АКШ хәрби-һава көчләренең Е-11А афәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/АКШ хәрби-һава көчләренең Е-11А афәте latin yazuında])
АКШ хәрби-һава
көчләре
Е-11А

hәлакәткә юлыккан очкычка охшаган Global Express E-11A бомбардировщигы
Гомуми мәгълүмат
Дата

27 гыйнвар, 2020 ел

Вакыт

08: 40 UTC

Афәт төре

җиргә егылып төшү

Сәбәп

Беренче версия: ракета һөҗүме
«Талибан» террорчылык оешмасы җибәргән «җир-һава» класслы ракета белән юк итү [1]

Урын

Әфганстан, Газни

Үлүчеләр

2 (барысы)

Очкыч
Очкыч төре

Е-11А Bombardier Global Express

Оператор

430нчы экспедицион радиоэлектрон хәрби эскадрилья

Борт номеры

11-9358

Экипаж саны

2

Исән калганнар

0

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

АКШ хәрби-һава көчләренең Е-11А афәте (ингл. 2020 United States Air Force E-11A crash) — 2020 елның 27 гыйнварында АКШ хәрби-һава көчләренең Bombardier Global Express E-11A очкычы Әфганстанның Газни вилаятендә Диһяк районында һәлакәткә очраган. Бортта булган ике кеше һәлак булган[2]. [3]

Һәлакәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Очкыч җирле вакыт белән 13:10 сәгатьтә (08: 40 UTC) Әфганстанның Газни провинциясе Диһяк районында һәлакәткә очраган. Очкычның җиргә егылып төшү урыны Газни шәһәреннән 30, Кабулдан көньяк-көнбатышка таба 130 чакрым ераклыкта урнашкан Садо-Хело авылыннан ерак түгел[4]. Бортта булган ике кеше һәлак булган. Беренче хәбәрләрдә егылган очкычны Ariana Afghan Airlines авиаширкәтенең гражданский очкычы дип әйтелә, әмма соңрак авиаширкәт бу хәбәрне кире кага[5]. Әфганстанда һәлакәткә дучар булган очкыч АКШның хәрби-һава көчләренең мобиль элемтә узелы белән ретрансляторы булып чыккан.

Сәбәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Талибан»(рус.)» террорчылык оешмасы Америка хәрбиләре, шул исәптән югары дәрәҗәле офицерлар белән очкычны бәреп төшергәнен таныган, дип хәбәр итә Рейтер агентлыгы «Талибан» вәкиленә сылтама белән[6].

Әфганстандагы Америка хәрби командованиесенең рәсми вәкиле полковник Сонни Леггетт илнең үзәк өлешендә Газни провинциясендә Америка хәрби очкычы һәлак булуы раслаган: «Очкыч бүген Газни провинциясендә җимерелде. Бу хәлнең сәбәпләре тикшерелә, әмма хәзергә бу хәлнең дошман гамәлләре нәтиҗәсе булуына бернинди билгеләр дә юк. Талибларның очкыч һәлакәтенә катнашы булуы турында хәбәр — ялган»[7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]