Юлиан Апостата

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фла́вий Кла́вдий Юлиа́н
Flavius Claudius JULIANUS
Юлиан Мөртәт яки Мәҗүси
Юлиан Мөртәт
Тулы исеме Flavius Claudius JULIANUS
Һөнәре Рим императоры (361 — 26 июнь, 363 ел), фәлсәфәче
Туу датасы 27 февраль 331(0331-02-27)
Туу җире Константинополь, Рим империясе
Ватандашлыгы Рим
Үлем датасы 26 июнь 363(0363-06-26) (32 яшь)
Үлем җире Маранга, Сасанидлар дәүләте
Әтисе Юлий Констанций
Юлиан Рим тәңкәсендә
Соңгы Юлианның сугышы - Фарсы сугышы. Үлем урыны.

Фла́вий Кла́вдий Юлиа́н, христианлык тарихында - Юлиан Мөртәт - латинчә Юлиан Апостата (tat. lat. Yülian Mörtät, лат. Flavius Claudius Iulianus, Iulianus Apostata) (331-363) - Борынгы Рим императоры 361-363 елларда, гаскәр башлыгы, Бөек Константин нәселеннән. Римның соңгы мәҗүси императоры, ритор, фәлсәфәче, мәҗүси галим. Кайчакта Юлиан II дип йөртелә.

Тарих[үзгәртү]

Епископтан мәҗүсилеккә[үзгәртү]

Юлиан - Бөек Константинның бертуганның улы. Евсевий епископы тарафыннан тәрбияләнгән. Юлианның рухи үсешенә эллин мәдәниятенә табынучы Мардоний зур йогынтысы ясаган, шуңа күрә Юлиан балачактан бирле мәҗүсилекне яклаучы булган.

Галлиядә[үзгәртү]

335 елда император Констанций Юлианны цезарь һәм Галлиянең башлыгы итеп раслаган.

Фетнә һәм хакимият[үзгәртү]

360 елда Галлия легионнары Констанцийга каршы баш күтәргән һәм Юлианны император-август итеп игълан иткәннәр.

361 елда Констанций үлгәннән соң Юлиан - Рим дәүләте бердәнбер хакиме булып чыккан.

Дәүләт ислахлары[үзгәртү]

Юлиан Рим императоры булганда муниципаль курияләр (җирле хакимият) хокукларын киңәйткән, салымнарны киметкән, сарай штатын кыскарткан, бай, зиннәтле сарай кешеләреннән баш тарткан.

Христианлыкка каршы көрәш[үзгәртү]

Юлиан Рим императоры итеп игъланнан соң, зыялы катлам тарафыннан якланып, үзен мәҗүси динне тарафдар булып ачык белдергән. Юлиан яңа мәҗүсилекне Платон фәлсәфәсе нигезендә ясаган. Юлиан христианнарга каршы ике эдиктны (канунны) раслаган, мәҗүси гыйбадәтханәләрне торгызган, христианнарга каршы чыгышларны, трактатларны, хатларны язган.

Нәфрәт һәм үлем[үзгәртү]

Христиан рухание Юлианны нәфрәт итә башлаган, каһәрләгән һәм аңа "Мөртәт" (Apostata) исемен биргән.

Юлиан фарсыларга каршы сугышта Тигр елгасында яраланган һәм җәрәхәтләрдән үлгән. Юлиан үлгәннән соң, яңа император Иовиан христианнарга каршы эдикларны юкка чыгарган, эзәрләүләрне туктаган.

Юлианның фәлсәфә әсәрләре[үзгәртү]

  • Juliani imperatoris quae supersunt. Rec. F. C. Hertlein. T.1-2. Lipsiae, 1875—1876.
  • Юлиан. Кесари, или императоры на торжественном обеде у Ромула, где и все боги. СПб, 1820.
  • Юлиан. Речь к антиохийцам, или Мисапогон (враг бороды). / Пер. А. Н. Кириллова. Нежин, 1913.
  • Юлиан. Против христиан. / Пер. А. Б. Рановича. // Ранович А. Б. Первоисточники по истории раннего христианства. Античные критики христианства. (БАтЛ). М., Политиздат. 1990. 480 стр. С. 396—435.
  • Юлиан. К совету и народу афинскому. / Пер. М. Е. Грабарь-Пассек. // Памятники позднего античного ораторского и эпистолярного искусства. М.-Л., Наука. 1964. / Отв. ред. М. Е. Грабарь-Пассек. 236 с. С. 41-49.
  • Император Юлиан. Письма. / Пер. Д. Е. Фурмана под ред. А. Ч. Козаржевского. // ВДИ. 1970. № 1-3.
  • Император Юлиан. Сочинения. / Пер. Т. Г. Сидаша. СПб, Изд-во СПбГУ. 2007. 428 стр. (К Царю Солнцу. Гимн к Матери Богов. Фрагмент письма к жрецу. К невежественным киникам. К Ираклию кинику. Антиохийцам, или Брадоненавистник. Письмо к Нилу… Послание к жителям Эдессы. Похвальное слово царице Евсевии. Послание к сенату и народу афинскому. Послание к Фемистию философу. Утешение, обращенное к себе в связи с отъездом Саллюстия. Письмо к Евагрию. О Пегасии)

Моны да карагыз[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]