Аккүбәк
Внешний вид
Аккүбәк | |
---|---|
Әстерхан ханы | |
Вазыйфада 1532 ел – 1533 ел | |
Аңа кадәр | Касыйм II |
Дәвамчысы | Габделрахман |
Әстерхан ханы | |
Вазыйфада 1545 ел – 1546 ел | |
Аңа кадәр | Габделрахман |
Дәвамчысы | Ямгырчы |
Әстерхан ханы | |
Вазыйфада 1547 ел – 1550 ел | |
Аңа кадәр | Ямгырчы |
Дәвамчысы | Ямгырчы |
Туган | төгәл билгеле түгел |
Үлгән | 1550 ел |
Әти | Муртаза[d] |
Ак Күбе́к (Аккүбә́к) хан (? - 1550 тирәсе), Әстерхан ханы (1532-33, 1545-50). Себер ханы Мортаза улы, Әстерхан ханы Касыймның туганнан туганы.
Нугай Урдасының көчсезләнүеннән файдаланып, чиркәс көчләре ярдәмендә Касыйм ханны тәхеттән куа һәм үзе утыра (1532). Үз ханлыгын ныгыту, аның Нугай Урдасы белән Кырым ханлыгыннан бәйсезлеге сәясәтен алып бара. 1533 елда, Габделрахман хан аның тәхетен яулап алгач, Төньяк Кавказ төбәгенә качарга мәҗбүр була. 1545 елда Әстерхан тәхетен кайтарып ала, әмма 1546 елда Ямгырчы хан аны чиркәсләр ярдәмендә бәреп төшерә. Кырым ханы Сәхибгәрәй Хаҗитарханны алганнан соң (1547), Ак Күбек ханы кабат тәхеткә утырта. Соңрак Ямгырчы хан рус гаскәре ярдәмендә аның урынын биләүгә ирешә.
Элгәре: Касыйм II |
Әстерхан ханы 1532-1550 |
Аннары: Габделрахман |
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кушева Е.Н. Народы Северного Кавказа и их связи с Россией. М., 1963;
- Османская империя и страны Центральной, Восточной и Юго-Восточной Европы в XV-XVI вв. М., 1984.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010(үле сылтама)