы һәм тактик мөмкинлекләргә бай позиция барлыкка килде! Партиянең дәвамы — “Наполеон һөҗүме” аңлатмасында.

Партиядә бер үк һөҗүмчән максатларда ясалган йөрешләр сериясе, уен максатларына ирешүнең тәвәккәл алымы.

Халыкара шашкада акларның уен барышында 27 нче кырдан 22 нчегә яки караларның 24 нче кырдан 29 нчыга үтеп керүе; бу алым сул фланг шашкаларын уенга кертергә һәм үзәктәге позицияне ныгытырга ярдәм итә. Халыкара шашка буенча дөнья чемпионы Һерман Һоогланд (Нидерландлар, 1891—1955) исеме белән аталган.

Цейтнот атамасы алманча Zeit (цайт) — «вакыт» һәм Not (нот) — «кытлык, җитешмәү» сүзләрен кушып ясалган. Ул шахмат, шашка, го һәм уен вакыты чикләнгән башка спорт төрләрендә кулланыла. Уен азагында яки кайвакыт иртәрәк тә йөрешләрне һәм хәрәкәтләрне ясау өчен вакытның бик аз калуын аңлата. Мондый шартларда уенчының зур ялгышлар ясавы яки билгеләнгән вакытны тулысынча сарыф итеп бетерүе ихтимал. Бу очракта уенчы җиңелгән дип санала. Шуңа күрә көндәшне катлаулы позицияләргә алып кереп цейтнот халәтенә кертү уен тактикасының бер өлеше буларак та кулланылырга мөмкин. Хәзерге заманда матбугатта һәм үзара аралашуда шулай ук «вакыт кытлыгы» һәм «кискен вакыт кытлыгы» атамалары да очрый.

Йөреш ясауның мәҗбүри булуы сәбәпле барлыкка килгән четерекле хәл; теге яки бу якның үз позициясен начарайта торган йөреш ясарга мәҗбүр булуы; теләсә нинди йөрешнең дә уенчы өчен кулай булмавы.

Бу позиция караларның 1. … fg7? йөрешеннән соң барлыкка килгән.[22] Алар 2.cd4 gf6 йөрешләреннән соң акларның бер генә файдалы йөреше дә калмас, дип өметләнәләр. Әмма…
... акларның җавабы 3. fe5!! dd2 4.ce3! киресенчә — караларны цугцванг халәтенә ирештерә. Йөрешне акларга тапшырып булса, барысы да ал да гөл булыр иде, ләкин моның өчен караларның бер генә “сабыр итү йөреше” дә юк. Алар партияне берсүзсез оттыралар.

Моңа охшаш позицияләр теләсә кайсы башлангычларда да барлыкка килә ала, бигрәк тә “Өер” калыбында уйналганнарда.

Практик уенда кайвакыт цугцвангның бик кызыклы очраклары да була. Диаграммада — 1984 елда уйналган Айрапетян-Әхмәдев партиясе позициясе. Каралар йөреше. 1. … gh4 йөрешеннән соң, уен ничьяга тәмамланырга тиеш: 2.cb4 hf2 3.cb6 ac5 4.bb8. Ләкин партиядә каралар ялгыш юлдан китәләр: 4. … cd6?.
5.cd4! Акларның бу корбаныннан соң ике тематик финал барлык килә ала. Беренчесе — цугцванг: 5. … ec3 6.gh4 db4 7.hd8 X. Икенчесе — бергә-бер оппозициясе: 5. … db4 6.dd8 gh4 7.ac5 hf2 8.df6! fe1 9. cb6 ac5 10.fc3 eb4 11.ac3 X.

"Сәнәкчек"не кара

Челтәр (яки Иләк) — позициядә шашкаларның бер-бер артлы ара калдырып урнашкан булуы. Мондый җитешсезлек яки аны шашкалар корбан итеп барлыкка китерү мөмкинлеге комбинацияләр үткәрү өчен төп мотив булып тора. Хәлиткеч сугуны тормышка ашыру "технология"се куелган максатның үтәлү механизмын эзләп табудан һәм комбинация үткәргәннән соң барлыкка килә торган позицияне анализлаудан гыйбарәт.

