Әнсари

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнсари latin yazuında])

Әнсари (гар. - ярдәмче, булышчы, тарафдар) - Мөхәммәдне пәйгамбәр дип таныган һәм аңа ярдәм иткән кешеләр. 622 елда Мөхәммәд үзенең тарафдарлары белән Мәккәдән Мәдинәгә (Ясрибка) күчәргә мәҗбүр була. Мөхәммәд яклы ясриблылар, ягъни әнсарилар, Ислам динен Гарәбстанның башка халыклары арасында да таратучылар булганнар. Әнсариларны мөселман җәмәгатьчелеге ихтирам иткән. Коръән аларга оҗмах вәгъдә итә.