Яка чылбыры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яка чылбыры latin yazuında])
Яка чылбыры

Яка чылбыры - хатын-кызларның бизәкле изү каптырмасы. Ул ике өлештән – изү каптырмасы белән күкрәккә төшеп торган асылмалардан гыйбарәт. Асылмалар урта өлешләрендә фигуралы ваграк, очларында эре ялтыравык җиз тәңкәләр тезелгән чылбырлардан хас.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каптырма хатын-кыз күлмәгенең утыртма якасына тегелгән. Яка үзе муенга аерым киелгән яки уем тирәли тегеп куелган. Бизәк, нигездә, көмештән яки алтын йөгертелгән материалдан эшләнгән. Асылмаларсыз каптырма рәвешендә дә ясалган. Аларны бәйрәмнәрдә, кунакка барганда, бай хатын-кызларының яше дә, карты да кигән. Өч чылбырлы яка үсмер һәм җиткән кызларныкы, биштән алып тугызга кадәр чылбырлысы, гадәттә, тормыштагы хатыннарныкы саналган. Биш асылмалысы – классик яка, ул үзенең нәфислеге белән аерылып тора. Үреп ясалган тәңкәләргә уелган асылташлар аларны тагын да матуррак, күркәмрәк итә, ямь өсти.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каптырма күп төрле була ала,мәсәлән, түгәрәк, дүртпочмаклы, йөрәк һәм яфрак сыман һәм бик куп башка формада. Үреп-челтәрләп ясалган бизәкләр, гадәттә, эре асылташ тирәсендә туплана. Яссы үрелеш белән бергә, түбән һәм югары рельефлы бизәкләр дә киң таралган. Соңгылары кыйммәтле бизәнү әйберләренә хас. Әйтик, каптырмаларның ярым капкачлары уртасына аметист куелган, ул исә вак фирүзә ташлары белән тирәләнгән.

Чылбырлардагы җиз ялтыравыклар үзләренең тышкы сызыклары белән характерлы. Алар, нигездә, яфракны хәтерләткәннәр, үзара боҗралар ярдәмендә ялтыравыклы чылбырлар олы тәңкәле асылмалар белән төгәлләнгәннәр. Тәңкәләрдәге эре асылташлар, каптырмадагы кебек үк ваграклары белән әйләндерелгән. Топаз, сердолик, төсле пыяла, астына төсле фольга куелган гади пыяла да зәркәннәр тарафыннан яратып куелган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасыр уртасында һәм икенче яртысындагы яка чылбырлары аерым бер нәфислек, нечкә зәвыклы эшләнешләре белән игътибарны җәлеп итә. Бу чорда үреп-челтәрләп эшләнгән бизәкләр аеруча кыйммәт булган. Купшы үрү өчен кулланылган чыбыклар гаҗәеп нечкә, зәркән осталыгы бәяләп бетергесез була. Кулланылган тәңкәләргә карап, аларның “туган елларын” билгеләп була. XIX гасыр азагында яка чылбыры гамәлдән чыга.

Яка чылбырының XVIII гасыр башында ук кулланылышта булуы билгеле, әмма килеп чыгу тарихы мәгълүм түгел. Бу хакта галимнәр арасында төрле фикер йөри. Берәүләр аны керәшеннәрнең тәңкә белән эшләнгән муенсалары нигезендә барлыкка килгән дип уйлый. Икенчеләре исә Идел буе болгарларының фибула-каптырмаларыннан үзгәреш алган дип исәпли. Мондый төр каптырмаларның шулай ук Идел буе халыкларына керүче чуваш, мордва, мари һәм Үзәк Азия төрки халыклары кыргыз, казах, төрекләрдә дә булуы мәгълүм. Татар зәркәннәре исә аны гаҗәеп нәфис, матур, бай һәм биниһая кыйммәтле бизәү әсбабы – яка чылбыры дәрәҗәсенә күтәрә алган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]