Эчтәлеккә күчү

Аваз (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аваз (газета) latin yazuında])
«Аваз»
Tөр

социалистик газета

Формат

4 битле


Нәшер итүче

«Казан сәүдә хезмәткәрләре бюросы»

Мөхәрир

Шәһид Әхмәдиев

Нигезләнгән

1917

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

декабрь, 1917

Төп офис

Казан

«Аваз» газетасыКазанда 1917 елда чыккан «социалистик» газета.

«Аваз» газетасының беренче саны 1917 елның 8 апрелендә, Казанда басыла. Газета үзенең максаты итеп эшчеләр мәнфәгатен яклауны куя. Девизы да: «Берләшеңез, бөтен дөньяның эшчеләре! Берләшүдә, көрәшүдә генә табарсыз үз теләкләреңезне!» була. Нигездә, татар сәүдә хезмәткәрләренең, ягъни приказчикларының тормышлары турында озын-озын мәкаләләр урнаштырылган. атнага ике тапкыр дүрт битле генә булып, барлыгы 37 саны чыга. Соңгысы декабрь аенда басыла (1917 ел). Нашире - «Казан сәүдә хезмәткәрләре бюросы», мөхәрире Шәһид Әхмәдиев булган.

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Аваз » // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.