I диаграмма. Аклар йөреше. Челтәр — c5, c7, e5, e7, g7 шашкалары. Максат — f6 шашкаларын алып ташлау һәм f2 кырына — ак шашка, e3 кырына кара шашка китерү.
II диаграмма. Аклар йөреше. Челтәр — g5, e7, c7. Максат — f4, f6, a5, b6 кырларындагы шашкаларны алып ташлау. Җиңел отышлы уен азагы барлыкка килә.
III диаграмма. Каралар йөреше. Челтәр — f4, f2, d2, b2. Максат — d6 кырына ак шашка китерү. Барлыкка килгән уен азагындагы ике шашкалык өстенлек караларга җиңү китерә.
IV диаграмма. Каралар йөреше. Аклар позициясендә ике “челтәр” бар: I. f4, f2, d2, b2; II. b4, d2, g3. Димәк, караларның комбинациясе дә ике вариантлы.


"Иләк"тән файдаланып үткәрелгән комбинацияләр үрнәкләре:
I диаграмма. 1.gf4! eg3 2.hf2 fh4 3.de3!! bf4 4.cd2 ae3 5.fh8 ab4! 6.ed2! X. Акларның соңгы йөреше (6.ed2!) — җиңүгә ирешүнең иң җиңел ысулы.
II диаграмма. 1.de3! fd2 2.de5!! bb2 3.ae3! fb2 4.ea1 ac3 5.he1 X.
III диаграмма. 1. … de5!! 2.dd8 fg7! 3.bd6 ca1 4.ac7 bd6.
IV диаграмма. 1… ba7!! 2.ff8 de7!! I вариант: 3.fd6 bc5 4.db6 ab8 X II вариант: 3.fc5 fe5 4.df6 bd4 5.ce5 ae7 X.

Уен азагында дамның каршы як шашкаларын теге яки бу диагональ буенча тоткарлап торуы.

Түбәндәге позициядә караларның ялгызак «чик сакчысы», f7-g1 диагонале буйлап тиешенчә хәрәкәт итә-итә, акларның алты сугышчысына каршы тора һәм җиңелми: 1. … ga7 2.cd2 af2 3.bc5 fa7 4. ab4 af2 5.ab6 fa7 6. ba5 ac5 7.ba3 ca7 8.ab4 af2 9.db4 fa1. Ничья.

Читләштерү корбаны

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каршы якның уйнаучыга ниндидер өстенлекле йөреш ясарга мөмкинлек бирми торган шашкасын башка кырга юнәлтү өчен ясалган корбан.
Партияне коткарып калу юлын эзләүче акларга диаграммада күрсәтелгән киң капкага (c3 һәм g7 шашкалары арасына) керергә ярамый, чөнки 1.be5?? c1-b2 2.eh8 ba1 йөрешләрннән соң ак дам һәлак була. Димәк, c1 кырындагы кара дамны корбан биреп «читләштерергә» кирәк: 1.hg5! ch6 2.be5. Ничья.

Каршы якның үзәк позициясен камап алу һәм файдалы йөрешләр ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итү стратегиясе. Уенны алып бару рәвешенең иң катлаулысы дип санала.

С.Натов — В.Соков партиясе, СССРның VI беренчелеге, 1934 ел. 1.c3-d4 f6-e5 2.d4:f6 e7:g5 3.a3-b4 g5-h4 4.b2-a3 b6-c5 5.g3-f4 g7-f6 6.d2-c3 f6-g5 7.c1-b2 d6-e5! 8.f4:d6 c5:e7 9.c3-d4 g5-f4 10.e3:g5 h4:f6 11.h2-g3 c7-b6!
Караларның 11 нче йөрешеннән соң. 12.e1-d2 b6-a5 13.b2-c3 f6-g5 14.f2-e3 b8-c7 15.a1-b2 c7-b6 16.g3-f4 h8-g7 17.g1-f2 d8-c7 18.f4-e5? e7-f6! 19.b4-c5 f8-e7 20.a3-b4 c7-d6! 21.e5:c7 b6:d8 22.b2-a3 g5-f4 23.e3:g5 h6:f4.
Финал позициясе. Акларның әле җиде шашкасы бар. Ләкин бер генә кулай йөреше дә юк.
Аклар гаскәре тулысынча камалышта.

