Эчтәлеккә күчү

Ак акула

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак акула latin yazuında])
Ак акула
Халыкара фәнни исем Carcharodon carcharias L., 1758[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Белые акулы[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Critter of the Week[d][2]
Башлану вакыты 16000 тысячелетие до н. э.

 Ак акула Викиҗыентыкта

Ак акула - сельдсыман акулалар гаиләлегенә керүче кимерчәкле балык. Ерткыч акулалар арасында иң зурысы санала. Гомумән балыклар арасында зурлыгы ягыннан өченче урында тора. Кайбер төрләренең озынлыгы 6 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Гәүдәсенең өске ягы соры-кара яисә коңгырт, кор-сагы ак төстә була. Тешләре берничә рәт булып урнашкан өчпочмак формасында, лезвие кебек үткен, озынлыгы 8 сантиметрга кадәр җитә.

Аны планетаның барлык почмакларында күрергә мөмкин булса да, тропикларда һәм Урта диңгез буйларында бик сирәк, кунак буларак кына очрый. шуның белән бергә ул үзен диңгез яры буенда һәм диңгез эчендә дә, су өстендә һәм 1000 метр тирәнлектә дә хуҗа итеп тота. Ак акула вак диңгез хайваннары, үле тереклек ияләре һәм төрле калдык-постыклар белән туклана. Нәкъ шуңа күрә дә аның ашказаны чүп-чар тутырылган капчыкка охшаган. шул ук вакытта дельфиннар, тюленьнәр, кайбер төр акулалар һәм кешеләр дә аның корбанына әйләнергә мөмкин. Ул тере балыклар тудыра.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 http://www.radionz.co.nz/national/programmes/afternoons/audio/201848650/critter-of-the-week-the-great-white-shark