Юлия Шебештьен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юлия Шебештьен latin yazuında])
Юлия Шебештьен
Туган 14 май 1981(1981-05-14) (42 яшь)
Мишкольц, Венгрия
Ватандашлыгы Венгрия байрагы Маҗарстан
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)

 Юлия Шебештьен Викиҗыентыкта

Юлия Шебештьен (маҗар. Sebestyén Júlia; 1981 елның 14 мае, Мишкольц, Венгрия) — Венгрия тимераякта фигуралы шуучысы. Европа чемпионы (2004), тугыз тапкыр Венгрия чемпионы (2002—2010).

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юлия 1981 елның 14 маенда Венгриянең Мишкольц шәһәрендә туа. Фигуралы шуу белән 1984 елда шөгыльләнә башлый[1].

1995 елда беренче тапкыр Европа чемпионатында чыгыш ясый һәм анда 15 нче урында урнаша. 1998 елда Нагано шәһәрендә узган Олимпия уеннарында Юлия 15 нче урында урнаша. Шул ук елда беренче тапкыр дөнья чемпионатында катнаша һәм анда 19 нчы урында була.

2001 нче елда беренче тапкыр Венгрия чемпионатында алтын медаль яулый ала. 2001—2002 сезонында Гран-при этапларында чыгыш ясый, Америкада узган ярышта 6 нчы була, Россиядә — 8 нче. Солт-Лейк-Сити шәһәрендә узган 2002 елгы Олимпия уеннарын 8 урында тәмамлый.

2003 елгы Европа чемпионатында бронза медале иясе була.

2003—2004 сезонында беренче тапкыр Гран-при финалына уза ала һәм анда алтынчы урында урнаша. 2004 елның февралендә Будапештта узган Европа чемпионатында Юлия җиңүче була. Аңа кадәр ялгыз шууда Венгрия хатын-кызларының мондый казанышлары булмаган һәм Юлия Европа чемпионатында хатын-кызлар ярышларында алтын яулаган беренче спортчы булып тора. Дөнья чемпионатында 6 нчы була.

Юлия Туринда 2006 елда узган Олимпия уеннарында чыгыш ясый һәм 18 нче була. Шулай ук 2010 елда Ванкуверда узган Олимпия уеннарында 17 нче була[2]. 2010 елгы дөнья чемпионатын 15 нче урында тәмамлый һәм шуннан соң карьерасын тәмамлый.

Карьерасын тәмамлаганнан соң тренер булып эшли, аның укучылары арасында шулай ук Венгрия фигуралы шуучысы Иветт Тот та була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Биография. www.isuresults.com.(ингл.)
  2. Competition Results. www.isuresults.com.(ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]