Superjet-100

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Sukhoi Superjet 100
Superjet-100-95-RA-97003-UUBW.jpg
Sukhoi Superjet 100
Тип пассажир очкычы
Эшкәртүче Сухой граждан очкычлары
Эшләп чыгаручы КнАФ ЗАО «ГСС»
Баш конструктор  ?
Беренче очыш 2008
Файдалану башы 21 апрель 2011
Статус файдалануда
Төп файдаланучылар Аэрофлот
Җитешерү еллары 2006 — х.в.
Sukhoi Superjet 100
Ту-334

Sukhoi Superjet 100 - 2000 елларда "Сухой граждан очкычлары" ширкәте тарафыннан эшләнгән Русия байрагы Русия Федерациясе якынмагистраль пассажир очкычы. Superjet-100 киң чит ил ширкәтләре катнашларында ясалган.

Superjet-100 2006 елдан Амурдагы Комсомольскидә "Сухой граждан очкычлары" ширкәтендә җитештерелә. Әлегә (2013 ел) 24 данә Superjet 100 ясалды.

Ту-334 очкычында берничә мөһим өстенлек Superjet-100 очкычы алдында бар:

  • Бәясе: Ту-334 - 18-22 млн. доллар тора; Superjet-100 - 35-40 млн. доллар тора.
  • Двигатель: Ту-334 очкычында двигательләр койрыкта югарыда урнашкан, Superjet-100 очкычының канатларында 40 см. җир өстеннән урнашкан, шуңа күрә күбесе Русия һава аланында Superjet-100 кулланып булмый.
  • Ту-334 очкычы 97%ка Русия җиһазларыннан тора. Superjet-100 очкычы 10-15%ка Русия җиһазларыннан гына тора.
  • Русия Төньяк салкын өлкәләрендә Superjet-100 куллануы шик астында була, чөнки чит ил җиһазы шул каты хәлдә ватыла ала. Ту-334 эшенең температура киңлеге -50 С +50 С диярлек була.
  • Сухой авиаширкәте хәрби очкычлары гына җитештерә иде, граждан очкычы җитештерүе тәҗрибәсе бөтенләй юк. Туполев Бюросы - танылган, аталган һәм тикшерелгән граждан очкычының җитештерүче.

Superjet-100 очкычында бер өстенлек генә Ту-334 очкычы алдында бар:

  • Superjet-100 экипажында 2 кеше, Ту-334 экипажында 3 кеше.


Очу-техникалык бәяләмәләре[үзгәртү]

Superjet-100
Бәяләмә Superjet-100 SSJ-95
Беренче очыш 2007
Файдалану башы 2011
Канат киңлеге 27.8 м
Озынлыгы 29.8 м
Фюзеляж киңлеге 3.2 м
Койрык биеклеге 10.3 м
Канат мәйданы 83.2 м²
Иң зур сәүдә йөкләнеше 12 250 кг
Иң зур ягулык салуы 12327 кг
Иң зур очып китү авырлыгы 42 500 кг
Пассажир сыйдырышлыгы 95-98
Салон киңлеге 3.57 м
Салон биеклеге 2,11 м
Экипаж 2
Крейсер тизлеге 820 км/ч
Иң зур тизлек 950 км/ч
Хезмәт түшәме 11 000 м
Иң күп ягулык белән очыш озынлыгы 3 050 км
Иң зур сәүдә йөкләнеше белән очыш озынлыгы 2 040 км
Двигательләр PowerJet SaM146, 2 x 7080 кгс
Уртак сәгатьтәге ягулыкның тотылуы
(Иң зур сәүдә йөкләнеше)
1800 кг/сәг
чагыштырма ягулыкның тотылуы:
25 г/пасс.-км
Кирәкле очып менү-төшү юл озынлыгы 1809 м

Тасвирлама[үзгәртү]

Superjet 100 Кабинасы

Superjet 100 - канатларда урнаштырган ике двигательле түбәнпланлы очкычы. Superjet 100 очкычында чил ил радионавигацион җиһазы кулланыла.

Һәлакәтләр[үзгәртү]

Баш Superjet 100 очкычының файдаланучысы - Аэрофлот авиаширкәте буенча Superjet-100 очкычына 40% бөтенесе һәләкәтләрдән туры килде. Аэрофлот авиапаркында 10 Superjet 100 очкычы гына бар (8%), ләкин бу 8% 2012 елда 40% бөтенесе һәлакәтләр китерде. Баш казасы: шасси тоткаруы һәм кондиционер системасы начар эшләве [1].

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]