Энҗекәй белән Юлдыкай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Энҗекәй белән Юлдыкай latin yazuında])
«Ынйыкай белән Юлдыкай»
Җыр
Язылган 1894 елда язып алынган
Көй авторы халык
Сүзләр авторы халык

«Энҗекәй белән Юлдыкай» («Энҗекәй белән Юллыкай», «Ынйыкай белән Юлдыкай») — башкорт халык җыры (салмак көй). Җыр вариантлары 1894 елда С. Г. Рыбаков тарафыннан Ырынбур губернасы Орск өязенең Солтан приискысында (хәзер Башкортстанның Баймак районы) Абдрахман Үзәнбаевтан язылып алынган. Җыр «Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» исемле китапта нәшер ителә. Соңыннан җырны Г. Г. Ишбулатов, Ф. Х. Камаев, М. М. Сәгыйтов, Н. Д. Шоңкаровлар язып алалар.

С. Г. Рыбаковның «Музыка и песни уральских мусульман с очеркым их быта» китабы тышлыгы

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Рыбаков язып алган версиядә җырның тарихы башкортларның җәйләвендә булган вакыйга белән бәйле. Җәйләүдә җиде кыз яши, аларның берсенең егете була. Бер көн, барысы да чабынлыкта булган чакта, егет кызлар янына килгән. Кымыз белән итне алам, дип, егет күрше бай куыш өстенә менә. Югарыдан төшеп килгән чагында егет чалгыларга эче белән барып төшеп, һәлак була. Кызларны егетнең үлемендә гаеплиләр һәм Себергә сөрәләр. Кызларның икесе җыр иҗат итә, аннары җырны аларның исеме белән атый башлыйлар.

Икенче версия буенча, Энҗекәй — кыз, ә Юллыкай — егет исеме. Кич утыруда бәхетсез очрактан кызның ахирәте һәлак була. Бер-берсен яраткан Энҗекәй белән Юллыкайны аның үлемендә гаеплиләр һәм төрмәгә бикләп куялар.

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыр эпик характерда. Көе — киң диапазонлы (дуодецима), орнаментикасының, музыкаль фразаларның кабатланмавы белән аерыла. Музыкаль теманың иң югары ноктасына көйнең квинт тонына күтәрелүе һәм терца тонына кадәр кинәт кенә төшүе аша ирешелә.

Башкаручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оста башкаручылар арасында — РФ халык артисты Ф. Ә. Килдиярова. Җыр мотивлары буенча Газиз Әлмөхәммәтов — опера, драматург Х. Г. Габитов пьеса иҗат итәләр[1]. «Энҗекәй белән Юллыкай» пьесасы (1924), шул елларда күп тапкырлар Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында куелды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Габитов Хабибулла Габделькагирович. Энциклопедия Башкортостана