Lasselsberger

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Lasselsberger latin yazuında])
Lasselsberger
Нигезләнү датасы 1974
Логотип
Дәүләт  Австрия
Оештыру-хокук формасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять[d]
Бәйле оешмалар Lasselsberger[d], LB Ceramics Beteiligungs[d], LB Cemix[d] һәм LB Minerals[d]
Штаб-фатирының урнашуы Пөхларн, Мельк[d], Нижняя Австрия[d], Австрия
Рәсми веб-сайт lasselsberger.com
 Lasselsberger Викиҗыентыкта

Lasselsberger - керамик төзелеш материаллары җитештерү буенча австрия компаниясе.

17 илдә 67 җитештерү предприятиесе бар һәм 13.200 хезмәткәр эшли. Төзелеш материаллары һәм керамик эшләнмәләр җитештерү буенча Европада беренчеләрдә баручы компанияләрнең берсе булып тора.

Lasselsberger Русиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиядә коммерция эшчәнлеге 2007 елда башлана. Lasselsberger-ның Русиядә тик бердән-бер завод Башкортстанда бар.

2006 елда компания Башкортстан Республикасының Уфа районында Зубово авылында керамик плитка җитештерү буенча завод төзи башлады.

2009 елның 15 гыйнварында җитештерүнең гомуми егәрлеге 5 млн.кв. м. керамик плитка тәшкил итә торган беренче чиратын техник эшләтеп җибәрү булды. 20х30х33 см керамик плитка җитештерү башлап җибәрелде.

2009 елда «ЛБ Керамикс» сәүдә йортына нигез салынды, аның бурычы-сату эшчәнлеге һәм Уфа предприятиесендә җитештерелә торган продукцияне һәм чит илләрдән кертелә торган холдинг брендларын алга этәрү.

2010 ел уртасыннан Уфада 20х40х25 метрлы керамик плитка җитештерү башлап җибәрелде.

2011 елның маенда декоратив элементлар җитештерү буенча линия эшли башлады.

2011 елда җитештерү куәте елына 5,6 млн.кв. м. керамик плитка тәшкил иткән.

2012 елда җитештерү куәте 6 млн. кв. м. керамик плитка тәшкил итте, завод ассортиментына түбәндәге форматлар керә: 20*30, 25*33, 20*40, 33*33, 25*45 һәм 45*45.

2013 елның гыйнварында Уфада санлы матбугат (Digital Print) производствосы эшләтеп җибәрелде[1].

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]