Адрияна Ходжич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адрияна Ходжич latin yazuında])
Адрияна Ходжич
Туган 1975
Митровица, Косово сатсиялислар айрат төбәге, Сербия Социалистик Республикасы, Югославия Социалистик Федератив Республикасы
Ватандашлыгы  Косово Җөмһүрияте
Һөнәре дәүләт хезмәткәре, сәясәтче
Сәяси фирка бәйсез[d]

 Адрияна Ходжич Викиҗыентыкта

Ходжич Адрияна (босн. Adrijana Hodžić, серб. Адријана Хоџић; 1975, Косовска-Митровица) — Босния чыгышлы Косово сәясәтчесе, 2020 елда 10 декабреннән Төньяк Митровица мэры урынбасары сыйфатында эшли[1]. Ул 2019 елның 3 мартыннан 2020 елның 12 апреленә кадәр Косово Җөмһүриятенең урындагы үзидарә һәм хакимияте министры вазифасын били[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Адрияна Ходжич 1975 елда Титова-Митровица шәһәрендә туган, кала шул чакта Косово автономияле крае составында булган.

Адрияна Ходжич җәмәгать эшмәкәрлеге тәҗрибәсен Косово сугышы төгәлләнгәннән соң туплый, шул вакытта Косовоның төньягында һәм көньякта серб анклавларда хөкүмәт карамагында булмаган секторда проектлар белән җитәкчелек итә. Башта Адрияна Ходжич үз эшмәкәрлеген гуманитар акция аша (авыр гаиләләргә торак бирү, азык, медикаментлар һәм утын бүлеп бирә), ә ары бу общинада икътисади үсеш проектлары аша тормышка ашыра.

2012 елның 20 июлендә Адрияна Ходжич Төньяк Митровица яңа барлыкка килгән административ идарә башлыгы итеп тәгаенләнә, ә аннары 2019 елның 12 апреленнән 2020 елның 3 мартына кадәр чорда Косово хакимияте һәм Рамуш Харадинаянең икенче кабинеты әгъзасы буларак урындагы үзидарә министры вазифасын били.

2020 елда 10 декабрендә Ходжич Милан Радевич янында Төньяк Митровица мэры урынбасары вазифасына керә[3].

Ходжич Косовода ике босния муниципалитетын оештыру яклы чыгыш ясый, һәм 2021 елда парламент сайлауларында «Берләшкән җәмәгать» исеме астында үзенең исемлеген җитәкли, сайлаучыларның 6 379 тавышын яки 0,81 % тавыш җыя, аннары аның өчен тавышның күпчелеген этник серблар бирә[4][5][6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Radojević položio zakletvu, zamenica gradonačelnika Adrijana Hodžić(серб.).www.radiokontaktplus.org.Дата обращения: 10 марта 2021.
  2. » Former ministers.
  3. Radojević položio zakletvu, zamenica gradonačelnika Adrijana Hodžić (sr). әлеге чыганактан 2021-04-24 архивланды. 2021-03-10 тикшерелгән.
  4. Hodžić: Želim da ispravim nepravdu prema Bošnjacima na Kosovu - Kosovo Online (серб.). www.kosovo-online.com. Дата обращения: 10 марта 2021.
  5. Adrijana Hoxhiq e dyta më e votuara në mesin e boshnjakëve (алб.). Radio Evropa e Lirë. Дата обращения: 10 марта 2021.
  6. Adrijana Hodžić van Kosova “svjesna zavjere i prevare koju je napravila” (босн.). Info-ks.net. Дата обращения: 10 марта 2021