Җылаер платосы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җылаер платосы latin yazuında])

Җылаер платосыБашкортстанның көньягында урнашкан плато.

Төньякта Агыйделнең көнчыгыштан көнбатышшка аккан өлеше, көньякта Гөбәрле таулары, көнбатышта Олы Иек, көнчыгышта Сакмар елгалары тарафыннан чикләнә. Башкортстанның Күгәрчен, Җылаер һәм Зиянчура районнарына туры килә.

Плато палеоген дәверендә мезозой чорына кайтып килгән урындагы пенепленның калкуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклеге — 300-600 м. Көнчыгыш өлешендә рельефы тигез, көнбатышында — тау-теземле. Күпчелегендә утырма һәм вулканчыл токымдардан тора. Чокыр-үзән челтәренең озынлыгы 1 кв. км-га 1-2 километрны тәшкил итә.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]