Комбинация барышында, хәлиткеч сугулы һөҗүм үткәрү максаты белән, каршы якның дам кырларындагы бер яки кайвакыт ике шашканы тактик алымнар белән урыннарыннан күчерү.64 шакмаклы тактада сүз гадәттә караларның d8 һәм f8 (аклар һөҗүм иткәндә), акларның c1 һәм e1 кырлары (комбинацияне каралар үткәргәндә) турында бара.100 шакмаклы тактада каралар ягыннан 2, 3 һәм 4 кырлары, аклар тылында 47, 48 һәм 49 кырлары «шартлатыла».

Каралар f6-e5? йөреше белән акларның g5 шашкасына һөҗүм иткәннәр. Беренче карашка, бу позициядә аклар тарафыннан бернинди сугулы һөҗүм үткәрү мөмкин дә түгел кебек.
Әмма аклар бу ирекле йөрештән, a3-f8 өске өчлек юлының “челтәрле” булуы сәбәпле, f8 кырын “шартлату” өчен файдалана алалар: 1.gf6! eg5 2.gf4!! ee1 3.ed4 ce3 4.dh6 eb4 5.ae7 fd6 6.hc5 X.

Шашкалар һәм шашка тактасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен җиһазлары, агачтан, картоннан, пласт материаллардан яки тыгыз тукымадан ясала. Ачык һәм җитәрлек дәрәҗәдә тонык төстәге таш һәм мәрмәр шакмакларын да кулланырга мөмкин. Шахмат тактасына һәм фигураларына куелган таләпләр шашка уены өчен дә кулай. Ярышларны оештыручылар тәкъдим иткән такталарның һәм шашкаларның яраклы-яраксыз булуын баш хөкемдар билгели. Шашкалар тактада артык тыгыз урнашырга яки бер-берсеннән нык читләшеп торырга тиеш түгел. Тактадагы шакмакларның гадәти үлчәме 5÷6,5 см, шакмакларның һәм шашкаларның киңлек чагыштырмасы 10:7. Такта өстәлдән аерым булган очракта, аны беркетеп кую мөмкинлеге булса, яхшырак.[23]

Шашка-шахмат сәгате

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шашка ярышларында гадәти һәм «тарихи» механик «Янтарь» сәгатьләре дә, заманча электрон сәгатьләр дә турнир регламентына бәйле рәвештә һәм бертигез кулланыла. Соңгыларында йөреш саен вакыт өстәп бару мөмкинлеге дә була, алар «яшен тизлегендә» һәм тиз уйнауга яраклаштырылган.

Уен азагында ялгызак дамның уң һәм сул яктагы ике борт шашкасын алгы тарафтан тоткарлавы. Уен такталарында "ыштан"ның берничә варианты барлыкка килә ала. 64 шакмаклы тактада: I. гади шашкалар — a7 һәм h8 (h6, h4) кырларында; ялгызак дам — d4 (e3, f2) кырларында. II. гади шашкалар — a5 һәм h8 (h6, h4) кырларында; ялгызак дам — c3 (d2, e1) кырларында. 100 шакмаклы тактада: I. гади шашкалар — 6 һәм 5 (10, 20, 30) кырларында; ялгызак дам — 28 (33, 39, 44) кырларында. II. гади шашкалар — 16 һәм 5 (10, 20, 30) кырларында; ялгызак дам — 32 (38, 43, 49) кырларында. III. гади шашкалар — 26 һәм 5 (10, 20) кырларында; ялгызак дам — 37 (42, 48) кырларында. Бу торышларның барысында да, гади шашкалар башлап йөрергә тиеш булса, ялгызак дам җиңүгә ирешә.
I.

