Азнакайнефть

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азнакайнефть latin yazuında])
(Азнакаевскнефть битеннән юнәлтелде)
Татнефть ААҖ
Төр
ачык акционерлык җәмгыяте
Сәнәгать тармагы Нефть табу, нефтехимия
Нигезләнгән 1956 ел
Штаб-фатир Азнакай, Татарстан
Төп затлар
Наил Мәганов, генераль директор
Продукциясе
Нефтепродуктлар, нефтехимия продуктлары
Сайт www.tatneft.ru

«Азнакайнефть» нефть промыселы идарәсе — 1956 елның 1 ноябрендә «Бөгелмәнефть» идарәсенең икенче нефть промыселы базасында нефть сәнәгате министрлыгы боерыгы белән оештырылган «Татнефть» берләшмәсе составындагы дүртенче оешма. Идарәнең төп бурычы Ромашкино ятмасының төньяк-көнчыгыш өлешендә нефть ятмаларын эшкәртү була.

«Азнакайнефть» идарәсе ике тапкыр зур реструктуризациягә дучар була. Беренче тапкыр – 1965 елда, «Актүбәнефть»нең яңа нефть чыгару идарәсе озатылганда, икенче тапкыр – 1996 елда, аның белән бергә бердәм нефть-газ чыгару идарәсенә берләшкәннән соң.

Углеводород чималының максималь күләме 1971 елга туры килә. Ул вакытта ике тугандаш идарә 18 миллион тоннага якын нефть биргән. Коллективның 3 миллиард тонна Татарстан нефтен чыгаруга керткән өлеше (2007 ел) 456 миллион тоннадан артык тәшкил итәкән. 2019 елның 13 декабрендә нефть – газ чыгару идарәсе тарихи чикне узып китә, эшкәртелә башлаганнан бирле 500 миллион тонна нефть чыгарылган.

«Азнакайнефть» идарәсе үз составында 5 нефть һәм газ чыгару цехларын, катлам басымын саклау цехын, нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехын, җитештерү хезмәте күрсәтү цехын берләштерә.

Хәзерге вакытта «Азнакайнефть» - «Татнефть» компаниясенең эре нефть-газ чыгару идарәләренең берсе. Аның территориясе Татарстан Республикасының алты районы җирләрен үз эченә ала, гомуми мәйданы бер мең квадрат километрдан артык.

«Азнакайнефть» идарәсе нефть чыгаруда яңа юнәлешләрне интенсив үзләштерә, идарә стеналарында прогрессив технологияләр, эшлекле мөнәсәбәтләр, фән актив үсә, бу нефть чыгаруны стабильләштерергә, техниканы һәм технологияне камилләштерергә, «Татнефть» ГАҖдә лаеклы урын алырга мөмкинлек бирә.

Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Азнакайнефть» идарәсе эшчәнлеге территориясендә коллектив тарафыннан әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы буенча да, суның химик составы буенча да 100дән артык чишмә төзекләндерелеп тора һәм һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Бу чишмәләрнең күбесе район халкы һәм кунакларының күмәк һәм гаилә ялы өчен яраткан урыннары. Идарә «Татнефть» ГАҖ структур бүлекчәләре арасында электрик яктан төзекләндерелгән чишмәләрне саклау һәм суның сыйфатын яхшырту буенча конкурста берничә тапкыр җиңүче булган.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]