Азәрбайҗан президентын сайлаулар (2024)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азәрбайҗан президентын сайлаулар (2024) latin yazuında])
← 2018   2031 →
Азәрбайҗанда президент сайлаулары (2024)
2024 елның 7 февралендә
Сайлаучылар килүләре 76,43%
Кандидат Илһам Әлиев Элшад Мусаев Фазил Мостафа
Фирка Яңа Азәрбайҗан Бөек Азәрбайҗан Бөек Корылыш
Голосов 4 567 458
(92,12%)
32 956
(0,67%)
98 623
(1,98%)
Кандидат Кудрәт Хәсәнгулиев Рази Нуруллаев Заһид Оруҗ
Партия Бөтен Азәрбайҗан Халык фронты Милли фронт бәйсез кандидат
Голосов 85 607
(1,72%)
39 727
(0,80%)
107 877
(2,17%)

Азәрбайҗан президентын сайлаулар (әзери. Azərbaycanda prezident seçkiləri) ― 2024 елның 7 февралендә узган чираттан тыш президент сайлаулары[1]. Әлеге сайлауллар ― ил президентын сайлау буенча тугызынчы һәм чираттан тыш икенче сайлаулар[2], шулай ук Азәрбайҗанның территориаль бөтенлеген торгызганнан соң узган беренче сайлаулар[3].

Азәрбайҗанның дәүләт башлыгы вазыйфасына сроклар санын чикләүне күздә тотмаган гамәлдәге Конституциясенә ярашлы, хәзерге президент Илһам Әлиев бишенче срокка яңадан сайланырга хокуклы.

Чит илләрдә яшәүче гражданнарның тавыш бирүе өчен 37 илдә 49 сайлау участогы булдырылган[4].

Алтарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Һейдәр Әлиевны алмаштырган гамәлдәге президент Илһам Әлиев 2003 елдан бирле хакимияттә. 2003 елда, аннары 2008, 2013 һәм 2018 елларда яңадан сайланган. Авторитар режимда хакимлек итә[2][5][6][7].

2018 елның апрелендәге соңгы сайлаулар 2016 елда референдумда Конституцияне үзгәрткәннән соң уздырылган. Үзгәртелгән Конституция дәүләт башлыгының вәкаләтләрен 5 елдан 7 елга кадәр озайткан (2009 елда референдумда президентлык срогы саннарын чикләү алып ташлана). Оппозиция тарафыннан тавыш бирүне бойкотлау шартларында ачыктан-ачык фаворит булган И. Әлиев, сайлаучыларның 86 % тавышларын җыеп, беренче турда җиңеп чыга.

Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) узган сайлауларны демократик түгел, тавыш бирү чикләүле сәяси шартларда, чын конкуренция булмауда һәм төп хокукларны һәм ирекләрне чикләүче законнарга ярашлы рәвештә үткәрелгән, дип саный[8]. ОБСЕ күзәтүчеләре шулай ук мәҗбүри процедураларны үтәмәүне, ачыклык җитмәүне һәм ялган бюллетеньнәр кертү кебек күп санлы җитди бозуларны билгеләп үтәләр[9]. Европа Советы Парламент ассамблеясы (ПАСЕ) делегациясе башлыгы демократик принциплар бозылган һәм закон өстенлеге үтәлмәгән сәяси мохиттә гадел һәм ирекле сайлаулар мөмкин түгеллеген исәпкә алу кирәклеге турында белдергән[8].

44 көнлек сугыш барышында Азәрбайҗан Төркия ярдәме белән зур җиңү яулый, шуның белән өлешчә Таулы Карабахны үзенә кайтара. 2023 елда хәрби хәрәкәтләр вакытында Азәрбайҗан элек танылмаган Таулы Карабах Республикасы контролендә булган бәхәсле территорияне үзенә кайтара. Илһам Әлиев, халыкның якынча 75 % ы конфликтны хәл итүне хуплавы шартларында[10], декабрьдә (башта 2025 елның апреленә планлаштырылган) вакытыннан алда Президент сайлаулары уздыру турында игълан итә[11][12]. Шулай итеп, бәйсез Азәрбайҗан тарихында беренче тапкыр сайлауларны илнең бөтен танылган территориясендә, шул исәптән Карабахта да уздыру планлаштырыла[13].

Кандидатларны раслау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 19 декабрендә Азәрбайҗан Үзәк сайлау комиссиясе Илһам Әлиев кандидатурасын раслаган[14].

21 декабрьдә Заһид Оруҗ (бәйсез кандидат), Фуад Әлиев (бәйсез кандидат), Фазил Мостафа (Бөек Корылыш партиясе), Элшад Мусаев (Бөек Азәрбайҗан фиркасе), Кудрәт Хәсәнгулиев (Бөтен Азәрбайҗан Халык фронты партиясе), Рази Нуруллаев (Милли фронт) кандидатуралары расланган[15].

