Шәһитләр (фильм, 2008)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәһитләр (фильм, 2008) latin yazuında])
Шәһитләр
фр. Martyrs
Жанр психологик куркыныч фильм
Режиссёр Паскаль Ложье[d][1][2][3][…]
Продюсер

Ричард Грандпьер

Саймон Тротье
Сценаричы Паскаль Ложье[d]
Баш ролләрдә Моржана Алауи
Милен Жампаной
Оператор
Көйязар Seppuku Paradigm[d]
Киноширкәт Җитештерү:
Canal+[d], Wild Bunch[d] һәм Ciné+ Classic[d]
Дистрибьюция:
Wild Bunch[d] һәм Netflix
Озынлык 95 минут
Ил  Канада[4]
 Франция
Тел француз теле
Дөнья күрү май 2008,
IMDb ID 1029234

«Шәһитләр» (фр. Martyrs) — режиссер Паскаль Ложьеның 2008 елда экранда чыккан фильмы.

Сюжет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер ел диярлек Люси исемле кыз хәбәрсез югалган дип санала, ләкин көтмәгәндә, кыйналганһәм җәфаланган хәлдә, ул табыла. Полиция аптырашта кала, чөнки Люсиның тәнендә күп санлы кыйнауларга карамастан, җенси көчләү эзләре булмый. Бу җинаять шулай да ачылмаган булып кала.

Унбиш ел гомерен Люси үзен газаплаган кешеләрне эзләүгә багышлый. Эзләүләр нәтиҗә бирә: кыз ир-атны һәм хатын-кызны таба ала, алар, аның фикеренчә, аны газаплаучыларның берсе булалар. Ул аларның йортына бәреп керә һәм анда булдынарны рәхимсез үтерә. Шуннан соң Люси үзенең дусты Аннага шалтыратып, аны килергә сорый. Люси шулай ук Аннага аны күптән инде ниндидер «җан иясе» эзәрлекли дип сөйли. Җан иясе җәфаланган хатын-кызга охшаган. Люси бу хатынга качарга ярдәм итми. Бу җан иясе Люсиның фантазиясендә генә була. Люси, җәзалаучылар үлгәч, җан иясе аны тынычлыкта калдырачак дип уйлый, ләкин бу болай булмый. Люси инде куркуын түзә алмый һәм үз-үзенә кул сала.

Анна йортның подвалында җәфаланган яшь хатын-кызның яшерен бүлмәсен таба. Анна бәхетсезгә ярдәм итәргә тырыша, ләкин өлгерми, чөнки өйгә башка кешеләр килә, алар белән барысы да Мадемуазель дип атаган хатын-кыз җитәкчелек итә. Ул Аннага үзенең яшерен җәмгыятькә каравын аңлата, аның әгъзалары теге дөньяның серен ясалма рәвештә шәһитләр булдыру юлы белән ачарга телиләр (яшь кызларны җәфалыйлар). Мадемуазель фикеренчә, берничә ай яки хәтта еллар газапланганнан соң, тормыш һәм үлем чигендә булган кызлар үз күзләре белән теге дөньяны күрергә һәм үз белемнәрен җәмгыятькә тапшырырга тиеш. Үткәндәге канлы экспериментлар уңышсыз булган корбаннар я акылдан шашканнар, я авыртудан үлгәннәр. Ләкин Мадемуазель Анна чын шәһит була ала дип саный. Аның боерыгы буенча кызны чылбырлап, ерткычларча җәзалый башлыйлар. Берникадәр вакыттан соң Аннаның тиресен салдыралар. Аннан соң Аннаны лампа алдына асып куялар. Моңа кадәр 4 кыз гына теге дөньяның шаһиты булган, ләкин бары тик Анна гына Мадемуазельгә күргәнәрен сөйләгән. Икенче көнне йортта бөтен яшерен җәмгыять җыела. Алар Мадемуазельдән күп еллар шулай эзләгәннәрен ишетергә телиләр. Әмма Мадемуазель үзенең чыгышы алдыннан үзен пистолеттан үтерә, шулай да коллегаларына теге дөньяның серен җиткерми.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]