Австрия гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Австрия гимны latin yazuında])
Австрия гимны
Сурәт
Дәүләт  Австрия
Көйязар Вольфганг Амадей Моцарт
Хольцер, Иоганн Баптист[d]
Либретто авторы Паула фон Прерадович[d]
Текст авторы Паула фон Прерадович[d]
Тональлек ми-бемоль мажор[d]
 Австрия гимны Викиҗыентыкта

Таулар һәм дәрьялар иле” (алманчасы — Land der Berge, Land am Strome) — Австрия Җөмһүриятенең дәүләт гимны.

Гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гимнның тексты да, көе дә илкүләм конкурста сайлап алынган. Австрия әдибе Паула фон Прерадовичның (Paula von Preradovič, (1887-1951)) иҗат җимеше ватандашлар бәйгегә юллаган ике меңләп шигырьнең иң кулае дип табылган. Бәйге комиссиясе булачак гимн текстын 1946 елның 26 октябрендә конкурста җиңүче дип таныган. Австриянең Министрлар Кабинеты шигырьне һәм аңа беркетелгән көйне 1947 елның 25 февралендә дәүләт гимны буларак раслаган.

Паула фон Прерадович борынгы нәселле һорват гаиләсендә туып үскән. Аның атасы, Һорватия язучысы Петар Прерадович (Petar Preradovič) Һорватия әле Австрия-Венгрия мәмләкәте карамагында булган чакта ук метрополиягә күчеп килгән. Шагыйрә 1916 елда Вена шәһәрендә Эрнст Мольден (Ernst Molden) исемле тарихчы журналистка кияүгә чыккан.

Милли гимн тексты Ватанга тыныч мәхәббәт рухында язылган, ул пафослы сәяси ватанпәрвәрлекне кире кага. Паула фон Прерадович шигырьне Вольфганг Амадей Моцартныкы (Wolfgang Amadeus Mozart) дип фаразланган җырга бәйләп язган. Җырны чыннан да Австриянең бөек көйязары үз гомерендәге иң соңгы музыкаль әсәргә керткән булган. 1791 елның 5 декабрендә тәмамланган “Ирекле ташчылар кантатасы”нда ул “Энҗе муенса җыры” (“Kettenlied”) дип атала, Моцарт аңа “Туганнар, кулларыгызны бердәмлеккә сузыгыз” (“Brüder, reicht die Hand zum Bunde”) дигән сүзләр белән башлана торган шигырь дә беркеткән. Алманча "Kette" сүзенең тагын бер мәгънәсе бар — чылбыр. Австрия гербындагы каракошның үзен богаулаган зынҗырларны өзеп ташлавына ишарә.

Әмма, хәзерге заман музыка белгечләре ачыклаганча, җырның көен чынбарлыкта Моцартның масоннар салонындагы якын дусты, “Claviermeister” (Рояльдә уйнау остасы) кушаматлы көйязар Йоһанн Һольцер (Johann Holzer (1753-1818)) язган булган. Соңрак әлеге әсәр халык җыры булып киткән. Паула фон Прерадович исә, үз шигырен иҗат иткәндә, нәкь шул ядкарьне күздә тоткан.

Land der Berge, Land am Strome — Таулар һәм дәрьялар иле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман телендәге текст
Татар теленә тәрҗемәсе
Land der Berge, Land am Strome,

Land der Äcker, Land der Dome,

Land der Hämmer, zukunftreich:

Heimat grosser Töchter und Söhne,

Volk, begnadet für das Schöne,

Vielgerühmtes Österreich,

Vielgerühmtes Österreich.

 

Heiss umfehdet, wild umstritten,

Liegst dem Erdteil du inmitten,

Einem starken Herzen gleich.

Hast seit frühen Ahnentagen

Hoher Sendung Last getragen,

Vielgeprüftes Österreich,

Vielgeprüftes Österreich.


Mutig in die neuen Zeiten,

Frei und gläubig sieh uns schreiten,

Arbeitsfroh und hoffnungsreich!

Einig laß in Brüderchören,

Vaterland, dir Treue schwören,

Vielgeliebtes Österreich,

Vielgeliebtes Österreich!

Таулар һәм дәрьялар иле,

Чиркәү, чүкеч, кырлар иле,

Килер көнгә мәдхия;

Олы шәхесләр Ватаны,

Гүзәлгә гашыйк гавамы,

Дан-шөһрәтле Австрия,

Дан-шөһрәтле Австрия.

 

Дәгъва-яуларны күп күргән,

Урыны кыйтга түреннән —

Куәтле йөрәк гүя;

Ул борынгы заманнардан

Бөек максатка юлланган —

Күп сыналган Австрия,

Күп сыналган Австрия.


Яңа чорга кыю атлый,

Иреккә инабәт саклый

Һәм хезмәткә баш ия!

Туганнар бердәмлегендә,

Безнең тугрылык гаһдендә —

Сөекле ил Австрия,

Сөекле ил Австрия!

"Дүртенче куплет" һәм феминистлар дәгъвасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрәнең балалары Отто һәм Фритц Мольденнар әйтүенчә, гимнның әниләре иҗат иткән... сатирик “кушымтасы” да булган. Әлеге “дүртенче куплет”та Австриянең 1946 елдагы халәтенә ишарә ясала: Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ил башта дүрт җиңүче дәүләт тарафыннан басып алынган булган. Советлар Берлеге үз гаскәрләрен Австриядән беренче булып, ә Көнбатыш илләре соңрак чыгарган.

Land der Erbsen, Land der Bohnen,

Land der vier alliierten Zonen,

Wir verkaufen Dich im Schleich,

Viel geliebtes Österreich!

Und droben überm Hermannskogel

Flattert froh der Bundesvogel!


Тәрҗемәсе:

Борчаклар, ногытлар иле,

Дүрт тотам иткәннәр сине;

Уптым илаһи саттык,

Сине шулай яраттык!

Биектә — Һерманн тау очы,

Канат җилпи берлек кошы!


Әйтергә кирәк, 2011 елда Австрия хатын-кызлар хәрәкәте хакимияткә гимн тексты буенча дәгъва белдерде: беренче куплеттагы “Heimat bist du grosser Söhne” (Бөек улларның Ватаны) сүзләре гүзәл затларны кимсетә һәм кеше хокукларыннан мәхрүм итә, дип. Әлеге юл кичекмәстән “Heimat großer Töchter und Söhne” (Бөек кызлар-уллар Ватаны) дип үзгәртелде. Шуннан соң Паула Прерадовичның варислары, бу үзгәреш автор хокукларын боза дип, мәхкәмәгә шикаять юлладылар. Ләкин мәхкәмә феминистлар мәнфәгатен өстенрәк дип тапты. Австрия гимнының яңартылган үрнәге беренче тапкыр 2011 елның 31 декабрендә, Яңа елны каршылаганда яңгырады. Татар теленә тәрҗемә иткәндә бу "каршылык" табигый "шәхесләр" сүзе аша алып ташланды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]