Ике балаклы «ыштан»: көндәш шашкаларының кайсысын тыксаң да, каралар котылып кала алмый:

II. «Ыштан» финалының практик уендагы кулланылышына бер мисал[24]:

Акларның бер шашкасы югала. Әмма исән калачак ике ак шашканың алтынчы рәткә кадәр килеп җиткән булуы да — җиңү яулар өчен җитәрлек казаныш: 1.fg7! hf8 2.ed6 ef6 3.cd6 fg5 4.dc7! gf4 5.cb8 fe3 6.bc7!! db6 7.ba7 ba5 8.af2 fg7 9.fd4 gh6 10. dc3 hg5 11.cd2 gh4 12.de1 X. «Ыштан» кара шашкаларның икесен дә берәм-берәм йотарга әзер!

«Уен азагын» кара

Этюд — шашка композициясенең уен азагына багышланган әсәре.

Диаграммада — шашка композициясенең «Харьянов этюды» дигән классик үрнәге.[25]
Акларга җиңү бурычы куелган. Әлбәттә, башта караларның дамын юк итәргә кирәктер. 1.gh6 cg5 2.hf4 fg5 3. fh6 hg3. Каралар башкача йөрсә, аклар аларның шашкаларын яңадан өске икелек юлына басып тоткарлаячак: 4.hf4 X.
4. cb6. Югыйсә, каралар, бу шашканы үз урынында калдырып, ничьяга ирешәләр: 4.he3? dc7. Әлбәттә, 4. ... gh2: алга, дамга, аклар g1 кырын, 5.he3 һәм 6.eg1 йөрешләрен ясап, томалап куйганчы ук.

Аклар нишләргә тиеш соң, хәзер 5.ba7 dc7! йөрешеннән соң җиңү турында хыялланырга гына кала бит? Әмма — 5.bc7!! db6. Аяз көндә күк күкрәп, яшен яшьнәгән кебек! 6.ef2 ba5. Әлбәттә, караларга дам куярга ярамый: 6. ... hg1 7.hf8 X. Дам куймасаң, аклар бу соңгы өметне гади шашкага алмаштырып юк итә: 6. ... ed6 (ef6) 7,fg3 hf4 8.ha7 X. Димәк, караларга “эндшпиль ыштанын” киюдән башка чара да юк: 7.fg3 hf4 8.hd2 ef6 9.dc3 fg5 10.cd2 gh4 11.de1 X.
Нәрсә соң ул шашка уенындагы “ыштан”? Анысын югарыдагы “Ыштан” аңлатмасын укып бел.

Урыс шашкасындагы уен башлангычы. Беренче йөрешләре: 1.cd4 de5 2.bc3 (dc3) ed6 3.ef4.

Ян як (борт) кырлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шашка тактасының уң һәм сул кырыендагы (асма рәтләрдәге) кара шакмаклар.

Ян як (борт) шашкалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ян як кырларында урнашкан шашкалар.

Бер яки берничә шашканы корбан итеп, каршы якның отышлы булып тоелган һөҗүмен кире кагу ысулларының берсе. Акларның 1. cd4 һөҗүменнән соң, караларга каршы якны дамга үткәрү куркынычы яный: 1. … cb6 2.a: c7 d: b6 3. de5 f: d4 4. ab4 c: a3 5. e: a7 X Ләкин караларны котылгысыз җиңелүдән 1. … gf4!! йөреше коткарып кала. Нәтиҗәдә урыс шашкасындагы уен тигезләнә, ә бразилия шашкасында каралар, күпчелекне сугу мәҗбүри булганга күрә, хәтта җиңүгә дә ирешә.

