Эчтәлеккә күчү

Акциз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акциз latin yazuında])
Акциз

Акциз — кайбер куллану товарларның (исерткеч эчемлекләр, тәмәке, автомобилләр, алтыннан ясалган әйберләр һәм башкалар) сату бәяләренә өстәлә торган турыдан-туры булмаган салым төре. Акцизның күләме, кагыйдә буларак, сатыла торган әйберләрнең үз бәяләренә бәйле булмый, ул бюджетның керемнәр өлешен арттыру ихтияҗларыннан яки салым салуның башка максатларыннан чыгып бәяләнә. Акциз — сатып алучыдан товарларның кайбер төрләрен алганда туләтелә һәм гадәттә шул товар бәясенә карата процентларда билгеләнә торган салым.

Акциз салымнары бөтен дөньяда киң таралган һәм сатып алучы товар өчен түли торган ахыргы бәянең шактый өлешен тәшкил итә. Акциз салымнарыннан файдалану (бигрәк тә ул башка да өлкәләрдәге акыллы икътисади сәясәт белән чиратлашканда) бюджетны ньпытырга һәм илнең киләчәктәге үсеше өчен средстволар алырга мөмкинлек бирә.