Кандидатларның гомуми саны 16га җиткән[15].

Кандидатларны теркәү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кандидатларны теркәү 2024 елның 9 гыйнварында тәмамланган. Сайлауларда катнашу өчен барлыгы 7 кандидат теркәлгән[16].

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баку вакыты белән 00:00 сәгать тирәсендә сайлауларның 54,47% бюллетеньнәр белән беренчел нәтиҗәләре игълан ителә. Әлеге нәтиҗәләр буенча Илһам Әлиев 92,10% тавыш җыеп, 1нче урынны ала, Заһид Оруҗ 2,20% тавыш җыеп, 2нче урынны ала, Фазил Мостафа 1,99% тавыш җыеп, 3нче урынны ала, Кудрәт Хәсәнгулиев 1,78% тавыш җыеп, 4нче урынны ала, Рази Нуруллаев 0,79% тавыш җыеп, 5нче урынны ала, Элшад Мусаев 6нчы урынны, Фуад Әлиев, 0,47% тавыш җыеп, 7нче урынны ала[17]

2024 елның 8 февралендә Баку вакыты белән 03:00 сәгатьтә Үзәк сайлау комиссиясе сайлау нәтиҗәләрен 93,3% нәтиҗә белән игълан иткән. Әлеге нәтиҗәләр буенча, Илһам Әлиев 92,05% тавыш җыеп, 1нче урынны ала, Заһид Оруҗ 2,19% тавыш белән 2нче урынны ала, Фазил Мостафа 2% тавыш белән 3нче урынны ала, Кудрәт Хәсәнгулиев 1,76% тавыш белән 4нче урынны ала, Рази Нуруллаев 0,80% тавыш белән 5нче урынны ала, Элшад Мусаев 0,67% тавыш белән 6нчы урынны ала, Фуад Әлиев 0,53 процент тавыш җыеп, 7нче урынны ала[18].

Сайлау бюллетеньнәренең 100% ын эшкәртү нәтиҗәләре буенча сайлауларда Илһам Әлиев җиңүче булган ― аның өчен сайлау участокларына килгән сайлаучыларның 92,12% ы, яки 4 567 458 кеше тавыш биргән. Икенче урында парламент депутаты Заһид Оруҗ, ул 2,17% тавыш җыйган[19]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В Азербайджане проведут внеочередные выборы президента (2023-12-07).
  2. 2,0 2,1 Президент Азербайджана Алиев внезапно объявил внеочередные выборы. Зачем? - BBC News Русская служба (2023-12-07).
  3. Ильхам Алиев дал интервью местным телеканалам » Официальный сайт президента Азербайджанской Республики.
  4. Президентские выборы: голосование за пределами Азербайджана начнется с Южной Кореи (26.01.2024).
  5. Azerbaïdjan: Amnesty fustige le régime "autoritaire" du président Aliev (2011-11-16).
  6. Azerbaïdjan : le président Aliev largement réélu (2018-04-11).
  7. Louis-Antoine Le Moulec (2013-10-12). Azerbaïdjan: pourquoi l’Occident se satisfait de la réélection d’Ilham Aliyev.
  8. 8,0 8,1 Nailia Bagirova, Margarita Antidze (2018-04-12). Azeri president's supporters heckle as observers declare election unfair.
  9. OSCE, U. S. Mission (2018-04-19). О президентских выборах в Азербайджане 11 апреля.
  10. Azerbaïdjan : après sa victoire dans le Haut-Karabakh, le président Ilham Aliev ordonne une élection présidentielle anticipée. Le Monde (2023-12-07).
  11. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики Об объявлении внеочередных выборов Президента Азербайджанской Республики » Официальный сайт президента Азербайджанской Республики.
  12. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики Об объявлении внеочередных выборов Президента Азербайджанской Республики (07.12.2023).
  13. modern.az. Seçkilər ilk dəfə olaraq ölkəmizin bütün ərazilərində keçiriləcək - SPİKER.
  14. Cостоялось очередное заседание ЦИК (19.12.2023).
  15. 15,0 15,1 Число кандидатов на внеочередных президентских выборах достигло 16 (30.12.2023).
  16. Мазахир Панахов: Зарегистрировано семь кандидатов на пост президента (09.01.2024).
  17. MSK səsvermənin ilkin nəticələrini elan etdi: İlham Əliyev 92,1% səslə liderdir (азәр.), Report İnformasiya Agentliyi (2024-02-07).
  18. MSK məntəqələrin 93,3 faizinin nəticələri barədə: İlham Əliyev 92,05% səslə liderdir - YENİLƏNİB (азәр.), Report İnformasiya Agentliyi (2024-02-07).
  19. ЦИК Азербайджана подвел итоги президентских выборов. ТАСС, 11.02.2024(рус.)