Аджика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аджика latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мегрел аджикасы

Аджикаабхазларның паста рәвешендәге ачы тәмләткече. Аның составына кызыл борыч, тоз, сарымсак, кырку тәмле үләннәр (яшел һәм кипкән), уцхо-сунели керә. Аны икенче төрле пажитник дип тә йөртәләр.

Гадәттә, аджика кызыл төстә була. Әмма пешмәгән (өлгермәгән) борычтан яшел төстәге тәмләткеч тә әзерләргә мөмкин. Томат традицион аджика составына керми, әмма күпмедер вакыттан соң, төрле яшелчә измәләре һәм томат кушылган вариантлары да барлыкка килә. Бүген кибетләрдә «аджика» дип тәкъдим ителгән ачы соусларның күбесендә помидор бар.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абхазларда килеп чыккан «аджика» сүзе тоз дигәнне аңлата. Ачеи-џьыка — икмәк-тоз белән сәламләү. Бер версия буенча, яз көне абхаз чабаннар тауга сарыклар көтәргә киткәндә, көтү хуҗалары чабаннарга тоз биргән. Тоз хайваннарда сусау барлыкка китергән һәм алар күбрәк ашый, эчә башлаган. Бу исә, малларның авырлыгы артуына да булышлык иткән. Тоз кыйммәтле тауар булган. Шуңа күрә дә, чабаннар урламасын өчен, аңа борыч кушканнар. Тик чабаннар аны тәмләткеч буларак, бик яхшы файдаланган һәм кайбер чакларда аңа кинза, хмели-сунели, сарымсак кебек иң ачы тәмләткечләр кушкан. Мондый катышманы абхазлар үзләренчә «апырпыл-джика» яки «аджиктцатца» дип атый. Бу сүзләр «борычлы тоз» яки «ни беләндер буталган тоз», дигәнне аңлата. Дөньяның башка халкы бу тәмләткечне «аджика» дип атый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Копешавидзе Г. Г. Абхазская кухня, 1989. С. 77—78.