Эленмә кәшишханә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эленмә кәшишханә latin yazuında])
Эленмә кәшишханә
Нигезләнү датасы 491
Сурәт
Дәүләт  Кытай
Административ-территориаль берәмлек Һуньюань[d]
Каталог коды 30
Архитектура стиле Кытай архитектурасы[d]
Мирас статусы Кытайның сакланган һәйкәлләре[d]
Карта
 Эленмә кәшишханә Викиҗыентыкта

Эленмә кәшишханә, асылма монастырь, яки Сюанькун-сы (кытайча 懸空寺, пиньинь: Xuánkōng Sì) — Кытайның Шәнси вилаятендә Хәншән изге тавы янында кыяда төзелгән гыйбәдатханә комплексы. Кәшишханә Датун шәһәреннән 65 км ераклыкта урнашкан. Датун янында шулай ук Юньган мәгарәләре бар.

Әлеге кәшишханә зур тарихи әһәмияткә ия, биредә күп туристлар килә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

491 елда Төньяк Вэй династиясе идарә иткән чорда кәшишханә төзелгән. Гыйбадәтханәләр буддист, даос, конфуциан алтарьларын берләштерә.

Кәшишханәнең текә дивары буенча 40 зал һәм павильон урнашкан. Биналар кыяга тереп куелган субайларда тотылып тора.

Кәшишханәдә 80 төрле сын урнашкан, иң зуры — Татхата сыны.

1982 елдан кәшишханә Кытай Милли Һәйкәле буларак саклана.

Сюанькун-сы — буддизм, даосизм, конфуцийчылык дини-фәлсәфи тәгълиматларын берләштергән Кытайның бердәнбер гыйбадәтханәсе.

Күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]