Әтрап

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әтрап latin yazuında])
Әтрап
Дәүләт  Төрекмәнстан
Төрекмәнстан картасында әтрапларның чикләре ак төс белән аерып бирелгән

Әтрап (төрекм. Etrap) ― Төрекмәнстанның заманча административ-территориаль бүленешенең икенче дәрәҗә административ-территориаль берәмлеге. Татарча районга туры килә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрекмәнстан вилаятьләре әтрапларга бүленә, бу Төрекмәнстан ССРның элеккеге өлкәләрен районнарга бүлүгә туры килә. Шулай ук Төрекмәнстан башкаласы — Ашхабад шәһәре — берничә шәһәр әтрабына бүленгән. Илнең калган шәһәрләрен әтрапларга бүлү турында төгәл мәгълүмат юк.

Әтраплар җирле (әтрап) буйсынуындагы шәһәрләрдән, бистәләрдән һәм генгешликлардан тора (генгешлик бер яки берничә авылны үз эченә ала). Генгешликлар совет чорындагы авыл Советларына охшаш. Әтрап башлыклары «Хәким» дип атала һәм Төрекмәнстан Президенты тарафыннан билгеләнә.

2008 елга кадәр әтрапларның вәкиллекле органнары «Халк Маслахаты» булган, аларның әгъзалары 2003 елгы Төрекмәнстан Конституциясе нигезендә тиешле административ-территориаль берәмлекләр гражданнары тарафыннан дүрт елга сайланган.

2016 елның 1 февраленә Төрекмәнстанда 50 әтрап, шәһәрләрдә 8 әтрап һәм әтрап хокуклары булган 15 шәһәр булган.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Этрапские казыеты и казыеты городов с правами этрапа // Судебные системы Европы и Евразии. Том 3. Евразия. Научно-энциклопедическое ... - Под ред. Курбанова Р.А., Гурбанова Р.А. — Научно-энциклопедическое издание. — «Проспект», 2019. — Т. 3. Евразия. — С. 224. — 422 с. — ISBN 5392291821. — ISBN 9785392291823.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Закон Туркменистана от 18 апреля 2009 года «О порядке решения вопросов административно-территориального устройства Туркменистана, присвоения наименований и переименования государственных предприятий, организаций, учреждений и других объектов».

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]