  1. Габриэлян В. Р., Дрозд Н. И. — Творчество армейских шашистов. — М.: Воениздат, 1989. — 140 нчы бит.
  2. Габриэлян В. Р., Дрозд Н. И. — Творчество армейских шашистов. — М.: Воениздат, 1989. — 119 нчы бит.
  3. https://www.ozon.ru/context/detail/id/19715486/
  4. http://64-100.com/shashechnye-istorii-treugolnik-petrova
  5. https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D0%B3%D1%8B%D1%87%D0%BB%D0%B0%D1%80_%D0%B8%D1%81%D0%B5%D0%BC%D0%BB%D0%B5%D0%B3%D0%B5_(%D1%83%D1%80%D1%8B%D1%81_%D1%88%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%B0%D1%81%D1%8B)
  6. http://www.bf2001.narod.ru/chetverg/chetv058.htm
  7. Габриэлян В. Р., Дрозд Н. И. — Творчество армейских шашистов. — М.: Воениздат, 1989. — 138 нче бит.
  8. В. Я. Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 150 нче бит
  9. https://www.youtube.com/watch?v=KxPZuaKPX8Q
  10. Куличихин А. И., История развития русских шашек. — М.: Физкультура и спорт, 1982. — 18-20 нче битләр.
  11. http://klex.ru/kvg
  12. В. Я. Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 81-82 нче битләр
  13. https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D0%B3%D1%8B%D1%87%D0%BB%D0%B0%D1%80_%D0%B8%D1%81%D0%B5%D0%BC%D0%BB%D0%B5%D0%B3%D0%B5_(%D1%83%D1%80%D1%8B%D1%81_%D1%88%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%B0%D1%81%D1%8B)#%D0%A7%D3%99%D0%BD%D0%B5%D1%87%D0%BA%D0%B5_(%D0%A1%D3%99%D0%BD%D3%99%D0%BA%D1%87%D0%B5%D0%BA)
  14. Берлинков Б. Л., Рокитницкий А. В. — Шашечные партии белорусских мастеров. — Мню: Полымя, 1983. — 2060297 нче битләр.
  15. В. Я. Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 99-100 нче битләр
  16. https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D3%A9%D1%80%D0%B5%D0%BA_%D1%88%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%B0%D1%81%D1%8B
  17. https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A8%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%B0_%D1%83%D0%B5%D0%BD%D1%8B_%D0%B0%D1%82%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B#%D0%A3%D0%B5%D0%BD_%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%B3%D1%8B_%28%D1%8D%D0%BD%D0%B4%D1%88%D0%BF%D0%B8%D0%BB%D1%8C%29
  18. https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D0%B3%D1%8B%D1%87%D0%BB%D0%B0%D1%80_%D0%B8%D1%81%D0%B5%D0%BC%D0%BB%D0%B5%D0%B3%D0%B5_(%D1%80%D1%83%D1%81_%D1%88%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%B0%D1%81%D1%8B)#%D0%9C%D0%B0%D0%B7%D1%83%D1%80%D0%BE%D0%BA_%D0%B3%D0%B0%D0%BC%D0%B1%D0%B8%D1%82%D1%8B
  19. Габриэлян В. Р., Дрозд Н. И. — Творчество армейских шашистов. — М.: Воениздат, 1989. — 139 нчы бит.
  20. В. Я. Вигман, Радость творчества. — М:Физкультура и спорт, 1986, 81-82 нче битләр
  21. https://tt.wikipedia.org/wiki/Башлангычлар_исемлеге_(урыс_шашкасы)?veaction=editsource&section=49#Романычев_уены_%28Һәлакәтле_башлангыч%29
  22. http://www.shashkivsem.ru/kak-vyigryvat/kogda-svoj-xod-xochetsya-propustit.html
  23. http://www.sportzone.ru/sport/rules.html?sport=chess&chapter=07
  24. Габриэлян В. Р., Дрозд Н. И. — Творчество армейских шашистов. — М.: Воениздат, 1989. — 140 нчы бит.
  25. https://v-damki.com/etude/60-etyud-haryanova.html