Аулаш (елга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аулаш (елга) latin yazuında])
(Авлашка елгасы битеннән юнәлтелде)
Авлашка
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°27'20"тн, 52°3'18"кнч
РДСР 10010101512111100029652
Нинди сулыкка коя Зичә Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 192 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 23 километр Edit this on Wikidata
Карта

Аулаш елгасы, Көнчыгыш Кама аръягында Зичә елгасының уң кушылдыгы (Зәй бассейнында). Озынлыгы 23 км, бассейнының мәйданы 192,4 км². Елга башы Тукай районының Бакчасарай авылы, тамагы Зәй районының Карман авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы - 71 м. Аулаш сызалар һәм елга үзәннәре белән бүлгәләнгән калкулыклы тигезлек аша ага. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 32%. Урта агымында елга үзәне асимметрияле, сулъяк сөзәклекләре беркадәр текәрәк. Аулашның 2 дән 9 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с•км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 75 мм, ташу вакытындагы су катламы 52 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры - апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллыкчыгымы 0,08 м³/с. Суы бик каты (9-20мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Елганың гомуми күләме 1,8 млн. м³ дан гыйбарәт 3 буасы бар. Суы сугару өчен файдаланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]