Аксыргак
Аксыргак | |
---|---|
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Veratrum L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | мелантичәләр[d] |
Таксономик төр | V. album[d] |
Җимеш төре | тартмачык[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Энциклопедический словарь Гранат[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 14[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] |
Аксыргак | |
---|---|
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Veratrum L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | мелантичәләр[d] |
Таксономик төр | V. album[d] |
Җимеш төре | тартмачык[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Энциклопедический словарь Гранат[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 14[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] |
Аксыргак (лат. Verátrum ) - лаләчәләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Таралуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]45 ләп төре билгеле, Евразиянең һәм Төньяк Американың уртача һәм субтропик поясларында таралганнар.
Татарстанда бер төре Лобель аксыргак (V. lobelianum) күбесенчә көньяк районнарда очрый. Тугай болыннарында, дымлы урман аланнарында, урман буйларында үсә.



Ботаник тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тамырчасы күпсанлы шнурсыман тамырлар белән калынайган, юантык, тармаклы, кыска. Сабагы туры, юан, 100-150 см озынлыкта. Яфраклары чиратлашкан, эре, киң эллипс формасында, озынча җыерчыклы. Чәчәкләре күзгә чалынмый, саргылт яшел төстә, сабак очындагы озын себеркәчкә җыелган. Җимеше – өч аерылы коры тартмачык. Орлыклары җил белән оча. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август аенда өлгерә. Күпьеллык үсемлек. Маллар ашамый. Яшь хайваннар ашап агулана ала.
Куллану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тамырчасында алкалоидлар, гликозид, сумала, дуплау матдәләре бар.
Халык медицинасында спиртлы төнәтмәсе һәм сулы төнәтмәсе ялкынсыну авыруларында авыртуны басу өчен кулланыла.
Аксыргак – агулы үсемлек, печәнлек һәм көтүлекләрдәге иң агулы үсемлекләрдән санала, аның белән йорт хайваннары агулана. [3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/aksyrgak Онлайн - энциклопедия Tatarica
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ак GRIN сайтында мәгълүмат
- Бу мәкаләне язганда Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлегеннән (1890—1907) материал использовался.