Әхлак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхлак latin yazuında])
Әхлак
Сурәт
Кайда өйрәнелә этика
Моңа өлешчә туры килә намуслылык[d]
Моның каршысы неморальность[d]
 Әхлак Викиҗыентыкта

Әхлак — гамәли акыл; кешелек сыйфатлары; холыкка, җан-акыл төзелешенә хас күнекмәләр; гадәтләр, йолалар, мода, хәрәкәт; иҗтимагый аң формасы һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төре; тарихның гуманистик перспективасын, кешелеклелек идеалын чагылдыручының үзкыйммәтен раслау, бәхеткә һәм лаеклы тормышка омтылу; «башкаларга ярдәм вә яхшылык итү, һичкемгә җәбер вә зарар итмәү табигате»[1].

Әхлак җәмгыять тормышының бөтен сферасында кеше хәрәкәтен тәртипкә сала һәм билгеле бер иҗтимагый нигезләрне, тормыш төзелешен, аралашуны яклый һәм санкцияли (яки аларның үзгәртелүен таләп итә). Әхлак принциплары чыгармаларга юл бирми, абсолютлыкка дәгъва итә; гомумиләштерелгән рәвештә алар кеше яшәешенең иң тирән катламнарын, аның төп ихтыяҗларын чагылдыралар.

Әхлак үзенең нормаларын (гаделлек, намус, тыйнаклык, олыны-кечене хөрмәт итү һ.б.) үтәү өчен җәмәгатьчелек фикеренә таяна. Дөньяви әхлак кешеләрнең социаль тормыш белән бәйле ихтыяҗларын, мәнфәгатьләрен чагылдыра, ә дин әхлакны бөек рухи зат (Алла) тарафыннан билгеләнгән дип саный, дин кануннарына буйсындыра.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әхлак//И.Ганиев. Фәлсәфи фикер:белешмә-сүзлек. — Казан, Мәгариф, 2003

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. атаклы татар мәгърифәтчесе һәм журналисты Һади Максуди билгеләмәсе